табигатькә каршы баш күтәргән .Аның болыннарын таптаган,агачларын кискән,урманнарын яндырган,елгаларын
пычраткан.”Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп,артка чигенгән.” Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”,-дип мактанган Кеше.Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән.
Кешене буш яланда калдырган.Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган.Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять,тапкан.
Табигатьтән гафу үтенгән.