Слайд 3
Болар шулай дип алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар,
ди. Байтак яткач, Олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын
әйткән, ди:
-Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән, ди. Кечесе әйткән, ди:
-Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, дигән, ди.
Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.