Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Проектная деятельность: Милли киемнэр

 Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия
Татар халкының милли киемнәре  Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы, язгы Хатын-кыз күлмәге.Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле, аска таба киңәеп  Алъяпкыч.  Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның белән бергә киелә Түбәтәй.  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй Калфак . Дәү әнием матур калфак  Бүләк итте уземә. Энҗе калфак Читек.Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне ирләр  Камзул. Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны Хатын-кызлар бизәнү әйберләреХатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә тыгыз Тема. “Кәләпүшем, кәләпүш” проектны йомгаклау- күңел ачу чарасы  Бурычлар: Балаларда матур
Слайды презентации

Слайд 2  Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә

 Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та

караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс

киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.

Слайд 3 Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул

Татар халкының традицион-гадәти өс киеме күп төрле. Ул эчке һәм тышкы,

эчке һәм тышкы, язгы һәм көзге, җәйге һәм кышкы

кием төрләрен үз эченә ала. Һәр төр, кайбер форма үзенчәлекләренә карап, вариантларга бүленә. Киемдәге төсләр аерымлыгы да вариантлар биргән. Киемнең төсе күбрәк хуҗасының яшенә бәйле булган. Гомумән, ак төс, башка төрки халыклардагы кебек, сафлык һәм картлык билгесе: кызларда ак калфаклар, ак бәрән туннар, кайбер төркемнәрдә ак чикмән булса, өлкәнрәк яшьтәге хатыннарда ак тастар, ак өрпәк, ак кыекча һ.б. киемнәр булган. Кызыл төс—яшьләргә хас. Бу бигрәк тә яшь хатыннар киемендә чагыла. Мәсәлән, кызыл җирлек-ле күлмәкләр, бөркәнчекләр, кушъяулык һ.б. Бүген бу вариантлар сәхнә киемен баету-төрләндерү өчен хезмәт итәргә тиеш. Җирле шартлар таләбеннән чыгып барлыкка килгән кием төрләрен дә шушы ук юнәлештә кулланырга мөмкин булыр иде.

Слайд 4



Хатын-кыз күлмәге.
Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала

Хатын-кыз күлмәге.Хатын-кызларның күлмәге тоташ яки өзек буйлы, бала итәкле, аска таба

итәкле, аска таба киңәеп киткән, озын җиңле итеп тегелгән

һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән.

Слайд 5  Алъяпкыч.
  Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе

 Алъяпкыч.  Күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч ябылган. Алъяпкычның төсе аның белән бергә

аның белән бергә киелә торган күлмәкнең төсе һәм формасына

яраклашкан була. Күлмәк һәм аның декоратив алымнары тагын да ныграк беленеп торсын өчен, алъяпкыч башка төстәге тукымадан эшләнгән. Бу очракта төсләрнең контраст хасил итүе, бер-беренә каршы куелуы киемнең гармониясен бозмый, киресенчә, бизәп кенә тора, күркәмлек кенә өсти.

Слайд 6 Түбәтәй.
  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле.

Түбәтәй.  Татар халкының баш киемнәре дә гаять үзенчәлекле. Борын-борыннан ирләр өйдә

Борын-борыннан ирләр өйдә түбәтәй кияргә яратканнар. Әрсезгә кия торган

түбәтәйләрне карарак төстәге тукымадан, ә бәйрәмнәрдә кияр өчен затлырак тукымалардан (ефәк, бәрхет, парча) эшләгәннәр. Байлар, сәүдәгәрләр энҗеле яки алтын-көмеш җепләр, укалар белән чигелгән түбәтәй киюне дәрәҗәгә санаганнар.

Слайд 7 Калфак . Дәү әнием матур калфак Бүләк итте уземә. Энҗе

Калфак . Дәү әнием матур калфак Бүләк итте уземә. Энҗе калфак

калфак үзе ап-ак Бик килешә йөземә.

 Калфакның төрләре хәйран күп. Аларны

төрле төстәге җептән яки тукымадан ясаганнар. Ак җептән бәйләнгән озын калфаклар барлык төркем кызларына да хас була. Татар кызлары зур, йомшак капчык калфакларны төрле төстәге ефәк җепләр белән чигеп бизәгәннәр, як-якларына һәм маңгай турысына ука-чуклар тотканнар. Мондый калфакка чачак калфак дигәннәр.

Слайд 8 Читек.
Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре

Читек.Озын кунычлы күн аяк киеменең иң таралган төре — читек. Читекне

— читек. Читекне ирләр дә, хатын-кызлар да кигән. Ирләр

читеге гадәттә кара күннән, йомшак табанлы итеп тегелгән. Балтыры матур торсын өчен, аны чолгау бәйләп кигәннәр. Урамга чыкканда читек өстеннән күн кәвеш (ката) яки резин калуш кигәннәр. Хатын-кызлар арасында каты табанлы читекләр дә киң таралган була. Яшь хатыннар һәм буй җиткән кызлар күбрәк биек үкчәле каюлы читекләр кияргә яратканнар.

Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр

Слайд 9  Камзул.
 Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны

 Камзул. Татар халкының оригиналь киеме — камзул. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Ирләр

өйдә кигәннәр. Ирләр камзулны карарак төстәге фабрика тукымасыннан, ә

хатын-кызлар ачыграк төстәге бәрхеттән, йә булмаса Урта Азиядән китергән әдрәс, бикасаб тукымасыннан тектергәннәр.

Слайд 10 Хатын-кызлар бизәнү әйберләре
Хатын-кызларның өс һәм баш киеме белән

Хатын-кызлар бизәнү әйберләреХатын-кызларның өс һәм баш киеме белән бизәнү әйберләре дә

бизәнү әйберләре дә тыгыз бәйләнгән. Борынгы бабаларыбыздан килгән ювелирлык

осталыгы шәһәрләрдә һәм кайбер зур авылларда XX йөзнең башларына кадәр яшәп килә. Катлаулы ысуллар белән (бөтерү, бөртекләү, каралту, гравирлау, инкрустацияләү) зиннәтләп эшләнгән хатын-кыз бизәнү әйберләре төрле музейлардагы татар коллекцияләре арасында бүген дә күп санда сакланган. Аларны өч төркемгә бүлеп карарга була: баш, муен-күкрәк һәм кулга бәйле бизәнү әйберләре.

  • Имя файла: proektnaya-deyatelnost-milli-kiemner.pptx
  • Количество просмотров: 339
  • Количество скачиваний: 16