Слайд 2
Ат- эре, көчле һәм матур хайван. Ул бик
җитез һәм озак кына йөгерә ала. Авыр йөкләр ташый,
шуңа инде аның тән төзелеше һәм аяклары җайлашкан. Озын гәүдәсе, мускуллы нык таза булмаган дурт аягы йөртә. Һәр аякта яхшы нык үскән берәр генә бармагы бар, ул төяк сөяге белән капланган. Үзенең дошманнарыннан ул арт аяклары белән тибеп җибәреп саклана. Озынча башында хәрәкәтчел кыллары тавышны ишетү өчен ярдәм итә. Зур гына күзләре керфекләр белән капланган. Авызы зур, авыз эче тулы теш. Озын муенын җиргә кадәр суза ала. Җилкәсендә кыллардан торган матур ялы бар. Койрыгын җилфердәтеп, тәненң калтыратып, тәнендәге бөҗәкләрне куа. Тәне кыска гына йон белән капланган. Ак, кара, коңгырт төсләрдә була. Үләннәрне ирене белән җирдән йолкып ала да авыз эченә җибәрә. Ат солыны, үләнне ярата, көненә өч тапкыр су эчә. Атның тае сөт белән туклана.
Табышмаклар:
Сабан туенда узыша Дүрттер аның аягы
Колхозыма булыша, Түбәсендә колагы,
Утырдым исә биленә Илдән илгә җиткерер
Илтә кирәк җиремә. Таштан каты колагы.
Тимерче дә түгел
Балтачы да түгел,
Үзе авылда иң
Беренче ярдәмче.
Слайд 3
Сыер-озын һәм киң гәүдәле хайван. Дүрт аягы һәм
дүрт бармагы бар, һәр бармагы тояклар белән капланган, тик
уртадагы икесе бик нык капланган.Озын таралып торган кыллы койрыгы бар. Ул койрыгы белән чебен-черкиләрне куркыта. Тәне каты йон белән капланган. Зур гына башында очлы мөгезләре бар.Озынча ике колагы як-якка таба карап тора. Чиста һәм киң борын канатлары тәм, ис сизү өчен хезмәт итә. Сыер печән ашый,бозауын сөт белән туендыра. Сыер сөт бирә. Сөттән катык, май, эремчек, каймак һ. б.ясыйлар.
Табышмаклар:
Печәп ашый, май ташый.
Алда сәнәк, артта себерке,
Уртада чүмәлә.
Безнең сыер.
Сыер йөри көтүдә
Кичен кайта абзарга
Күмәч белән ашарга
Сөт кирәк балаларга.
Сыер кайтты көтүдән
Капка ачып керттек без.
Сыер безне сыйлады
Җып-җылы сөт эчтек без.
Слайд 4
Кәҗә - пар тояклы, йорт хайваны. Башында нәкъ
түбәсендә озын гына ике мөгезе бар, ә янга таба
ике колагы, өске ирене йон белән капланган, сакалы да бар. Муены озын, ә койрыгы кыска. Төз генә дүрт аягы бар. Яхшы җитлегеп үскән икешәр бармагы бар. Алар тояк белән капланган. Кәҗә яхшы сикерә һәм йөгерә. Кәҗә башка хайваннар кебек үк үлән чирәм, агач ботагы ашый.
Табышмак:
Кем туганда сакллы булып туган?
Сакалы бар, акылы юк .
Слайд 5
Җәен кышын бер туннан.
Кечкенә генә буе бар,
Бөдрә-бөдрә туны
бар.
Слайд 8
Кролик – йорт куяны – куяннар семьясыннан чыккан.
Куяннар – йорт куяны һәм кыргый куян була. Йорт
куяны – зур булмаган йорт хайваны. Тәне төрле төстәге йон белән капланган. Аның озын һәм хәрәкәтчел ике колагы бар. Алар бик яхшы ишетә, һәм куян үзенең дошманнарыннан качып котылып кала. Бите очлы, мыеклары ике якка таба таралып тора. Куянның алгы аягы кыска, ә арткысы озын. Ул һәрвакыт сикереп йөри. Куяннар – кишер, кәбестш, чөгендер ярата. Иң яраткан ризыгы солы.
Слайд 9
Песи – зур булмаган гәүдәле, йомшак йонлы хайыван.
Озын тузып торган койрыгы бар. Түгәрәк башының түбәсендә 2
зур блмаган колагы бар. Алар бик яхшы ишетәләләр. Караңгыда да күрүчән зур гына яшькелт ике күзе бар.Яңагында исне бик яхшы сизә тоган мыеклары бар. Песинең аяклары кыска, бармак астында йомшак кенна мендәрләре бар. Песи йоргән вакытта үзенең тырнакларын шушы йомшак менлдәре астына яшерә. Агачларга шул тырнаклары ярдәмендә тиз үрмәләп менә. Песи тычканнар тота. Ул үзенең дошманың күрүргә, әкрен генә йомшак кына басып килә дә, өстенә ташлана. Песи – чисталыкны бик ярата, еш юына, йоннарын тарый. Песи һәрвакытта мырлый, ул сөт бик ярата. Ул үзенең балаларын да сөт белән туендыра..
Табышмаклар:
Яшел төймә күзлзре Нинди аучы коралсыз
Янып тора үзләре, Җәнлек аулый төн буе,
Төлке түгел койрыклы Аннан мыегын селкетеп
Кеше түгел мыеклы. Йоклап ята көн буе.
Үзе мыеклы
Йоны сызыклы,
Бик еш юына
Сусыз булса да.
Слайд 10
Эт-иң ышанычлы, әйбәт кешенең якын дусты-йорт хайваны. Этнең
аяклары мәченекенә караганда озынрак, ә алгы аягы арткы аягы
белән чагыштырганда кыскарак.Эт бик әйбәт йөгерә, ләкин песи кебек оста сикерә алмый. Этнең аягындагы тырнаклары песинеке кебек яшерелми. Эт йөргәндә идәндә тавыш ишетелә. Эт төрле ризык ашый; мәсәлән ит, аш, ипи һ.б.. Ана эт үзенең балаларын сөт белән туендыра. Эт кешеләргә күп изгелек һәм файда китерә. Этләрнең кеше тормышын саклап калу яисә үзенең үлгән хуҗасы белән рәттән үлү очраклары да билгеле.
Табышмаклар:
Кешенең дусты йортның сакчысы.
Печәндә ята, печән ашамый,
Башкаларга да бирми.
Слайд 12
Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкырып быргысын,
Уята барысын.
Иртән иртүк тора,
Матур итеп кычкыра.
Слайд 13
Яшел чирәм өстендә
Кырт –кырт кыртлар.
Канатларын җәеп,.
Балаларын туплар.
Канаты
бар, аягы бар,
Үзе йөзә алмый.
Слайд 14
Йомры, йомшак сары йомгак
йөгереп йөри чирәмдә.
Слайд 15
Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый.
Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
Слайд 16
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык.
Слайд 18
Урманнан чыгар,
Корсак асты чуар;
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле.
Көлтә-көлтә койрыгым,
Селки-селки
барамын.
Кетәклеккә кереп мин
Тавык-чеби аламын.
Нечкә билле,
Көлтә койрыклы.
Слайд 19
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
Слайд 20
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
Слайд 21
Суык кышлар җитәр диеп
Чикләвекләр бетәр диеп
Ботак саен сикереп
Йөри
гөмбә киптереп.
Кош түгел оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
Слайд 22
Әрекмәндәй зур колак,
аяклары бер колач,
борыны җиргә тигән,
килгән ул
ерак илдән.