«Җырларым» (1943) шигыре М. Җәлилнең васыяте, тормыш-яшәеш, бәхилләшү программасы
дисәк тә ялгыш булмас. Аның киеренке кичереше, жырларына баглаган өмете укучыны битараф калдыра алмый. “Җырларым” шигырендә җыр символик образы берничә мәгънә төсмере белән алына: бердән, шагыйрьнен әсәрләре билгесе булып килә :Җырларым, сез шытып йөрәгемдә,
Ил кырында чәчәк атыгыз..!
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигъремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.