казылмалар күрсәткәнчә, бу төбәктәге беренче авылларга бронза чорында, безнең
эрага кадәр III меңьеллык урталарында бура кабиләләре нигез салган. Беренче язма истәлекләр шактый соңгы чорга туры килә. Бәхши Иманның 1680 елгы «Җәгъфәр тарихы» исемле болгар елъязмалары җыентыгында Яр Чаллы шәһәренә Кол Галинең («Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы) әтисе мулла Мирхаҗи Нәккар инициативасы буенча 1172 елда нигез салынуы (1 том, 317 бит) һәм аның XIV-XV гасырларда Болгар ханлыгындагы эре болгар шәһәренә һәм Яр үзәгенә әверелүе турында әйтелә.
1626 елда нигез салынган авыл башта Чаллыбаш (Чалнинский починок), соңрак Яр буе (Береговые, Бережные) һәм ниһаять, Яр Чаллы исемен йөртә башлый.
1626 нчы елда Яр Чаллы авылы төзелгән.