Слайд 2
Киткән җирең кайтыр җир түгел шул…
Тик ышанмый моңлы
йөрәгем!
Төнге күктә йолдыз атылганда
“Кайтсын..”- диеп теләк теләдем!
Г. Шиһапов.
Слайд 3
“Урсай чишмәсе”
(өзек)
Дөнья гиздем, төрле сулар эчтем,
Тик тапмадым синдәй тәмлесен.
Беләсеңме, чишмәм,
үз суыңның,
Җанга сихәт биргән хәтлесен!
Г. Шиһапов
Слайд 4
“Туган авылыма” (Олы Әшнәк авылының 750 еллыгына багышлана)
“Әшнәкләр” күп безнең тирә-якта, иң олысы- туган авылым
Үз чорында
бик күп кичергән ул, утын-суын, сугыш давылын.
Әшнәк суы ага ярсып-ярсып, язын сыймый текә ярларга,
Заманында Болгар бабайлар да әзер булган җирен сакларга.
Авылым минем, үткәнеңне уйлап, күңелемдә тулды горурлык,
Үзең олы, яшең белән хәтта зур-зур калаларга торырлык!
... Синдә тудым, синдә гомер иттем, моңарга мин һич тә үкенмим!
(Шигырь 1993 нче елда “Социалистик Татарстан газетасында басылды)
“Әнкәй”
Әнкәй мине үзе белән йөрткән киң кырларга кабык арбада
Бүген дисә һаман тоям кебек кызган бодай тәмен табада.
Эссе көндә әнкәй урак ура.чыдап булмый, кояш пешерә,
Кулы-кулга йокмый, тырышып эшли яуга киткән әткәй өчен дә.
Бите буйлап тирме, яшьме ага.?!Тезелеп кала очлы чүмәлә
Мин кызганып аңа тавыш бирәм: “Ял итеп ал, әни, җиргә чүгәлә”!
Хәлдән таеп әнкәй урак ура, өелеп кала алтын учмасы
Әнкәй өчен үзем урыр идем, һай , аз гына үскән булсамчы!
Ул заманнар инде артта калды, бәйләмиләр “көлтә, бәбкәләр”
Ял итсеннәр сугыш елларында бик талчыккан газиз әнкәйләр!
«Язмыш бусагасы»
(Фаҗигале рәвештә һәлак булган кече энекәшем Камильгә багышлана)
Бергәлшеп басмадым бит, язмыш бусагасына,
Дөрес юнәлеш бирмәдем тормыш куласасына!
Уртада шул киртә тора, язмышларны аерып,
Көчем җитсә атар идем еракларга каерып.
Эх.., гомерләр нигә шулай рәхимсез булды икән?
Яшьлектәге сөйгән ярым, кулың сузмадың иркәм!
“Тальян
гармун»
(Газиз этиемә багышлана)
Өйебездә бер ядкарь бар,-ул әткәйнең гармуны,
Күрекләрен бер тартуда сибелгән тальян моңы.
Мин ишетеп кенә беләм. җырга бик оста булган,
Илхамланып ул җырласа. Күзләргә яшьләр тулган.
Яуга теләп киткәндә дә, туктамаган җырлаудан,
Җыры озак ишетелгән олы юлдан, олаудан.
Җырлап кергән ут эченә, җырдан көч-куәт алган.
Ерак Польша җирләрендә мәңгегә ятып калган.
Әткәйнең тальян гармунын уйный хәзер оныгы,
Күрәсең аңа да күчкән җырга булган бар моңы!