Слайд 2
Балалар хокуклары турында конвенция
Берләштерелгән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы
тарафыннан 1989 елның 20 нояберендә кабул ителде.
1990 елның 2
сентяберендә гамәлгә кертелде.
Россиядә Конвенция 1990 елның 20 сентяберендә гамәлгә кертелде.
Слайд 3
Конвенция ни өчен кирәк булды соң?
Балалар яклауга мохтаҗ.
Балалар
дәүләт һәм әти-әни тарафыннан сакланырга тиеш.
Балалар мәҗбүри эшләтелергә яки
җәберләнергә мөмкин.
Балаларның тавыш бирү хокукы юк, күп вакыт аларның тавышы ишетелмичә кала.
Нәкъ менә шуның өчен
Җирдә балаларның хокукын яклау кирәк.
Слайд 5
Дискриминацияне тыю (статья 2)
Катнашучы дәүләтләр үз юрисдикциясе чикләрендәге
һәр баланы нинди дә булса дискриминацияләүсез, расасына, тән тиресе
төсенә, җенесенә, теленә, диненә бәйсез рәвештә бу Конвенциядә каралган барлык хокуклар белән тәэмин итәләр һәм баланы теләсә нинди дискриминацияләү яисә җәзалау формаларыннан яклауны тәэмин итү өчен барлык кирәкле чаралар күрәләр.
Слайд 6
Баланың мәнфәгатьләрен яклау(статья 3)
Катнашучы дәүләтләр, баланың ата-аналары, опекуннары
һәм закон буенча аның өчен җавап бирүче башка затлар
хокукларын һәм бурычларын игътибарга алып, балага аның иминлеге өчен кирәкле яклауны һәм аның турында кайгыртуны тәэмин итүне үз өстенә алалар һәм, әлеге максаттан чыгып, барлык тиешле закон һәм административ чараларны кабул итәләр.
Слайд 7
Яшәүгә хокукын тәэмин итү(статья 6)
Катнашучы
дәүләтләр:
- баланың яшәүгә аерылгысыз хокукы булуын таныйлар.
- баланың исән
калуын һәм сәламәт үсүен мөмкин кадәр максималь дәрәҗәдә тәэмин итәләр.
Слайд 8
Баланың карашлары(статья 12)
баланың карашларын формалаштыруга, сәләтле балага аңа
кагылышлы барлык мәсьәләләр буенча бу карашларын ирекле рәвештә белдерү
хокукын тәэмин итәләр.
баланың карашларына, аның яшенә һәм җитлегүенә карап, тиешле игътибар бирелә.
статья 7
Туган вакытыннан исем алу һәм гражданлык
алу хокукына, үз ата-анасын белү хокукына һәм аларның кайгыртуы хокукына ия.
статья 7
Слайд 11
статья 14
Катнашучы дәүләтләр баланың фикер, намус һәм дин
ирегенә хокукын хөрмәт итәләр.
Слайд 12
статья 15-16
Катнашучы дәүләтләр баланың ассоциацияләр ирегенә
һәм җәмәгать җыелышлары ирегенә хокукын таныйлар.
Шәхси
тормышына, гаилә тормышына,торагы кагылгысызлыгына хокуклы.
статья 17
Баланың төрле милли һәм
халыкара чыганаклар мәгълүматларына һәм материалларына, керә алуын тәэмин итәләр
Слайд 14
статья 19
Дәүләт баланы физик яисә психологик
көчләүнең төрле формаларыннан, рәнҗетүдән, кимсетүле мөнәсәбәттә булудан яисә аны
эксплуатацияләүдән яклау максаты өчен барлык кирәкле закон, административ, социаль һәм аң-белем бирү чаралары кабул итәләр.
Слайд 15
статья 20
Гаиләсез калган балалар дәүләт тарафыннан якланырга,
тиешле оешмаларга урнаштырылырга яисә тәрбияләү өчен аның милләтен, телен
хөрмәт итүче гаиләгә бирелергә тиеш.
Слайд 16
статья 24
Һәр бала сәламәтлек саклау системасының
иң камил хезмәтләрен, авыруларны дәвалау һәм сәламәтлекне торгызу чараларын
куллануга хокуклы.
Слайд 17
статья 28
статья 28
Балалар түләүсез башлангыч
һәм урта белем алырга хокуклы.
Слайд 18
статья 30
Һәр бала үз динен тоту һәм
үз гореф-гадәтләрен үтәү, шулай ук туган телдә сөйләшү хокукына
ия.
Слайд 19
статья 31
Катнашучы дәүләтләр баланың ял
итүгә һәм күңел ачуга хокукын, уеннарда һәм күңел ачу
чараларында катнашу һәм мәдәният тормышында ирекле рәвештә катнашу хокукын таныйлар.
Слайд 20
статья 32
статья 32
Дәүләт баланың сәламәтлегенә һәм
физик, акыл, мораль һәм социаль үсешенә зыян китергән теләсә
нинди эшләр башкарудан яклауга хокукын таныйлар.
Слайд 21
статья 33
статья 33
Дәүләт балаларны наркотик яки
башка психотроп матдәләр кулланудан һәм таратуда катнашудан сакларга тиеш.
Слайд 22
статья 34
Дәүләт баланы җәзалау, урлау, законсыз
ирегеннән мәхрүм итүгә юл куймауны тәэмин итә.
Ирегеннән мәхрүм
ителгән бала гаиләсе белән аралашырга, суд тарафыннан якланырга хокуклы.