Слайд 3
Максат: Табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәнү.
Слайд 4
Ел да килә дүрт батыр,
Дүртесе дә ят төсле,
Дүртесе
дә бик матур.
Слайд 5
Ел фасыллары - шартлы рәвештә елның дүрт фасылга бүленеше.
Яз
Җәй
Көз
Кыш
Слайд 6
Яз - елның дүрт фасылыннан берсе. Кыш һәм җәй
арасында.
Слайд 7
Сынамышлар
Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.
Яз көне елгаларда су артмаса,
ашлык уңмас.
Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы
озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.
Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.
Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.
Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.
Слайд 9
Яз көне (М.Җәлил)
Яз көне карга
Бала чыгара.
Көн дә җим
эзләп,
Авылга бара.
Авылда әби
Чебешләр саклый,
Карга урлар дип,
Йокларга ятмый.
Ахрысы,әби
Хәйләсен тапты:
Барлык чебине
Келәткә
япты.
- Каргалар монда
Очып керә алмас,
Чебешләремне
Хәзер кыра алмас.
Слайд 10
Җәй — яз һәм көз арасындагы е фасылы.
Өч айдан тора: төньяк ярымшарында июнь, июль
һәм август;
Слайд 12
Тәмле җәй (Ш.Галиев)
Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген
исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы
булыр җәй төсе!
Бу кайчак була? (Г.Тукай)
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште.
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә .
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була?
Слайд 13
Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел
фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз −
иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә. Арыш, бодай җирләре бушап кала. Ул кырларны кара каргалар яулап ала. Аларның ерак юлга китәр өчен хәл җыясы, тукланасы бар. Алар шунда коелып калган бөртекләрне рәхәтләнеп чүплиләр, аннары, канатларын ныгытыр өчен, төркем-төркем булып очып алалар.
Слайд 14
Кыш - елның дүрт фасылыннан берсе. Яз һәм көз
арасында. Кышның үзенчәлеге - түбән температура
Өч айдан тора: төньяк ярымшарында
декабрь, гыйнвар, февраль