Слайд 2
Максат:
Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү
ул- гүзәллек ,
могҗиза, тылсым!
Р.Миннуллин
Табигать - туган
йортыбыз. Табигать кочагында яшәү, аны күреп тору, аның белән сөйләшү -бәхет
Табигать ул – безнең әйләнә – тирәбез. Кояш,болыт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар – барысы да безне чолгап алган тирәлек – табигать дип атала.
Слайд 4
Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле
әйберләрне табигатьтән ала. Кеше иген, яшелчә, җиләк – җимеш
үстерә, терлек, кош – корт үрчетә. Үзенә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыра. Елга – күлләрдән балык тота, урманнардагы җиләк – җимешен, агачын файдалана. Табигатебез аллы – гөлле чәчәкләргә күмелеп утыручы болын – кырлары, чишмәләрдән челтерәп аккан саф, чиста сулары, көмештәй саф сулы күлләре, кечкенә генә инештән башлап, зур елгага таба ыргылучы елгачыклары белән бай.
Табигать – ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәтергә тиешбез. Табигать матурлыгы – ул безнең матурлык.
Слайд 5
Безнең күп кенә шагыйрьләребез табигать турында шигырьләр
иҗат иткәннәр
Слайд 6
Бөек татар шагыйре Г.Тукай 1886нчы елның 26 нчы
апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Габдуллага 5
ай булганда әтисе үлә.Әнисе кияүгә чыга. Габдулла әбидә яши. 4 яшендә әнисе үлә. Г.Тукай ятим кала.Ул бабасында Өчиле авылында яши башлый. Ачлык килә.Габдулланы Казанга җибәрәләр.Аннары ул Өчиледә, Кырлайда яши. Шунда Г.Тукай укый башлый.
10 яшендә ул Уральск шәһәренә китә.Мәдәсәдә, аннан соң рус мәктәбендә укый. Күп журнал, газеталарда корректор булып эшли. Габдулла Тукай өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен күп шигырьләр, әкиятләр яза.
Габдулла озак авырый. 27 яшендә вафат була.
Слайд 7
Г.Тукайның :”Биек тауның башында”,”Туган авыл”, “Ай һәм кояш”,”Чыршы”,
“Ак бабай”,”Буран”, “Бала белән күбәләк”, һәм башка күп кенә
шигырьләре балаларны гаҗәеп серле табигать дөньясына алып керә, матурлык дөньясын тоярга,балаларда гүзәллеккә омтылыш хисе уята. Шулай ук аның шигырьләрендә кешелеклелек,тере табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтлелек хисе белән сугарылганнар.
Слайд 8
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил
(Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке
Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала бу дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер елдан шунда вафат була.
Слайд 9
Муса туып-үскән авыл янында гаҗәеп матур урман
җәелеп киткән. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышын тыңларга
яраткан. Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып, аңа «Күке» шигырен иҗат итәргә ярдәм иткән.Аның “Буран”, “Көз җитте”шигырьләрендә табигатьтәге һәрбер үзгәрешне, һәр матурлыкны күргән шагыйребез.
Слайд 10
Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948
елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.
Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Р Миннулинның да табигать матурлыгын үзенең шигырьләрендә сурәтли: “Кайтыгыз, кошкайлар”. “Урманда”
Слайд 11
Резеда Валиева. 1930елның 1нче маенда Башкортстанда авылда укытучылар
гаиләсендә туа.Казан дәүләт университетын тәмамлый. 30 елдан артык Татар
китап нәшриятында балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире булып эшли. Бүгенге көндә аның 40тан артык шигырьләр,поэмалар, әкиятләр, табышмаклар җыентыгы бар. Аның иҗатында табигатькә, туган якка мәхәббәт, саф хисләр -” Көз”. Яңгыр яу!” шигырьләрендә аеруча чагыла.
Слайд 13
Миңа Г.Тукайның “Ак бабай” шигыре аеруча охшады. Мин
узем кыш көне тугангамы ,мин кышкы табигатьне аеруча яратам.
Бу шигырьдә дә кыш, кыш көне була торган иң зур, балалар чын күңелдән шатланып көтеп ала торган бәйрәм турында. Ә бәйрәмнең төп кунагы,балаларга шатлык таратучы Ак бабай- Кыш бабай.Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый,укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Тукай татар милләте, татар халкы күңелендә бүген дә яши һәм яшәячәк! Аның иҗаты беркайчан да онытылмас, чөнки ул - бөек шагыйрь!
Слайд 14
Табигатьне саклагыз!
Табигатьтә хайваннар күптөрле. Кызганыч, алар хәзер бик
аз.Кызыл китапка кертелгәннәре күп. Аерым тыюлыклар бар. Бу тыюлыклар
аеруча кондызлары белән танылган һ.б
Слайд 15
Табигатьне саклагыз!
Кошлар. Урманнарыбызда кошлар да күп. Алар табигатьне
бизиләр, безне матур тавышлары белән шатландыралар.Шуңа күрә аларны сакларга
һәм аларга ярдәм итәргә кирәк һ.б.
Слайд 16
Табигатьне саклагыз!
Үсемлекләр. Татарстан табигате үсемлекләргә дә бай. Калын
урманнар да, тигез далалар да бар анда. Урманнарда төрле
агачлар үсә. Алар арасында наратлар, имәннәр, каеннар, юкәләр.Дару үләннәре бик файдалы һ.б.
Слайд 17
• Каз килсә,...( яз җитә).
• Иртә күк күкрәсә,..(ел
яңгырлы булыр).
• Мартта яуган кар...( бакча җимешенә бик ярар).
•
Каен суы күп акса,..( җәй яңгырлы булыр).
• Төтен җиргә төшсә,..(кышын кар явар).
• Апрель ае җылы булса,...(май салкын,ңилле булыр).
• Карга килсә,..(кар китәр).
• Яңгыр буласы булса,..(кырмыскалар ояларына таба йөгерешер).
• Кура җиләге күп булса,...(киләсе елга арыш уңар).
• Суган кабыгы калын булса,...( кыш салкын була).
Сынамышлар
Слайд 18
“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)
Исе юк,
төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)
Яз килсә, киенә,
көз килсә, чишенә. (Җир)
Иртә килә, кич кайта. (Кояш)
“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)
Табышмаклар
Слайд 19
Иң кечкенә кошның исеме?
(колибри. Авырлыгы 2 грамм,
төклетура (шмель) зурлыгында, чәчәк нектарлары белән генә туена. Безнең
илдә - кечкенә кош кәрлә тургай (королек) дип атала, елына 8 – 10 млн. бөҗәкне юк итә).
Кайсы кошның теле иң озыны? (Тукранның 15 см. җитә)
Кайсы кош иң биектән оча? (бөркет, 7 км, 2 км. биеклектән җирдәге йомранны күрә)
Иң зур кош?(страус, 90 кг, биеклеге 2м 70 см)
Ни өчен күгәрченнәр электр чыбыгына кунмыйлар?
(аякларында электр үткәрмәүче катлам юк)
Сукыр кеше дә таный торган үсемлек? (кычыткан)
Нинди дару үләннәре салкын тиюдән дәвалый? (үги ана яфрагы, бөтнек, мәтрүшкә һ.б.)
Һәр кыш саен болан нәрсәсен югалта? (мөгезен)
Нәрсәнең колагы аякларында? (чикерткәнең)
Табышмаклар
Слайд 20
Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып,
Сикереп
урманга кача.
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста.
Бер нәрсәне тегә
белми,
Энәләр тагып йөри.
Нечкә билле, көлтә койрыклы.
Кош түгел - оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса урманны яңгырата.
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли.
Слайд 21
Табигатьне саклагыз!
И күңелле җәй көнендә-
Табигать кочагында!
Менә шуны истә
тоту
Кирәктер шул чагында:
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз.
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп
атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать- уртак йортыбыз,
Аны берүк саклагыз! (Ирина Рәҗәпова )