авыз иҗаты аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү,татар халык ашларын
белдергән сүзләр хисабына сүзлек байлыгын арттыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, татар теленә хас авазларның әйтелешен ныгыту, пөхтә эшләү күнекмәсен үзләштерү, балаларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.
Җиһазлау: татар милли ризыклары рәсемнәре, уен өчен маскалар, балалар өчен ал япкычлар һәм яулыклар, камыр, такталар, чәй табыны, магнитофон язмалары.
Әдәбият: Исәнбәт Н. “Балалар фольклоры”, Казан, 1984.
Шөгыльнең барышы:
Тәрбияче(Т): - Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп табигатькә, апаларга хәерле көн телик:
Хәерле иртә,апалар,
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, дуслар!
-Әйткәнемчә, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунакчыллык, ачык
йөзле булу – безнең татар халкының күркәм сыйфатларының
берсе. Кунак өйгә килеп керүгә, хуҗалар аңа хөрмәт күрсәтә
башлыйлар. Урынның түрен бирү, ризыкның иң тәмлеләре белән
генә сыйлау – беренче чиратта. Сезнең дә әниләрегез кунак килсә,
тәмле ризыклар пешерә торгандыр, сездә аларга булышасыздыр.
1бала: Әнием пешермәгән
Ризык юктыр дөньяда.
Кызыгып карап торгач,
Өйрәтә ул миңа да.
Йомгаклау шөгыле: “Үзең эшләгәч, тәмле ул – кирәк эшләп ашарга”