Слайд 2
Сикәлтәле тормыш юлының
башы
1887
елның 15 сентябрендә Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туып- үсә. Әтисе Гали абзый җир эшкәртү, мал асрау белән шөгыльләнгән, шактый кырыс табигатьле булган. Әнисе Мәхмүдә исә йомшак күңеле белән аерылып торган, укый-яза белгән, балаларына еш кына халык батырлары, пәйгамбәрләр турында кызыклы вакыйгалар сөйләгән.
Слайд 3
Әтисе Гали – тырыш, урта хәлле крестьян, әнисе
Мәхмүдә шактый укымышлы мулла кызы булган.
Слайд 4
1900нче елның җәендә ул Казанга килә һәм шул
вакыттан башлап булачак әдипнең “ тормыш университетлары” башлана.
Ул бер чәйханәгә эшкә урнаша. Шул елның көзендә атаклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә.
Слайд 5
Кәрим Тинчурин күпьяклы талант иясе
Артист
Драматург
Режиссер
Укытучы
Журналист
Слайд 6
Ялкынлы иҗат юлы...
К.Тинчурин иҗатка килгән чор
– татар халкы тормышында, шул исәптән аның рухи яшәеше
чагылышы булган әдәбият-сәнгатьтә дә Яңарыш дәвере буларак билгеләнә. Заманның иҗтимагый-сәяси шартлары яшь авторның дөньяга карашларында, уйлану-эзләнүләрендә урын ала. Бу елларда рус-Европа әдәби-фәлсәфи фикере дә кызу темплары белән үтеп керә. Шулай да К.Тинчурин , иң элек, татар әдәбиятының күпгасырлык традицияләре нигезендә әдип буларак формалаша.
Слайд 7
С.Сәйдәшев белән иҗади дуслыгы
Үзе язган
һәм куйган “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Американ”, “Зәңгәр шәл”,
“Ил” кебек спектакльләре белән К.Тинчурин 20 нче елларда режиссёрлык эшчәнлегенең иң югары баскычына күтәрелә.
Шушы 20 нче елларда К.Тинчурин бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев белән берлектә музыкаль драмалар иҗат итә.
Бөек драматургның тирән мәгънәле , халыкчан әсәрләре Сәйдәшев музыкасы белән бербөтенгә әйләнгән һәм театр сәнгатендә яңа жанр – музыкаль драма барлыкка китергән. Аларның икесенең дә эш стиле гади һәм бер-берсенә бик якын була. Тинчурин драмаларын Сәйдәшев өчен язган, ә Сәйдәшев, үз чиратында, бу пьесаларга җан җылысын биргән.
Чыннан да, җыр сүзләрен аның көеннән аерып булмаган кебек, Тинчуринны да Сәйдәшевтан аерым күзаллап булмый.
Слайд 9
Әдип иҗатының чорларга бүленеше
Беренче чорда (1906-1917 ) мәгърифәтчелек
реализмы белән иҗат итә.
“Бәхәс”, “Хәләл кәсеп” “Шомлы адым”,
“Назлы кияү ”, “Ач гашыйк”, “Беренче чәчәкләр”.
Икенче чор иҗаты (1918-1937) традицияләргә таянып, яңа тормыш җырчысын күрәбез.
“Йосыф белән Зөләйха”, “Сакла, шартламасын”, “Тутый кош”, “Сүнгән йолдызлар”, “Зәңгәр шәл”, “Ил”, “Кандыр буе”, “Җилкәнсезләр”, Алар өчәү иде” һ.б.
Слайд 10
Кәрим + Заһидә
Бу вакытта Тинчуринга инде утыз ике
яшь тулып килә. Буйдак тормышны шуннан да ары сузарга
ярамый. Өйләнергә кирәк. Нигә өйләнмәскә? Заһидә туташ начар хатын булмас шикелле. Белемле дә, акыллы да. Хәл ителде, карар кылынды.
1919 нчы елда Кәрим Тинчурин белән Заһидә Әхмәрова өйләнешәләр. Шулай итеп, Тинчуриннар гаиләсе барлыкка килә.
Слайд 11
Җимерелгән бәхет...
1937 нче елның 17 нче сентябрендә, 50
яшен билгеләгән көннең төнендә, НКВД кулга ала. Япония шпионы
булуда һәм Г.Исхакый белән элемтә дә торуда гаепләнә.
1938 нче елның 14 нче ноябрендә, 3 кешелек махсус киңәшмә хөкем итә.
15 нче ноябрьдә 1 сәгать 50 минутта үтерелә.
1955 нче елда К.Тинчурин исеме аклана
Слайд 12
Атылган йолдыз ятысында...
1989 нчы елдан күчмә театрга К.Тинчурин
исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театры исеме бирелә.
Без
– шигърияттә Тукайлы, прозада Ибраһимовлы, драматургиядә Тинчуринлы милләт.
Слайд 13
Зәңгәр шәл – мәхәббәт, бәхет, шәхси ирек, азатлык
символы.
Шаян уеннарга, җыр-моңга бай булган гүзәл яңгырашлы,
оптимистик рухлы “Зәңгәр шәл” драмасы - К.Тинчурин иҗатында гына түгел, бәлки татар драматургиясе тарихында иң популяр, тутыкмас әсәрнең берсе. Халыкчан көйләр һәм Сәйдәш иҗат иткән җыолар белән үрелеп бару, традицион мәхәббәт сюжет сызыгын тагын да гүзәлрәк яңгырашлы итә.
Слайд 14
К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл” һәм “Сүнгән йолдызлар” спектакльләрендә якташыбыз
Наил Әюпов Булат һәм Исмәгыйль рольләрендә уйнаган.