Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему такташ

Содержание

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны!Һади Такташ
Һади Такташ  (1901-1931) Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны!Һади Такташ Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче “Давылларда туып, канатланган Бунтарь йөрәк туеп тынлыктан”,  Яңгыр китерә торган давыл Сыркыды авылы Һади Такташ туган һәм үскән йорт Әнисе ШәмсенисаӘтисе Хәйрулла 1901 ел, 1 гыйнвар.  ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан Һ.Такташ туган өй урыны “Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли белә Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар. Такташның Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл малае Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче укытучысы Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел. (Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче) Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара. Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел. 1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда 1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп урнаша 1923 елда аның “Җир уллары трагедиясе” һәм башка шигырьләр” исеме белән беренче “Җир уллары трагедиясе”н 2003 елда Түбән Кама татар дәүләт драма театры сәхнәгә Хәерче илдә яшәүче бәхетсез җир уллары үзләренең фаҗигале язмышларында гадел булмаган кануннарны Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил   Әни бик Һ.Такташның икенче хатыны  Гөлчирә Такташева-МансуроваҺ.Такташның улы Аван Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән. 1951. Аван. Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский, Г.Кутуй һәм Һ.Такташ Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы. 1926Гади генә киемнән, чалбарының Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да – ялганламадым. Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп хис Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый Мин дүрт юллык шигырь өчен егерме дүрт вариант язам. Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929.М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал. Һ.Такташ – “Күмелгән кораллар” (1927), “Югалган матурлык” (1928), “Камил” (1930) исемле драма “Минем бер томлыгым чыкты. Күп итеп әҗер алдым. Менә шул акчага шушы 3 нче хат кулъязмасының беренче бите«КИЛӘЧӘККӘ ХАТЛАР»1930 – 1931 нче еллар дәвамында Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим. Аларда мин киләчәк буыннарга “Киләчәккә хатлар” поэмасының кулъязмасы төшерелгән почта открыткасы. 1931. 1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасын Татар академия театры Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел.Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: - Җир Беренче кар, белмим, кайчан явар,Ләкин үләрмен мин ул көнне,Бүген әле:- Тиздән кыш Такташ утыз яше туларга егерме ике көн кала, 1931 елның салкын декабрендә вафат була. Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер башы Арча кыры... Такташ шунда, диләр. Ышанмагыз, мин дә ялгыштым, Салкын, өнсез кабер ӘгәрБаскан эзем җирнең күкрәгендәЮгалмаслык уелып калса иде,Җырлаган җырларым һаваларгаУтлар булып язылып барса 1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт Гасимов М.М. Һади Такташ. 2007. Гипс.Садри Ахун эше Виктор Игнатьев эшеВасилий Тимофеев эше Равил Гыйләҗев эшеБайназар Әлменов эше Равил Гыйләҗев эшеӘдәби энциклопедиядән гравюраМансур Рәхимов эше Кулланылган әдәбият:Түбән Кама татар дәүләт драма театры сайтыТР Милли китапханәсе сайтыТакташ: истәлекләр,
Слайды презентации

Слайд 2 Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе,

Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөньяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны!Һади Такташ

миндә көчле Байроннар җаны!
Һади Такташ


Слайд 3 Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының

Такташ – татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе. Узып баручы егерменче

берсе. Узып баручы егерменче гасырның давыллы вакыйгалары казанында кайнаган

бу олы шагыйребез халык күңелендә мәңгегә урын алды. Җанында Такташ яшәмәгән, кабатланмас бу шәхеснең көчле рухы һәм моңнары белән сихерләнмәгән милләттәшләребез сирәктер дип беләм. Яңа меңьеллыкка без Такташлы булып керә алуыбыз белән бәхетле. Аның күкләргә ут белән язылган шигъри авазы вакытлар узган саен тагын да көчлерәк яңгыраячак әле...
Минтимер Шәймиев

Слайд 4 “Давылларда туып, канатланган Бунтарь йөрәк туеп тынлыктан”, Яңгыр китерә

“Давылларда туып, канатланган Бунтарь йөрәк туеп тынлыктан”, Яңгыр китерә торган давыл

торган давыл сыман, Дулый шулай язар алдыннан. Азмы тапкыр шулай килеп

чыгып Һәм таратып сагыш-кайгымны, Мәңгелеккә, ахры, йөрәгемдә Урманнары шавын Сыркыдының Усаклары шавын калдырды...

Һади Такташ


Слайд 5 Сыркыды авылы

Сыркыды авылы

Слайд 6 Һади Такташ туган һәм үскән йорт

Һади Такташ туган һәм үскән йорт

Слайд 7 Әнисе Шәмсениса
Әтисе Хәйрулла

Әнисе ШәмсенисаӘтисе Хәйрулла

Слайд 8 1901 ел, 1 гыйнвар. ХХ гасырның беренче көнендә туган

1901 ел, 1 гыйнвар. ХХ гасырның беренче көнендә туган малайга Мөхәммәтҗан

малайга Мөхәммәтҗан дип исем кушалар. Әмма тора торгач бу

исемне ошатып бетермичә, мулла чакыртып, аны Мөхәммәтһадига алыштыралар. Хәйрулла абый белән Шәмсениса апаның өченче баласы була ул. Авыл кешеләре исемен кыскартып, малайны “Һади” дип кенә йөртә башлыйлар.

Слайд 9 Һ.Такташ туган өй урыны

Һ.Такташ туган өй урыны

Слайд 10 “Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда

“Һади тугыз айда тәпи йөрде, ике-ике яшь ярымнарда чиста итеп сөйли

чиста итеп сөйли белә башлады. Басынкы, еламый, кайда ятса

– шунда йоклый... Бала вакытында яраткан эшләреннән берсе – каз бәбкәләре карау иде.” Һади Такташның әнисе Шәмсениса апа сөйләгәннәрдән.

Слайд 11 Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш

Һадиларның өйләре янында бер күл бар. Аны Сәпүш күле дип атаганнар.

күле дип атаганнар. Такташның бабасы Сәйфетдин исеменнән шундый атама

ясаганнар. Һади шул күлдән чуртан тотарга ярата.

Слайд 12 Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр

Һади Парча инешендә су коена, Лангыш урманында җиләк-җимешләр җыя. Һәр авыл

җыя. Һәр авыл малае кебек үк, ул да ат

ярата. Кара байталларның сыртына баса да бар көченә юырттыра. Дусларының истәлегенә караганда, әкият сөйләргә, җырга, барысыннан да оста була.

Слайд 13 Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән

Һади беренче мәртәбә үз өендә әнкәсеннән һәм әткәсеннән укый башлый. Беренче

укый башлый. Беренче укытучысы Сыркыдыда урта хәлле крестьян баласы

була. Берникадәр әлеге шәкерттә укыганнан соң, Һадины Пешлә авылына озаталар. Пешлә мәдрәсәсендә ул 1911 – 1913 елларда өч кыш белем ала. Мәдрәсәдә аз-маз хисап, җәгърәфия, тарих укытыла. Һади тырышып укый, газета-журналлар белән таныша.

Слайд 14
Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади

Тормышлары авыраеп китү сәбәпле, Һади Бохарага

Бохарага

барып эшкә урнаша, үзенең белемен күтәрергә омтыла, җәмәгать эшләрендә кайный, спектакльләрдә катнаша. 1916 елда язылган “Газраилләр”, «Төркестан сахраларында” һәм “Караңгы төннәрдә” кебек әсәрләре - Такташ иҗатының шул чордагы беренче иҗат җимешләре.

Слайд 15 Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел. (Һ.Такташ

Һ.Такташ Бохарада “Яшь үзбәкләр” әгъзалары арасында. 1917 ел. (Һ.Такташ икенче рәттә - уңнан икенче)

икенче рәттә - уңнан икенче)


Слайд 16 Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара.

Һ.Такташ авылдашлары арасында. 1917 ел. Бохара.

Слайд 17 Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел.

Һ.Такташның “Авыл яшьләре” журналында эшләгән вакыты. 1920 ел.

Слайд 18 1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика

1918 елның җәендә ул, туган якларына кайтып, педагогика курсларында укый, тәмамлагач

курсларында укый, тәмамлагач Сыркыдыда укытучы булып эшли. Бераз вакыттан

соң Һ.Такташ Оренбург шәһәренә китеп, анда нәшер ителә торган “Юксыллар сүзе” газетасында җаваплы сәркатиб вазыйфаларын башкара. 1921 елгы ачлык вакытында Һади Ташкентка китә. Анда әдәбият укыта, “Белем йорты” журналында җаваплы сәркатип булып эшли, Төркстан эшче коммунистлар университетында тел-әдәбият укыта, шул ук вакытта әдәби иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Ташкент чорында (1921 – 1922) «Онытылган ант», «Күләгәләр», «Нәләт», «Таң кызы», «Урман кызы» шигырьләре, «Җир уллары трагедиясе» иҗат ителә.

Слайд 19
1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң,

1922 елның җәендә берничә ай Мәскәүдә яшәгәннән соң, Һ.Такташ Казанга килеп

Һ.Такташ Казанга килеп урнаша һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр

шунда төпләнеп кала. Татар театрында, “Чаян” (1923 – 1924, 1929 – соңгы көннәренә кадәр), «Октябрь яшьләре» (1925), “Авыл яшьләре” (1926), “Азат хатын” (1926 -1929), “Яңалиф” журналларында эшли.

Һ.Такташның Казанга килгәч төшкән рәсеме


Слайд 20
1923 елда аның “Җир уллары трагедиясе” һәм башка

1923 елда аның “Җир уллары трагедиясе” һәм башка шигырьләр” исеме белән

шигырьләр” исеме белән беренче җыентыгы басылып чыга. “Җир уллары

трагедиясе” шул ук елда сәхнәгә дә куела. Спектакльнең премьерасында Идея ролен Такташ үзе башкара.

“Җир уллары трагедиясе”нең афишасы


Слайд 21
“Җир уллары трагедиясе”н 2003 елда
Түбән Кама татар

“Җир уллары трагедиясе”н 2003 елда Түбән Кама татар дәүләт драма театры

дәүләт драма театры сәхнәгә куйды
Тик бу яшьләргә язмыш

сынау арты сынау җибәрә, аларны бер-берсеннән ерагайтып, мәхәббәт газапларында яндыра һәм мәңгегә аера.

Әсәрнең төп геройлары  Кабил белән Әкълимә бер-берсен өзелеп яраталар.


Слайд 22
Хәерче илдә яшәүче бәхетсез җир уллары үзләренең фаҗигале

Хәерче илдә яшәүче бәхетсез җир уллары үзләренең фаҗигале язмышларында гадел булмаган

язмышларында гадел булмаган кануннарны һәм Алланы гаеплиләр.
Режиссер – Рөстәм

Галиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Булат Насихов Композитор – Фуат Әбүбәкер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Слайд 23 Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил
Әни

Һ.Такташның беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина, уллары Рафаил  Әни бик

бик чибәр иде яшь чагында. Бераз гына озынча йөз,

киң маңгай, дегет кебек куе чәчләр, очкыннар чәчеп торган яшькелт күзләр... Рафаил Такташ
истәлекләреннән

Слайд 25 Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-Мансурова
Һ.Такташның улы Аван

Һ.Такташның икенче хатыны Гөлчирә Такташева-МансуроваҺ.Такташның улы Аван

Слайд 26
Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән.

Һ.Такташның икенче хатыны Г.Такташева-Мансурова кызы Эльвира (Кудрецкая) белән. 1951. Аван.

1951.
Аван.


Слайд 27
Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский,
Г.Кутуй һәм Һ.Такташ

Г.Кутуй, Һ.Такташ, Г.Минский, Г.Кутуй һәм Һ.Такташ

Слайд 28
Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы.

Һ.Такташның “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмасын укуга багышланган кичәнең афишасы. 1926Гади генә киемнән,

1926
Гади генә киемнән, чалбарының бер балагы икенчесенә караганда чак

кына кыскарак та кебек, шуның өстеннән билсез киң толстовка кигән. Ашыкмый гына атлап чыгар, сәхнәнең алдына ук килеп туктар, зур зәңгәр күзләре белән томырылып залга бер карап алыр ... Һәм менә ул башлый, әкрен генә шигырь сөйли башлый ... Кабаланмыйча гына ..., аннары ... тавышы үсә бара, үзе дә дәртләнә, безне дә кабыза бара...

Ф.Хөсни истәлекләреннән

Слайд 29
Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә

Мин ара-тирә тормышта алдалашсам да, җырларымда бер генә булса да –

булса да – ялганламадым. Шул ялганламау өчен миңа күп

эләкте ... Мин үземне шагыйрь итеп кулыма каләм алган чакта гына таныйм.

Һ.Такташ 1930 елда Казанга килгән шахтёрлар арасында.


Слайд 30
Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң

Мин үземне язган вакытта гына иң бәхетле, иң бай кеше итеп

бай кеше итеп хис итәм, чөнки мин атналар буенча

укучыларымның йөзләреннән, күзләреннән, йөрәкләреннән урлап җыеп йөргән байлыкны үзләренә кайтарып бирәм.
Һ.Такташ

Һ.Такташ каләмдәшләре арасында


Слайд 31
Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый

Һ.Такташ каләмдәшләренә яңа әсәрен укый

Слайд 32
Мин дүрт юллык шигырь өчен

Мин дүрт юллык шигырь өчен егерме дүрт вариант язам.

егерме дүрт вариант язам. Яхшы вариантларымны өстәлдә калдырам, начарларын

идәнгә ташлыйм. Соңга яхшыларын җыеп, шулар эченнән үземчә иң яхшы дип табылган егерме бишенче вариантны язам. Һәрвакыт шулай булмаса да, ләкин еш кына шулай була.

Мин шигырьгә үземдә булган иң матур уйларымны, иң җылы хисләремне салырга тырышам. Бу эш чиксез шатлыклы да, газаплы да.


Һ.Такташ сөйләгәннәр.
Гадел Кутуй истәлекләреннән.


Слайд 33
Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929.
М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал.

Һ.Такташ һәм Ф.Кәрим. 1929.М.Гафури, Һ.Такташ, Г.Камал.

Слайд 34
Һ.Такташ – “Күмелгән кораллар” (1927), “Югалган матурлык” (1928),

Һ.Такташ – “Күмелгән кораллар” (1927), “Югалган матурлык” (1928), “Камил” (1930) исемле

“Камил” (1930) исемле драма әсәрләре авторы да. Үз вакытында

бу драмалар татар сәхнәсендә куелалар һәм уңыш казаналар.

Слайд 35
“Минем бер томлыгым чыкты. Күп итеп әҗер алдым.

“Минем бер томлыгым чыкты. Күп итеп әҗер алдым. Менә шул акчага

Менә шул акчага шушы пәлтәмне алдым... Ул гына да

түгел, егетләр, менә шушы эшләпәне дә шул акчага алдым. Кирәк булмаса да, күзлек алдым. Мин язучы бит. Таяк та кирәк, таяк та алдым... Егерме биш тәңкәгә алдым шушы таякны. Менә совет язучылары нишли хәзер, аксамаса да, затлы таякка таяна, сукыр булмаса да, күзлек кия...”

Һ.Такташның 1930 елда Шәрекъ педагогия институты дүртенче курс шәкертләре белән үзара сөйләшүеннән. Вәли Хаҗиев истәлеге.

Слайд 36
3 нче хат кулъязмасының
беренче бите
«КИЛӘЧӘККӘ ХАТЛАР»
1930 –

3 нче хат кулъязмасының беренче бите«КИЛӘЧӘККӘ ХАТЛАР»1930 – 1931 нче еллар

1931 нче еллар дәвамында Һ.Такташ ун хат итеп уйланылган

киң колачлы лиро-эпик әсәр өстендә эшли. Әмма ул тәмамланмый кала: шагыйрь хатларның өчесен генә язып бетерә.

Слайд 37
Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим.

Хәзерге вакытта мин «Киләчәккә хатлар» әсәре өстендә эшлим. Аларда мин киләчәк

Аларда мин киләчәк буыннарга безнең яңа тормыш-көнкүреш, яңа кеше

өчен алып барган көрәшебезне тасвирларга тырышам. Беренче хатта (1930 елда «Кызыл Татарстан»да басылып чыкты) мин сыйнфый көрәшнең гомуми фонын бирдем. Икенче хатта (басылып ята) колхозчы һәм гомумән безнең күчү чоры кешесенең психологиясендәге каршылыклар берлеген күрсәттем. Өченче хатта социалистик хезмәт кешенең психологиясен ничек үзгәртүен сурәтлим. Мин капитализм дөньясындагы колның хезмәте белән бөтендөнья пролетариатының ватаны булган безнең Союзда, үзара ярыша-ярыша, социализм төзүче күп миллионлы массаларның азат иҗади хезмәтләрен бер-берсенә чагыштырып күрсәтәм.
Һади Такташ

Слайд 38
“Киләчәккә хатлар” поэмасының кулъязмасы төшерелгән почта открыткасы. 1931.

“Киләчәккә хатлар” поэмасының кулъязмасы төшерелгән почта открыткасы. 1931.

Слайд 39
1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар”

1930 елда Такташ “Киләчәккә хатлар” поэмасын Татар академия театры

поэмасын Татар академия театры сәхнәсеннән укый. Берзаман театрда ут

сүнә. Такташ та, тамашачылар да дөм караңгылык эчендә кала. Такташ укудан туктый. Шулчак караңгы залдан:
- Һади, дәвам ит! – дип кычкыралар.
Һәм Такташ моңлы-лирик тавышы белән караңгыда шигырь сөйли башлый.

Бераздан ут кабына. Такташ һаман сөйли. Зал гөрләтеп кул чаба. Ут кабынганга сөенүдән битәр, Такташның каушап калмавына һәм аның яңа гына сөйләгән матур шигырьләре өчен була ул алкышлар.

Хәким Сәлимҗанов истәлекләреннән. 1981.


Слайд 40
Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел.
Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый

Һ.Такташның соңгы сурәте. 1931 ел.Язучылар, шагыйрьләр арасында шундый гыйбарә яши: -

гыйбарә яши:
- Җир шары өч филдә басып торса,

татарның яңа чор шигърияте өч “Т”да басып тора: Тукай, Такташ, Туфан!

И.Юзеев авызыннан. 1971.

Слайд 41
Беренче кар, белмим, кайчан явар,
Ләкин үләрмен мин ул

Беренче кар, белмим, кайчан явар,Ләкин үләрмен мин ул көнне,Бүген әле:- Тиздән

көнне,
Бүген әле:
- Тиздән кыш килә, - дип
Ямап куйдым ертык

бүркемне!
Ертык бүрек кыштан саклый алмый,
Түзмәм, ахры, бу ел кыш килгәч,
Дөнья матур,
Ләкин...
Сезнең өчен
Бик күңелсез калыр мин үлгәч!..

Һ.Такташ. 1930.

Слайд 42
Такташ утыз яше туларга егерме ике көн кала,

Такташ утыз яше туларга егерме ике көн кала, 1931 елның салкын декабрендә вафат була.

1931 елның салкын декабрендә вафат була.


Слайд 43 Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде.

Такташ белән бәхилләшергә кеше бик күп килгән иде. Озата баручыларның бер

Озата баручыларның бер башы ТЮЗ янында, икенче башы Ирек

мәйданында иде. Буран иде ул көнне, олы демонстрация шикелле иде урамда халык. Ул вакытта язганнар иде, имеш, Такташны озата баручылар биш меңнән артык булган, дип.

Вәли Хаҗиев истәлекләреннән.

Соңгы юлга озатканда.


Слайд 44
Арча кыры...
Такташ шунда, диләр.
Ышанмагыз, мин дә

Арча кыры... Такташ шунда, диләр. Ышанмагыз, мин дә ялгыштым, Салкын, өнсез

ялгыштым,
Салкын, өнсез кабер ташы белән
Уртагы юк бер

дә Такташның.
Мин әзләдем - таптым, ташта түгел,
Кешеләрдә таптым шагыйрьне,
Тереләр арасында тере булып
Яши гражданины бу җирнең.
X. Гыйләҗев.

Слайд 45
Әгәр
Баскан эзем җирнең күкрәгендә
Югалмаслык уелып калса иде,
Җырлаган җырларым

ӘгәрБаскан эзем җирнең күкрәгендәЮгалмаслык уелып калса иде,Җырлаган җырларым һаваларгаУтлар булып язылып

һаваларга
Утлар булып язылып барса иде,
Килер кешеләр
Күреп шул җырларны әйтер


иде:
Кара, чыннан да,
“Чабаталы даһи” – усал
“бунтарь”
Җырлап үткән икән моннан да...
Һ.Такташ.

Слайд 46
1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт

1925 – 1931 елларда Һ.Такташ яшәгән йорт

Слайд 50
Гасимов М.М. Һади Такташ. 2007. Гипс.
Садри Ахун эше

Гасимов М.М. Һади Такташ. 2007. Гипс.Садри Ахун эше

Слайд 51
Виктор Игнатьев эше
Василий Тимофеев эше

Виктор Игнатьев эшеВасилий Тимофеев эше

Слайд 52
Равил Гыйләҗев эше
Байназар Әлменов эше

Равил Гыйләҗев эшеБайназар Әлменов эше

Слайд 53
Равил Гыйләҗев эше
Әдәби энциклопедиядән гравюра
Мансур Рәхимов эше

Равил Гыйләҗев эшеӘдәби энциклопедиядән гравюраМансур Рәхимов эше

  • Имя файла: taktash.pptx
  • Количество просмотров: 245
  • Количество скачиваний: 5