хәбәрлеккә ия булган, ягъни фигыль һәм хәбәр сораулар белән
белдерелгән, хәл кисәкләр ияртүче сүздән яраклаштырылган булса, алар өтер белән аерылалар. Бары тик урын хәле генә бу кагыйдәгә карамый: ул аерымланмый.вакыт хәле: Минем җавапны алуга, ул килеп тә җиткән. (М.Маликова);
сәбәп хәле: Бер егет, шул җыр яратуы аркасында, поезддан да калган иде әле. (М.Рафиков);
максат хәле: Талип, идарәгә керергә дип, ишеккә юнәлде. (М.Хәсәнов);
рәвеш хәле: Кыз, башын игәц килеш, халык арасыннан читкә атлады. (Ф.Садриев);
күләм хәле: Моңарчы бер дә авыр сүз ишетмәгән сабыйга, беркайчан да булмаганча бик күңелсез булып китте. (Г.Галиев);
шарт хәле: Барып казларга кушылсаң, син ак каз була алмассың. (Р.Миннулин);
кире хәл: Калсаң да бездән еракта, Күңелдә син һәрчакта. (Г.Кашапов).