Слайд 2
САРА ГАРИФ КЫЗЫ САДЫЙКОВА – БӨЕК ТАТАР КОМПОЗИТОРЫ.
Слайд 3
Сара Садыйкова 1906 елның 1 ноябрендә Казан шәһәрендә
туа.
Сара Садыйкова 1911 елда әнисе белән
Әти – әнисе
Гариф һәм Бибигайшә Садыйковлар. Архангельск шәһәре.
Слайд 4
МӘКТӘПНЕ ТӘМАМЛАГАЧ, С. САДЫЙКОВА КАЗАН ПЕДАГОГИКА ТЕХНИКУМЫНДА
УКЫЙ. ТЕХНИКУМДА ҖЫР ДӘРЕСЛӘРЕ АЛЫП БАРГАН ОСТАЗЫ – ТАТАР
ХАЛКЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ КОМПОЗИТОРЫ С. ГАБӘШИ САРАНЫ ХОРДА ҖЫРЛАРГА ЧАКЫРА.
1921 ел. Студент еллары. (Сара сулда)
Слайд 5
1921 елда Сара Садыйкова «Бүз егет» драмасында беренче
тапкыр сәхнәгә чыгып, җырлап уйнала торган Сахибҗамал ролен башкара.
1922 елда ул П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә укый. Аны уңышлы тәмамлап Казанга кайта, беренче татар опералары « Сания» һәм «Эшче»дә төп партияләрне башкара, монда аның җырчы буларак гаҗәеп таланты ачыла.
Слайд 6
.Сания ролендә. 1926 ел.
«Эшче» . 1926-1927 еллар.
Татар опера
студисен тәмамлаганнан соң. 4.11.1938 ел.
Слайд 7
1930 елларда С. Садыйкова Татар академия театры спектакльләрендә
Салих Сәйдашевның бик күп музыкаль әсәрләрен башкара, җырлап башкарыла
торган күп кенә образлар тудыра.
С. Сәйдашевның «Кандыр буе» музыкаль драмасында Фәридә ролендә. 1932 ел.
Слайд 8
1934-1938 елларда Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар
опера студиясендә укый, аны тәмамлагач, яңа оешкан Татар дәүләт
опера һәм балет театрының беренче солистлары арасында була. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә: Нәҗип Җиһановның «Качкын» һәм «Илдар» операларында Рәйханә, Саҗидә, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә Сәрвәр, Мансур Мозаффаровның «Галиябану» операсында – Галиябану, Г. Хаҗибәковның «Аршин мал алан»ында – Асия һәм башкалар.
Слайд 9
Хезмәттәшләре арасында. Сулдан уңга:
Н. Җиһанов, А. Каверин,
С. Бергольц.
Артта : Г. Кайбицкая, С. Садыкова,
М. Рахманкулова. 1938 ел.
« Качкын» операсында
Рәйханә ролендә. 1939 ел.
Слайд 10
«Аршин мал алан» спектакле.
Сулдан уңга: С. Садыйкова,
М.
Рахманкулова, Ш. Котдусова
утыра: Ф. Камалова. 1950 ел.
Галиябану ролендә
Слайд 11
Сара Садыйкова – Татарстанда
беренче хатын – кыз композитор. С. Сәйдәшев аның үзенә
көйләр язып карарга киңәш бирә. Ул 1942 елда Ә. Ерикәй сүзләрендә «Көтәм сине» тангосын язуы белән композитор буларак эшен башлап җибәрә. Үзенең иҗат гомерендә ул 400 гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, 2 музыкаль комедия иҗат итә.
Слайд 12
Син кайларда йөрисең икән,
Алтыным, көләч йөзле иркәм?
Кайтырсың
дип мин өмет итәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Сагыналар сине
матур кошлар,
Сагыналар сине якын дуслар.
Күңлем эзли сине кич – иртән,
Мин сине һаман сагынып көтәм.
Китмисең минем йөрәгемнән,
Төшмисең минем телләремнән.
Көн саен, сәгать саен, иркәм,
Мин сине һаман көтәм, көтәм.
Кайт, иркәм, тизрәк–тизрәк миңа,
Синнән башка юк тормыш мина.
«Көт, иркәм, кайтам», дигән сүзең
Музыка төсле тоела мина.
Слайд 13
Ире Г. Айдарский белән.
1924 ел.
Кызы Әлфия белән.
1934 ел.
Балерина
Ә. Айдарская портреты
1934 ел.
Слайд 14
Кызы һәм оныгы белән. Казан шәһәре 25.12.1958 ел.
Сара
Садыйкованың оныкчыгы Оля Грекулова
Слайд 15
Бүләкләре:
Татарстанның атказанган артисткасы (1939)
Татарстанның халык артисткасы (1977)
Россиянең
атказанган сәнгать эшлеклесе (1984)
Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге
(1990)
Слайд 16
Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була.