Слайд 2
Халкымның милли бәйрәмнәре
Идел-Урал буйларын иңләп алган,
инде ике мең еллык чал тарихлы минем туган җирем.
Хәзерге йортыбыз-Татарстан-шуның бер өлеше . Без менә шушы йортны торгызырга, шушы җирне бизәргә һәм, бер адым чигенмичә, бер адым тайпылмыйча, үз татарыбызны, үз халкыбызны саклап калырга, үстерергә, көчәйтергә тиешбез.
Әгәр безнең бердәм милләт буларак сакланып каласыбыз килә икән, үзебезнең бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны тормышка кире кайтару өчен җиң сызганып эшкә керешергә кирәк.
Шунысы сөенечле: гасырлар дәвамында халыкның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең каныбызда яши әле. Халык бәйрәмнәре һәркемнең йөрәк түрендә саклана. Кайда гына яшәсә дә кеше, бәйрәм җитсә, туган ягына,туган төбәгенә тартыла.
Слайд 3
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул Сөмбелә.
Бөтен җирне
нурга күмә
Кояш кебек Сөмбелә.
Слайд 4
Сөмбелә- уңыш бәйрәме!
Нәүрүз бәйрәме язның башы
булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып-
җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт - амбарларга тутырылган.“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән.“Сөмбелә” гомер- гомергә уңыш бәйрәме булган.
Сөмбелә ул шундый бәйрәм
Җәйне көздән белдерә.
Иген - ашлык уңса гынa
Шатландыра – көлдерә.
Слайд 5
Тарих эзләреннән
Ул йолдызлыкны гарәп теленнә алып Сөмбелә (гарәп. سنبله сөнбелә — «башак»)
дип атыйлар.Советлар чорыннан башлап төрки-татар Кыз йолдызлыгы исеме да куллана. Башка
халыкларда бу йолдызлык Кыз (лат. Virgo, рус. Дева) дип атыйлар. Борынгы грек карашлары буенча бу Кронос һәм Реяның кызы, Персефонаның анасы — Деметраның катастеризмы. Сурәтләрдә Кыз башакны (урнашу буенча Спика йолдызына ярашлы) тота.
Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы бор. Грек. παρθένος исемене гарәп.العذراء әл-‘әҙра’(«гыйффәтле кыз») сүзе белән тәрҗемә иткән.
Слайд 6
Сөмбеләнең тарихы
Нәрсә аңлата соң “Сөмбелә”? Сөмбелә ул 23
нче сентябрьгә туры килгән көн-төн тигезлеге, ягъни көн белән
төннең вакыты бер озынлыкта булган көн. Яз башын, кайчан көн озыная башлагач шундый ук көн-төн тигезлеге була, аңа “Нәүрүз” дияләр. (Канадейда 23нә тагын бер чара туры килгәнгә, бәйрәмне 28 сеньтябрьгә күчерергә мәҗбур булганнар). Шулай ук татарларда “Сөмбелә” дип “созвездие Девы” да йөртелә. Шулай килеп чыга - Сөмбелә – ул кыз, ә безнең очракта башына көзен җыела торган ашлык башакларыннан һәм башка продуктлардан торган венок кигән кыз образы килеп баса
Слайд 7
Сөмбелә бәйрәме
“Сөмбелә” табыны камыр ашларына бай була, муллык
билгесе булган бавырсак пешерелгән.
“Сөмбелә” гомер-гомергә уңыш бәйрәме булган. Сөмбелә
ул шундый бәйрәм Җәйне көздән белдерә.
Слайд 9
Бәйрәм барышы
Көзге муллык –
туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык “Сөмбелә” бәйрәмен
аеруча көр күңел белән үткәрә торган булган. Һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ашлары әзерләнгән, йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. “Сөмбелә” бәйрәме өйләрдән урамнарга чыккан.Авыл халкы бер матур кызны Сөмбелә итеп киендереп һәм аны уртага алып, мәйданда уен – тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Уенда катнашучы кызлар тәкыя үреп, Сөмбеләнең башына кидерткәннәр.
Слайд 11
Сөмбелә бәйрәмнәре ничек уза?
Татар милләте
борын-борыннан халкыбызның милли бәйрәмнәрен үткәреп килгән. Рухи мирасны саклау
буенча даими эш алып барган. Җир эше белән бәйләнгән кешеләр гомер-гомергә уңыш бәйрәмен билгеләп яшәгәннәр һәм яшиләр!
Слайд 12
Мәктәптә Сөмбелә бәйрәме
Сөмбелә бәйрәмен
менә берничә ел инде мәктәптә бик күңелле итеп үткәрәбез.Укучылар
көзге байлыкны чагылдырган өстәлләр әзерлиләр, аны яклыйлар. Бәйрәмгә балалар янына Сөмбелә, ай, кояш кунакка килә. Алар балалар белән бергәләп бәйрәм итәләр, күңел ачалар.
Слайд 13
Сөмбелә көлә-көлә
Безнең бәйрәмгә килә
Матур читекләр киеп.
Җил аның юлларына
алтын
яфраклар сибә.
Шаяртып, уйнап, көлеп.
Сөмбелә, мин Сөмбелә
Мине һәркем дә
белә
Илгә байлык китерәм
Җиргә муллык китерәм.
Слайд 14
Сөмбелә бәйрәменнән күренешләр
Кул эшләре күргәзмәләре
Слайд 15
Сөмбеләгә багышланган шигъри тәлгәшләр
Бәйрәмебез ямьле үтте
Өстәлебез бай булсын
Яңа
җыйган уңышлардан
Табыннар тулып торсын.
Алдыбыздан беркайчан да
Ризыклар өзелмәсен
Туган илдән, туган
җирдән
Ходаем аермасын.
Сөмбеләне кем белә?
Сөмбеләне шулар белә -
Кем эшенә өлгерә.
Мул уңышлы көзге бәйрәм
Һәркемне сөендерә
Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән тулды.
Рәхим итегез, дуслар,
Көзге бәйрәмгә!
Слайд 16
Сөмбелә мәкальләре
Сөмбелә туса, су суыныр
Сөмбеләдә өелеп килер
Сөмбеләдә урып
ал, арышыңны чәчеп кал
Слайд 17
Сөмбелә бәйрәменә багышланган рәсемнәр
Слайд 18
Бәйрәмнәр- тәрбия чыганагы.
Мөселман бәйрәмнәре кешедә
саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлылык, игелеклелек кебек иң матур
һәм кирәкле сыйфатларны тәрбиялиләр.
Милли бәйрәмнәребезне саклап калыйк!