Слайд 2
Татар халкының бөек шагыйре
“Халык зур ул, көчле ул,
дәртле ул, моңлы ул,
әдип ул, шагыйрь ул».
Габдулла Тукай.
Слайд 3
Габдулла Тукайнын тормыш юлы
Габдулла Тукай Казан губернасының Кушлавыч
авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Мөхәммәтгариф исемле була. Ул
5 айлык чагында әтисез кала. Габдуллага 2 яшь тулганда, аны ярлы Шәрифә карчыкка вакытлыча тәрбиягә бирәләр. Әнисе Мәмдүнә Сасна авылы мулласына кияүгә китә. Шуннан кулдан кулга, авылдан авылга йөрүләр башлана.
Слайд 4
Г.Тукайнын туган авылы - Кушлавычта
Слайд 5
ЯТИМЛЕК:
Шәрифә карчыкта яшэү
“Мин бу карчык өендә кадерсез,
артык бер бала булганлыктан, ул мине тәрбияләмәгән, тәрбияләү
түгел, ачык йөз дә күрсәтмәгән...”
Слайд 6
Кечкенә Габдулла: «Исемдә калганнар…»
Өзеклэр:
«Мин кыш көннәрендә
төнлә ялан аяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән
дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм. .... Мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән.... Карчык .... мине үзе теләгән вакытта орыша – орыша кертә икән.»
Слайд 7
Габдулланы әнисе Саснага алдыра…
“Үги әтиемнең һәм әниемнең мине
сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып
бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә...”
Слайд 8
Кечкенә Габдулла - ятим кала…
«Үз әнисе исән чагы
ахры: Оекбашы җылы күренә. Бәхетсезлек сизеп, моңсуланып утырган ул
сәке түренә»
(Н. Шамматова)
Слайд 9
Габдулланы бабай гаиләсенә – Өчилегә кайтарып бирәләр.
Габдуллага бик
күп гаиләдә булырга, авылдан авылга, кулдан кулга йөрергә
туры килгән. Бабай, үги әбинең киңәше белән, аны ямщикка утыртып, Казанга озаткан.
Слайд 10
«Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?»
Кечкенә Габдулланы
ярлы Өчиледән Казанга алып киләләр дә берәр гаиләгә асрамага
бирергә булалар. Бу урам «Печән базары» дип аталган.
Слайд 11
Казан шәһәре – Яңа Бистәдә яшәү.
Яңа әтисе –
Мөхәммәтвәли тирече,базарда сатучы. Әнисе Газизә кәләпүшләр тегә. Алар малайны
яхшы карыйлар.
Слайд 14
Тукай – мәгърифәт җырчысы.
Тукай Уральскийга килә һәм
башта рус мәктәбендә укып, русча өйрәнә.
Рус классиклары А.Пушкин, Л.Толстой, М. Лер-монтов, Кольцов, И.Крылов әсәрләре белән таныша. Анда ул “Мотыйгия” мәдрәсәсендә 10 ел укый.
Слайд 15
Тукайның хезмәт юлы.
Ул рус телендә чыга
торган “Уралец” газетасында наборщик булып эшли. Анда журналистлык эшчәнлеге
“Фикер” газетасында, “Уклар”, “Әльгасрел-җәдит” журнал-ларында башлана.
Слайд 16
Тукай эшләгән типографиядә музей бүлмәсе.
Слайд 18
«Ата илә бала»
“Яз, газиз угълым:
кара тактаны Сыз акбур белән Һәм кара тактаны ялт иттер Сызып ак нур белән !
Өч наданга алмашынмас Бер язу белгән кеше; Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич- Кеше булган кеше»
Г.Тукай.
Слайд 19
«Кызыклы шәкерт»
Әйдәле, Акбай, өйрән син,
Арт аягың белән тор; Аума, аума, туп –туры тор, Төз утыр, яхшы утыр! – Ник җафалыйсың болай син, Мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлар булыр я өч кенә.
Г.Тукай
Слайд 23
Казандагы метрода “Тукай мәйданы” тукталышы
Слайд 24
Санкт-Петербургта Тукайга һәйкәл
Слайд 25
Казанда ел саен 26 нчы апрельдә шигырь
бәйрәме була.
Бәйрәмнәрең алда икән әле:
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.