Тормыш юлы Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстанның Баулы районы Кызылъяр авылында туа. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфны Баулыда тәмамлый. 1954 елда “Татнефть” берләшмәсенең Баулы элемтә оешмасында монтёр булып эшли башлый.