көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.
Кайда китте синең
балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын. Былтыр койган алма какларын син, Чикләвекләр җыеп киптереп, — Аларга! — дип, һаман саклыйсыңмы Сагыш белән көтеп, тилмереп.
Көтмә инде, көтмә, изге карчык, Җир куенында ята улларың, Чәчәкләргә биреп, илгә булган Мәхәббәтле керсез уйларын.