FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.
Email: Нажмите что бы посмотреть
Борын-борын заманда, өч ут яшәгән ди: кызыл, сары, яшел. Бервакыт болар арасында аңлашылмаучанлык килеп чыга. Кайсысы иң кирәкле?
Кызыл. Мин иң югарыда торам. Кешеләрне, машиналарны туктатам. Шуңа мин иң кирәкле.
Сары. Юк,мин бит кызыл белән яшелне аерып торам, барын да куркынычсызлык турында кисәтәм, мин иң кирәклесе.
Яшел. Сез берегез дә дөрес әйтмисез. Мин иң аста торсам да, барысы да мине күрүгә йөри башлыйлар. Шуңа да мин иң кирәклесе.
Шырпы белән
уйнама син,
Янып китүең
мөмкин.
----------------------------------------
Тап булсаң
әгәр,
шикле кешегә,
Кичекмәстән
шалтырат син 0...(2) гә.
Юк, кечкенә дустым, ялгышасың,
Кызыл түгәрәк ул безгә
“Ярамый” дип кисәтә!
Әгәр зәңгәр төстә булса,
“ Яраганны” күрсәтә.
Бәла – аяк астында, – дип,
Әйткән безнең бабайлар.
Юл йөргәндә, зинһар өчен,
Сак булыгыз, малайлар?!