Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Илһам Шакиров

Туган җирең - Сарман ягы,Дөньяның тын почмагында.Бөек Ватан сагышларыСинең татар җырларында.Туган илгә чын мәхәббәтЯши синең уйларыңда.Илһам дигән исемеңәЛаеклы син җырларыңда.Гади сүзне син җыр иттеңЙөрәгеңнең кылларында.Шагыйрь йөри синең беләнДустың булып җырларыңда. Н.Дәүли “Җырчыга
Илһам Шакиров замандашлары хәтерендә		Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына Туган җирең - Сарман ягы,Дөньяның тын почмагында.Бөек Ватан сагышларыСинең татар җырларында.Туган илгә Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар.  Ул - Илһам Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович  Илһам Шакиров башкаруында ,,Кара урман” җырын Полад Бюль-Бюль Оглы Ходай биргән…	... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан күп җырчыларны тыңларга туры Тукай башыннан сыйпар иде. Илһамы булмаса...	Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Мине шаккаттырган нәрсә татар Халкыбыз горурлыгы Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның бик Илһам – халкыбызның илһамы ул	Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать Гәрәй Рәхим  “Юллаучы”Алар безнең, яңа бу заманның,Иң алдынгы сәнгать батыры-Шигърияттә  Тукай,Музыкада Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу 1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы өчен ҖырчыгаЗәңгәр күкне телеп офык яна
Слайды презентации

Слайд 2 Туган җирең - Сарман ягы,
Дөньяның тын почмагында.
Бөек Ватан

Туган җирең - Сарман ягы,Дөньяның тын почмагында.Бөек Ватан сагышларыСинең татар җырларында.Туган

сагышлары
Синең татар җырларында.

Туган илгә чын мәхәббәт
Яши синең уйларыңда.
Илһам дигән

исемеңә
Лаеклы син җырларыңда.

Гади сүзне син җыр иттең
Йөрәгеңнең кылларында.
Шагыйрь йөри синең белән
Дустың булып җырларыңда.

Н.Дәүли “Җырчыга бер сүз”


Илһам Шакиров Туган нигез. 2004 ел


Слайд 3 Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар.

Татар халкының бүген дә аларга тиң шәхесе бар. Ул - Илһам

Ул - Илһам Шакиров. Бөтен дөньяга таралган татар кешеләре

аны яратып, үз итеп, «Илһамыбыз», дип йөртәләр. Әйе, Илһамыбыз безне бер-беребезгә якынайта, туганлаштыра, бөек моңы белән безне бер гаиләгә җыя. Р.Миннеханов

Илһамыбыз. Тарихыбызда халкыбыз горурланырлык, даны еракларга таралган олы шәхесләр аз түгел. Без аларны якын итеп, «Тукаебыз», «Җәлилебез», дип йөртәбез.


Слайд 4 Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе

Илһам Шакиров – татар халкының рухи көзгесе


Мин һәрвакыт татар халкы олы талантларга бик бай, дип куанам. Әдәбият–сәнгатьнең һәр өлкәсендә безнең гүзәл йолдызларыбыз бар. Ә Илһам - алар арасында да илаһи таланты белән балкып торган йолдызларның йолдызы. Ул - гасырларга бер генә туа торган, тулы мәгънәсендә мәшһүр халык җырчысы. Туган халкыбыз Илһамы, ә Илһам халкы белән бәхетле.

Аның югары дәрәҗәле һөнәри осталыгы, җәүһәри иҗаты халкыбызның күңел төпкелләреннән саркыган моң –сагышын, гасырлардан килгән әрнү-шатлыкларын, бетмәс-төкәнмәс рухи байлыгын чагылдырып кына калмый, аңа яңа тарихи шартларда оптимистик яшәү көче, әхлакый нур өсти, дәрт –куәт, эстетик ләззәт бирә.
М.Шәймиев


Слайд 5 Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында

Дөньяның атаклы музыканты Мстислав Ростропович Илһам Шакиров башкаруында ,,Кара урман” җырын

,,Кара урман” җырын тыңлагач :“Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп

тирән мелодиясе аша җырның ни
турында икәнен тойдым мин. Бөтен күңел дөньям
актарылып ташланды. Андый талантны сакларга
кирәк! Ә җыры нинди! Кара урман... Мондый җырны
бай тарихлы бөек халык кына тудыра ала. Андый
халык алдында баш ияргә кирәк!” – дип язган.


Атаклы пианист, композитор,
Мәскәү консерваториясе профессоры
Александр Гольденвейзер 1959 елда Илһам Шакировның җырлавын Чайковский залында тыңлап таң кала һәм янәшәсендәге Нәҗип Җиһановка болай ди: «Какое чудо вы к нам привезли!»


Слайд 6 Полад Бюль-Бюль Оглы

Полад Бюль-Бюль Оглы

Татар җырының Илһам исемле илһамы

Җырчы бөек Илһамыбыз бик сирәкләргә генә бүләк итә торган җылы, аңлаешлы һәм күңел түрләренең иң тирән төпкелләренә барып ирешә торган табигый тавышка ия. Илһам шушы бүләк-тавышны үз иҗатының төп коралы итеп кабул итте.
Берничә буын тыңлаучыларның кумиры, татар музыкасының ару-талуны белмәгән мәгърифәтчесе, татар халык җырларын популярлаштыручы буларак Илһам Шакиров гаять үзенчәлекле җырчы, олы сәхнәләр тамашачысының сөекле башкаручысы булды, һәм ул хәзер дә шушы югары дәрәҗәсен саклап килә.


Слайд 7 Ходай биргән…
... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан

Ходай биргән…	... Миңа үз гомеремдә ирләрдән һәм хатын-кызлардан күп җырчыларны тыңларга

күп җырчыларны тыңларга туры килде. Алар барысы да танылган

җырчылар иде, ләкин һәркайсы үзенә башка, бер – берсенә һич охшамаган талантлар иде. Мәгәр шушы күп төрлеләр арасыннан әкренләп кем дә булса берәү аерыла, тыңлаучы да күбрәк шуңа колак сала, шуның җырлавын көтә башлый...

Ул инде аны бик хаклы рәвештә бүтәннәрдән аера, чөнки нәкъ менә аның тавышында, моңында, җырында үзенә иң кирәкне, тансыкны, иң якын-кадерлене ишетә һәм бу “берәүнең” тыңлаучыны тәмам әсир иткән тылсымлы җыр-моң кодрәте аңа чын мәгнәсендә үлемсез дан-дәрәҗәне китерә дә инде.
Бүгенге көндә бу үлемсез шәрәфле данның иясе, әлбәттә, Илһам Шакиров! Ходай аңа шул данга лаеклы кодрәтне биргән, халык исә аны таныган һәм сайлаган...
Ә.Еники


Слайд 8 Тукай башыннан сыйпар иде.

Тукай башыннан сыйпар иде.


Кайвакыт, Тукай, дип әйтү җитә, Сәйдәш, дип, Яруллин, дип әйтү җитә. Халыкның уртак хисләрен бер йөрәккә, бер җанга туплаганнар алар. Илһам Шакиров шундыйлардан. Тыңлыйм, мине ул бик тиз җиремә кайтара, тарихыма кайтара, моңы, күңелнең уентыкларына кереп, язмышым буенча агарга тотына.
Илһам Шакиров – чын талант, халык улы. Тукай исән булса, башыннан сыйпар иде аның.
С.Хәким

Слайд 9 Илһамы булмаса...
Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм.

Илһамы булмаса...	Илһамның бөек җырчы икәнен таныйм, әмма шаккатмыйм. Мине шаккаттырган нәрсә

Мине шаккаттырган нәрсә татар дип аталган кавем. Заманында, аны

бетерергә дип, тамырына балта чабылган. Ләкин ул корымаган. Ничәмә гасыр буена аны талыйлар... Кайда саклана бу чаклы рухи хәзинә? Нидә татар рухының сихри чишмәсе? Шаккаткыч!Татарның Илһамы булмаса, шаккатыр идем.
Т.Миңнуллин

Слайд 10 Халкыбыз горурлыгы

Халкыбыз горурлыгы

Слайд 11
Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә

Илһамның миңа йогынтысы зур иде. Аңардан күп нәрсәгә өйрәндем. Җырларның

өйрәндем. Җырларның бик тирәндә яткан моңын ачарга, музыканың иң

нечкә хасиятләрен табарга өйрәтте ул.
Әлфия Авзалова


Илһам Шакиров, һичшиксез, легендар шәхес, татар музыка сәнгатендә олы вакыйга. Аның күп меңләгән, бәлки, миллионлаган тыңлаучының йөрәгенә үтеп керә торган бөек байлыгы – моң. Илһам Шакиров башкаруында татар моңы бөтен милләт вәкилләренә, һәр халыкка аңлашыла, ул халыкара төс ала.
З. Сөнгатуллина


Слайд 12 Илһам – халкыбызның илһамы ул
Илһам Шакиров гаять

Илһам – халкыбызның илһамы ул	Илһам Шакиров гаять халыкчан моңы, табигать

халыкчан моңы, табигать биргән кабатланмас тавышы белән тыңлаучыны моңландырып

кына калмый, ә үзенең иҗаты белән кешене дәртләндерә, гаять зур сынаулар үткән татар халкына рухи көч, киләчәккә өмет, үзенең яшәеше өчен омтылыш-куәт өсти. Илһам Шакиров үзенең кабатланмас иҗаты белән халкыбызга илһам бирә.

Ә илһамлы халык инде беркайчан да югалып, башын аска иеп, өметсезлеккә бирелми, сынмый-сыгылмый. Илһам Шакировның туган халкыбыз тормышындагы төп урыны әнә шул милләтебез рухын туктаусыз яшәтеп, яңартып, үстереп торуында.
Салават Фәтхетдинов


Слайд 13
Гәрәй Рәхим  “Юллаучы”

Алар безнең, яңа бу заманның,
Иң

Гәрәй Рәхим  “Юллаучы”Алар безнең, яңа бу заманның,Иң алдынгы сәнгать батыры-Шигърияттә 

алдынгы сәнгать батыры-
Шигърияттә  Тукай,
Музыкада Сәйдәш,
Сәхнәләрдә Илһам Шакиров.
Алар моңы безнең

иң-иң татлы,
Нечкә хисләр булып агыла.
Безнең рухны илтә бара алар
Алга, яңа чорлар ягына.
Чорлар белән чорлар арасында
Мосафирлар алар,юлаучы...
Сәхнә...
Җырны кайнар алкыш белән
Халык кат-кат ала чакырып,-
Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы,
Юллаучысы – Илһам Шакиров.



Флюра Низамова “Җыр мәңгелек”

Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,
Иң беренче кабат күргән кебек.
Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен
Хәтерегез алсын изге күреп!

Гади дә ул, кайчак бәлки ямьсез,-
Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген тоя алмый торып,
Бөеклеген аның аңламассың.

Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз: “Ул да фани...”
Тик бер өмет җанда – җыр мәңгелек!


Слайд 14 Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу

Тукай районы, Яңа бүләк авылында ИЛҺАМ чишмәсен ачу

Слайд 15
1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары»

1970 елда И.Шакировка 1968-1969 еллардагы «Татар халык җырлары» дигән концерт программасы

дигән концерт программасы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

бирелә.
Илһам Шакиров Россиянең Халык артисты, Татарстан Республикасының Халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәуләт премиясе лауреаты. 1986нчы елда “Халыклар дуслыгы” оредены белән бүләкләнгән.
2000 елда И.Шакиров Мәскәүдә Бөтенроссия «Алтын Апполон» премиясе белән бүләкләнә.


Бүләкләүләр


  • Имя файла: ilһam-shakirov.pptx
  • Количество просмотров: 164
  • Количество скачиваний: 3