Слайд 2
Фәнни – тикшеренү эшенең максаты:
Г.Тукайның татар әдәби телен
халык теленә якынайту өлкәсендәге эшчәнлеген өйрәнү;
Г.Тукай татар теленең сүзлек
хәзинәсе белән оста эш итә алуын ачыклау;
Г. Тукай чагыштыруларның төрле формаларын оста куллануны тикшерү.
Слайд 4
Полисемия күренеше Тукай өчен аеруча
характерлы.
Мәсәлән:
Җаннарым, күз нурларым, сез,
бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып, “во как!” дисез, мазлум мужиклар семьясы,-
(“Сайфия”.)
дигән өзектә семья сүзе тар мәгънәсендә гаилә сүзенең
синонимы гына түгел, бәлки бер сыйнфый төркемне,
хезмәт иясе массасын белдерү өчен. китерелгән
Слайд 5
Диалекталь сүзләр:
-Китте кушкан җиргә, атлап
адымын ире-ире („Шүрәле");
-кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр
(„Печән базары...");
Слайд 6
Гарәп-фарсы сүзләренең кайберләре
вакытлар үтү белән архаик формага
әйләнгән тәрәкъкый (прогресс),
җәһаләт (наданлык), тәгассеп ( фанатизм),
сәнә (ел), ваҗыптыр (тиештер),
сәма (күк), мәдәт (ярдәм), карья (авыл),
гасый (гөнаһлы), зольмәт (караңгылык),
икъбал (якты, киләчәк).
Слайд 7
Рус теленнән һәм рус теле аша кергән сүзләр:
закон, полиция, суд, юрист,
адвокат, театр, билет, арсенал,
бульвар,
һ.б.
Слайд 8
Иҗтимагый-политик төшенчәдә
йөргән сүзләр:
капитал, депутат, политика, конкуренция,
бюрократ, локаут, мещан һ.б.
Слайд 9
Фразеологик әйтелмәләрне Г. Тукай
бик актив
куллана.
Мәсәлән: ут йоту, милли агачларга
куну, күңелем
кошы, күз ату,
күкләрдән йолдыз чүпләү, мәкерләр
капчыгы, сәгадәт талы,
мәхәббәт кайчысы...
Слайд 10
Г. Тукай чагыштыруларның төрле
формаларын оста куллана.
Мәсәлән:
„Ашап яткан сорыкортка
кадалдым мисле
хәнҗәр мин"
(“Сорыкортларга”).
-Кузгалып китте вагон, җилдәй бара".
-„Ташбака төсле, вагон әкрен килә”
(“Печән базары...”).
Слайд 11
Сынландыру алымы да кулланыла:
Аглыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,
Аглый
кибеттән кәләпүшләр чыгып.
һәм аяк астында яткан тиреләр
Барча: „Ай мескен!"
дә, „ай мескен!"-диләр.
(„Печән базары...").