Слайд 2
Тәлгать Нәби улы Галиуллин — татар әдәбият тәнкыйтьчесе,
әдәбият галиме, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Ул 1938 елның 22
июлендә туган. 1956 – Казанга килеп КДУның тарих-филология факультетына укырга керә, 1961-1962 – шул ук факультетның татар теле кафедрасында ассистент. 1962 май - 1965 – СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында кече гыйльми хезмәткәр.
Слайд 3
1965 – Алабуга педагогика институтына күчерелә, татар, рус
әдәбияты буенча лекцияләр укый. 1967-1971 – институтның укыту һәм
фәнни эшләре буенча проректоры. 1970 – “Хәзерге татар поэзиясе һәм халык иҗаты” дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, доцент исеме ала. 1971 елдан Тәлгать Галиуллин – Алабуга педагогика институтының ректоры.
1981 - “1917-1941 елларда татар совет поэзиясендә социалистик реализм методының урнашуы һәм үсүе” дигән тема буенча докторлык диссертациясе яклый. 1983 – профессор дәрәҗәсен ала.
Слайд 5
Тәнкыйтьче буларак, матбугатта 60нчы еллар уртасында күренә башлый;
1964 – С.Хәким поэзиясендә халык авыз иҗаты традицияләре чагылышын
өйрәнүгә багышланган мәкаләсе басыла.(“Казан утлары”, №2) Соңрак “Балладаларыбыз турында”, “Поэманың барыр юллары”, “Шигъри ачышлар һәм югалтулар аша” мәкаләләре дөнья күрә. 60нчы еллар һәм 70нче еллар башы татар поэзиясенең төп үсеш тенденцияләрен өйрәнүгә багышланган бу тикшеренүләр соңыннан “Яңа үрләр яулаганда” һәм “Еллар юлга чакыра” исемле аерым җыентыкларында басыла.
Слайд 6
70нче елларда Тәлгать Галиуллин үзенең гыйльми һәм тәнкыйть
эшчәнлегендә төп игътибарны татар совет поэзиясенең сугышка кадәрге чорын
өйрәнүгә юнәлтә.
1982 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Безнең заман – үзе җыр” дигән китабы бүгенге көн татар поэзиясенең торышы-үсеше мәсьәләләренә багышланган.
1972 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Слайд 7
Геройлар:
Әнисә Асылбаева , Илдар – улы, Шәмсия Абраровна
– әнисе, Зәйнәп – әбисе, Ренал Абдулович –начальнигы, Миңнулла
абзый – биатасы, Надия Мирзанурова – дус кызы, Рөстәм Еникеев – ире, Марина – Шәмсиянең иптәш кызы, Мортаза – ире, Хатимә – аның 1 хатыны, Альбина – 2 кызы, Хәмит – аның ире, Карам Сәгъдиев – капитан, Ленар Сайганов – бандит, Петр Глухов – кече сержант, Артур Хузиханов – бандит, Рәшит – бер малай, Вәли Зәетович – мәктәп директоры, Саимә әби, Сакманов Сәет Ярулла улы, Зөлфия – хатыны, Фәридә – сөяркәсе, Замир – дусты, Нургали Ваһапов, Федор Борисович, Җирән, Мостафа Гаделев, Гаяров, Әхмәдиша карт, Нигъмәтуллин Хәлил Газизович...
Слайд 8
Рафаэль Габитов, Андрей, Мисхәт, Әлфия - хатыны, Халяпова
Хәдичә – дошманы, Рамил Вәлишин – профессор, Салих Гаяров
– полковник, Венера – хатыны, Шәүкәт, Алексей Тимофеевич – майор, Надеждина, Флера Гиззатовна, Валентина Ивановна, Альфред Геллер – Ватикан профессоры, Рамил Вәлишин – профессор, Мисхәт, Руслан Хурматович, Мисхәт Маликов, Алексей Владимирович, Фирая Симатова, Төркмән Пулат – Сәетнең дошманы, Зөфәр Робертович, Вильсур Садыйков, Гөлзирә - Замирның хатыны, Светлана – сөяркәсе, Полина - кызы, Степан Анатольевич Серебряков, Дамир Хаиров, Алҗфред, Сергей Александрович, Азамат Кадерметов.
Слайд 9
Нинди сөенеч, Әнисә, ниһаять, Казанга кайта. Казан каласына,
йөрәк парәсе – улы Илдар янына. Чит илдә ясалган
яшел машина, чибәр хуҗасының ихтыярына буйсынып, барча йортлары калай түбәле олы татар авылы яныннан элдертә.
Слайд 10
Пуля башсыз, мәнсез, аңа кем
гәүдәсенә , кайсы әгъзасына керсә дә барыбер. Ул –
явыз ниятне башкаручы, кеше гомерен өзүче кол гына. 441 б.
Слайд 11
Әни әйтмешли, бүре кебек ач, елан кебек ялангач
күренәләр. 442 б.
Слайд 12
Хәерле булсын, төнлә килеп керде килен, төнлә чыгып
китте. Төнге юллар я бик изге кешене, я бик
хәерсезне йөртә шул. 460б.
Слайд 13
Күпне күргән агач аны үз итте, рухын ныгытты.
Слайд 15
Әсәрнең темасы: мәңгелек тема. Яшәү һәм үлем, мәхәббәт
һәм нәфрәт һ.б.
Слайд 16
Әсәрдә күтәрелгән роблемалар: иҗтимагый, кеше проблемалары.
Слайд 17
Әсәрнең идеясе: әсәр үзәгендәге геройларның холык – фигыльләренең
нәтиҗәсен күрсәтелә. Заман үзгәрешләренә бәйле тормышыбызга әхлаксызлык, имансызлык үте
керү, аның сәбәпләре турында уйлану. Җинаять юлында йөргән кешеләр үз җәзаларын ала, ди ул.
Слайд 18
Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә килгәндә исә, ул чагыштыруларга, төрле
мәкаль-әйтемнәргә, фразеологик әйтемәләргә бик бай. Әсәр бик җиңел укыла,
теле шома.
Слайд 19
Тәнкыйть мәкаләләре
Әгъзәмов Ф. Колач киңәйгәндә // Социалистик Татарстан.
– 1978. 30 декабрь
Соловьева Л. Новое о татарской поэзии
// Народное образование. - 1981. №8
Мәһдиев М. Йөрәклеләр кирәк // Татарстан Яшьләре. – 1988. – 17 июль
Ганиев Ф., Мусин Ф. Тәнкыйтьче-педагог // Совет мәктәҗе. – 1988. - №7. – 56-57 б.
Юзиев Н. Бер тауда өч чишмә // Социалистик Татарстан. – 1988. – 28 июль.
Юзиев Н. Иҗат серләрен эзләүче галим // Галиуллин Т. Илһам чишмәләре. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1988. – 3-8 б.
Хафизов С. Печать о национальном мире. Очерк // Кызыл таң. – Уфа. – 1992. – 6 отябрь.
Галимуллин Ф. Ходай булсын ярдәмче // Ватаным Татарстан. – 1996. – 12 июль.