Слайд 2
Музей педагогикасы ул - тарихи истәлекләрне,материаль һәм рухи
культура байлыкларын саклау,өйрәнү һәм җиткерә торган фәнни-тикшеренү өлкәсе.
Балалар бакчасында
музей педагогикасы ул – балаларда чынбарлыкның кыйммәтен аңлап бәяли торган мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән тәрбия,белем бирү эшчәнлеге.
Музей тирәлегендә бала һәм олы кешенең үзара аралашуы, балаларның эзләнү, иҗат итү һәм тәрбия-белем бирү эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Шул максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында туган як тарихын өйрәнү музее оештырылды.
Слайд 3
Максат
-Балаларны туган ягыбыз тарихы үткәне,гореф-гадәтләре,йола-бәйрәмнәре белән таныштыру.
Балаларда
туган илгә,туган телгә мәхәббәт,әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый
сыйфатлар тәрбияләү.
Слайд 4
Бурычлары:
-Туган авыл, туган җир, туган ил төшенчәсен туган
як табигате белән бәйләп аңлату.
-Балаларны туган ягыбыз тарихы белән
таныштыру;
- Уеннар аша балаларны иҗади фикерләргә, уйлана белергә өйрәтү.
-Өлкәннәргә карата хөрмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтү.
-Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола бәйрәмнәрен өйрәнү;
-Туган җирнең табигатен сакларга өйрәтү;
-Балаларда туган илгә, туган телгә мәхәббәт һәм туган җирең белән горурлану хисләре тәрбияләү.
-Әдәплелек, инсафлылык, кешелеклелек һәм башка әхлакый сыйфатлар тәрбияләү;
-Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү;
-Милләтебезнең, туган җиребезнең тарихы белән кызыксындыру.
-Туган якка, туган телгә, җыр-моңга мәхәббәт уяту;
-Җырлы – биюле уеннарга, бишек җырларына кызыксыну уяту;
-Күренекле шәхесләр язучылар, дин әхелләре белән таныштыру
-Халкыбызның милли бизәкләре, көнкүреш җиһазлары белән таныштыру;
Слайд 5
Музейның шартлары:
Татар халкының милли культра мирасына игътибар күрсәтү
Белем
бирү эшчәнлегенең интегральләшкән булуы
Баланың танып-белү теләкләрен кәнагатьләндерү
Диалог
Баланың конкрет
эшчәнлеген оештыру.
Безнең туган як тарихын өйрәнү музеенда
Түбәндәге алымнар кулланыла:
-Күргәзмә
-уен
-сөйләм-аралашу
-эзләнү
-кызыклы шәхесләр белән очрашу, аралашу
- авыл халкы белән аралашу
-анкеталаштыру
Слайд 6
Яңа дәүләт тәлапләре нигезендә югары яшьтәге балаларның күзаллауларын
киңәйтү өчен, танып-белүгә кызыксынучанлыгын һәрдаим үстереп торырга кирәк. Бу
эш төрле-төрле алымнар һәм методикалар куллануны сорый.
Безнең балалар бакчасында балалар белән: “Нәүрүз”,”Эх,күңелле яшь чаклар”,”Аулак өй”,”Күңелем җәүһәрләре” кичәләре үтте.
Слайд 7
Әти-әниләр белән “Күңел бизәкләре”, “Туган җирем-туган йортым”, “Минем
шәҗәрәм” дигән әңгәмәләр оештырылды. Балалар кече яшьтән шуны белеп
үссен өчен,әти- әниләр берсеннән – берсе зәвыклы, иҗади,мәгънәле шәҗәрәләр төзеделәр.
Өзелмәсен нәсел шәҗәрәсе
Үтсә дә күп еллар, гасырлар
Безне онытмыйча киләчәктә
Дога белән искә алсыннар.
Слайд 8
Бакчабыз музеенда “Дәү әнидә” дигән түгәрәк эше алып
барыла.
Балалар белән түбәндәге әңгәмәләр үткәрелә:
“Туган ягыбызның чишмәләре”, “Авылыбыз
мәчетләре”, “Тел күрке сүз”,”Әбием киңәшләре”, “Шифалы үләннәр”,”Исемең матур кемнәр кушкан”,”Безнең тамырлар”,”Һәр чәчәкнең-үз исе,һәр халыкның-үз төсе”.
Слайд 9
Бармак, җырлы-биюле уеннар “Наза”,”Чума үрдәк-чума каз”,”Талы-талы”,”Мендәр
салыш” аша балаларда авылыбызның тарихы, табигать турындагы белемнәре артты.
Дәү әнинең биргән үгет-нәсыйхәтләре балалар күңелендә тирән эз калдырды.
Слайд 10
Халкыбызның рухи мирасын китаплардан гына түгел,
ә бәлки:
“Күңелем җәүһәрләре”, “Китмик әле яшьлектән”,”Бер картлыкта-бер
яшьлектә”,”Эх,күңелле яшь чаклар” дигән кичәләр үткәреп үзебезнең төбәкнең табигатен,милли гореф-гадәтләрен,көнкүрешен өйрәнеп тормышка якынрак килергә,әби-бабай,әти-әниләребезнең әхлакый тәртип-кагыйдәләрен барларга мөмкинчелек тудыра.
Слайд 11
Татар халкы-шигъри,чынбарлыктагы хәл-әхвәлләргә, моң-авазларга карата гаҗәеп сизгер халык.Шулай
ук балаларның үз авыз иҗатлары да – гүзәл хисләр
тәрбияләүдә берни белән алыштыргысыз бай хәзинә. Әнә шуны һәрдаим истә тотарга, күңел кыңгырауларына ешрак кагылырга, фольклор кичәләренең эчтәлеген гел яңартып торырга кирәк. Безнең балалар бакчасында инде шактый еллар сабыйларны туган телгә-ана телебезгә өйрәтү эше алып барыла. Бу изге эштә милләтебезнең байлыгы булган татар халык фольклоры-бишек җырлары, такмаклар, такмазалар,әйтемнәр, санамышлар, сынамышлар һәрчак ярдәмгә килә. Милли бәйрәмнәрнең һәркайсында халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, матур йолалары,җыр-бию,уен-көлке чагыла.
Куренекле шәхесләрне искә алу,аларны олылау хөрмәтеннән “И,туган тел,и матур тел”, “Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне”,”Бер күрешү-үзе бер гомер” кичәләре олылар һәм балалар күңелендә тирән урын алды.
Слайд 12
Татар балалар фольклорында хәрәкәтле уеннарга зур урын бирелгән,чөнки
“Хәрәкәттә бәрәкәт” ди халык.
Онытылып килүче: “Күз бәйләш”, “Йөзек салышлы”,”Кул
сугышлы”,”Әтәч”,“Качышлы “, “Әбәкле” кебек уеннарны бакчабызда күбрәк уйнарга тырышабыз. Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларның рухи хәзинәсен белергә тиеш. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешербез.
Слайд 13
Татар халкының милли бизәкләре,моңлы җырлары, мөнәҗәтләре көнкүрештә кулланылган
җиһазлары белән таныштыру,балаларда үз халкың белән горурлану хисләре тәрбияли.
Балалар белән үткәрелгән: “Лампа яктысында”,”Мәтрүшкәле чәй” ,” Күңел бизәкләре” кич утыру уеннары моның ачык дәлиле.
Слайд 14
Балачак чоры -үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә
матур,үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары-яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып
чыккан яшь үсенте сыман,нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “Балалар фольклоры” диеп йөртәбез.Халкыбызның фольклор әсәрләрен өйрәнү максатыннан бакчабызда күренекле шәхесләр белән очрашулар,иҗади бәйгеләрдә катнашулар еш булып тора.
Слайд 15
Туган телне саклау һәм үстерү – көнүзәк мәсьәлә,
чөнки телнең яшәеше, үсеше халыкның аны көндәлек тормышта ни
дәрәҗәдә куллануына бәйле. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә. Безнең балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы буенча, иң кечкенәләрнең беренче төркеменнән башлап, авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй – фикерләрен тиешле эзлеклелектә һәм бәйләнешле итеп сөйли белүләренә ирешү, туган телнең матурлыгын, аһәңлелеген тоя – күрә белергә өйрәтү максаты куелган. Шушы максатларга ирешү өчен без музей-педагогикасына игътибар итәбез һәм кулланабыз.