Слайд 2
“Балага нидидер билгеле булмаган биш сүз өйрәтегез,ул аларны
хәтердә калдырыр өчен бик озак һәм заяга вакыт үткәрер,
әгәр егерме биш шундый сүзне рәсем белән бәйләп өйрәтсәк-бу күпкә җиңелрәк , тизрәк һәм отышлырак булыр...”
К.Д.Ушинский
«Учите ребёнка каким-нибудь пяти
неизвестным ему словам, и он будет
долго и напрасно мучиться над ними,
но свяжите с картинками двадцать
таких слов – и ребёнок усвоит их на лету…»
К.Д.Ушинский
Слайд 3
Күрсәтмәлелек модельләрен куллану :
- монологик сөйләм үстерү максатында
төрле символлар, пиктограммалар, схемалар куллану- истә калдыруны җиңеләйтә, хәтерне
арттыра, гомумән, балаларның уйлап сөйләү эшчәнлеген үстерә.
Слайд 4
Мнемотехника
(грек теленнән тәрҗемә иткәндә, «истә калдыру, хәтер үстерү
технологиясе» дигәнне аңлата)
Ул балаларның әйләнә-тирә мохит, табигать күренешләре турындагы
белемнәрен тирәнәйтү, баету, хикәянең эчтәлеген яхшылап истә калдыру, әлбәттә, бәйләнешле сөйләм үстерү өлкәсендә кулланылучы методлар һәм алымнар системасы.
Слайд 5
Күрсәтмә модельләштерү технологиясенең бурычлары :
- Монологик сөйләмне үстерү,
актив сүзлек запасын баету, яңа сүз ясау күнекмәләрен ныгыту,
сөйләмдә төрле җөмлә конструкцияләре куллануны формалаштыру һәм камилләштерү, предметларны тасвирлау һәм чагыштыру, хикәя төзү;
– күзаллау, игътибарлылык, фикер эшчәнлеген, ишетеп һәм күреп сөйләү эшчәнлеген үстерү;
– балаларның кече моторикасын үстерү.
Слайд 6
Ул аерым бер информация тупланган схема. Аның асылы
шунда:һәр сүз яки кечкенә сүзтезмәгә аерым рәсем (картина) уйлана;
шулай итеп текст схематик рәвештә «языла», әлеге схема-рәсемгә карап, бала информацияне җиңел генә истә калдыра.
Мнемотаблица
Слайд 7
Мнемотаблицалар:
сөйләм телен үстерү буенча дидактик материал булып
тора;
аларны сүлек запасын баетканда һәм сөйләм телен үстергәндә
кулланырга мөмкин;
хикәя төзегәндә һәм эчтәлек сөйләгәндә шигырь ятлаганда һәм табышмакларга җаваплар эзләгәндә кулланырга мөмкин.
Слайд 8
Мнемошакмак
Мнемоюллар
Мнемотехника структурасы
Мнемотаблица
Слайд 9
Тасвирлау хикәясе төзү-
ул монологик сөйләмнең иң авыр
төре.
Предмет турында сөйләү өчен, аны аңларга кирәк,
ә аңлау- ул анализлау. Әлеге эш бала өчен бик авыр бирелә. Монда баланы предметның билгеләрен аера өйрәтергә кирәк.
Слайд 12
Шигырьләр
Шигырь өстендә эш этаплары:
1. Тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп
укый.
2. Балага бу шигырьне ятларга кирәклеге әйтелә һәм, мнемотаблицага таянып,
икенче мәртәбә укыла.
3. Төп фикерне ачыкларга ярдәм итү максатыннан, тәрбияче балага шигырь эчтәлеге буенча сораулар бирә.
4. Тәрбияче авыр аңлаешлы сүзләрне балага аңлата.
5. Шигырьнең һәрбер юлы аерым укыла. Бала мнемотаблицага таянып, аны кабатлый.
6. Бала мнемотаблицага таянып шигырьне сөйли.
Туп.
Әминә елый үкереп,
Тубым суга төште, дип.
-Чү, Әминә, елама,
Туп батмый ул елгада.
Ә. Бикчәнтәева
Слайд 14
.
Яз килде, кояш көлде.
Дөньяга
нур бөркелде.
Агачлар уяндылар,
Барысы да куандылар
Слайд 16
Җырлар өйрәткәндә дә кулланырга мөмкин
Слайд 17
Эчтәлек сөйләү
мнемотаблицалар ярдәмендә сөйләгәндә, балалар барлык анда
катнашучыларны күрәләр, үзләренең сөйләмнәрендә җөмлә төзелешенә игътибар итеп (җөмләне
дөрес итеп төзеп), билгеле бер эзлеклелекне саклап сөйлиләр.
Слайд 20
Нәтиҗә
Мнемосхемалар һәм мнемотаблицалар куллану буенча йомгаклау сүзе:
Сүзлек
байлыгы гына артмый, ә әйләнә-тирә мохит турында белемнәре киңәя.
Сөйләп
бирү теләге уяна, бала бу эшнең авыр түгеллеген аңлый.
Шигырь ятлау-бер уенга әверелә. Бу балаларга бик ошый.
Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм телен үстерү эшендә бик отышлы алым.
Истә тотарга кирәк! Баланың сөйләм үсеше дәрәҗәсе,аның сүзлек байлыгына бәйле. Бу юнәлештә ясалган берничә адым, мәктәпкәчә яшьтәге баланың сөйләмен үстерергә ярдәм итә.