сөйләм –
мәгънәсе, төзелеше һәм темасы туры килгән бербөтен
өзек.
Бәйләнешле сөйләмнең төп юнәлеше – диалог һәм монолог ярдәмендә аралашу.
(театрлаштырылган, дидактик һәм хәрэкәтле уеннар) ; махсус оештырылган чаралар; сүзле-биремнәр.
Балалар бакчасында аралашу түбәндәге алымнардан тора:
бергәләп сөйләү (бала һәм тәрбияче) ;
Үрнәк хикәя, эчтәлеге, төзелешебелән бер булган хикәя төзү, өлешчә төзү, модельләштерү, балалар сөйләгән хикәягә бәя бирү.
Балаларның яшь һәм психик үзенчәлекләрен истә тоту. Төп мәгънәсе булып балалар бакчасында планлаштырган хикәяләр төре күздә тотыла.
Слайд 3
Балалар өчен хикәяләр төре:
1. Кабул итеп сөйләү: уенчыкны
тасвирлау әйберләр, күренешләр, рәсемнәр;
2. Хәтер буенча сөйләү: тәҗрибә аша
(Бала үзе һәм күмәк); Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү.
3. Күзаллап сөйләү.
Бәйләнешле сөйләм теле әкренләп уйлау, фикерләү, эшчәнлекне катлауландыру, тирә –юньдәге кешеләр белән аралашу ярдәмендә барлыкка килә. Бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен мин мнемотехника, мнемосхемалар, мнемотаблицалар кулланам.
–
гарәпчә – “ хәтер сәньгате ” дип атала. Бу
алымны кулланганда балалар хикәяләр, шигырьләр, тирэ- юньдәге күренешләр ярдәмендә хәтердә уелып кала. Хәзерге тиз үзгәрүчән кешелек дөньясында бу алымнар, белемне каян алырга һәм ничек куллана белергә ярдәм итә һәм мнемотехник алым балалар бакчасында актуаль тема булып кала.
Бурычлар:
– балаларның бәйләнешле диалогик сөйләмнәрен үстерү;
– берәр нәрсә белән охшаш, бердәй булган предметлар, күренешләр, таныш әкиятләр, шигырьләр, мнемотаблицалар аша үстерү;
– авазларның дөрес әйтелеше;
– акыл һәм фикерләүне, күзәтүчәнлекне,чагыштыра белүне, хас узенчәлекләре булган билгеләре аша үстерү;
– фикерләүне, ихтибарны, күзаллауны, хэтерне ныгыту…
Слайд 5
Бу алымны кулланганда иң
беренче чиратта, баланың ничек итеп мәгълүматны ничек кабул итүенә
һәм камилләштерүенә игътибарны юнәлтергә кирәк: сизү, күрү, сиземләү, тою, ишетү, тәм сизү кебек психик процесслар керә.
Беренчедән, балаларда мәгьлүматьне истә калдыру күнекмәләрен формалаштырырга.
Бу таблицаларны куллану ике фактордан тора, бәйләнешле сөйләмдә алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән;
–күрсәтмәлелек – балалалар рәсем һәм предметларнын, аларга хас булган үзенчәлекле якларын күрә белүдә, куллануда ярдәм итә.
- схеманың бер – бер артлы төзелеше , алдагы өлешнен дәвамы булып тора.
Слайд 6
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүдә курсәтмә модельләштерүнең өстенлеге :
– мәктәпкәчә яшьтәге бала бик тиз үзгәрүчән һәм
җиңел бирелә, әмма сөйләм теле авыр булган балаларда тиз аручанлык һәм кызыксыну сыйфатлары югала. Хәзерге вакытта бу алым балада зур кызыксыну уята һәм проблеманы хәл итәргә булыша;
– бу хэлне чишү өчен символик охшашлык билгесе эшне җиңеләйтә һәм хәтердә калдыруны тизләтә, материалны үзләштерүне формалаштыра. Өйрәнгәндә – язу, рәсем ясау сызымнар диаграммалар бик мөһим;
–график рәсемнәр ярдәмендә без балаларны иң мөһимен күрә һәм таный белергә өйрәтәбез, алган белемнәрен системалаштырабыз.
Слайд 7
Мнемотехника алымнарын кулланганда балаларга иң элек таныш булган
әкият, хикәя, шигырьләрдән башларга кирәк, шул вакытта гына бәйләнешле
сөйләм барлыкка килә. Беренче булып таблицаны тәрбияче ясый.
Мнемотаблица белән эш тәртибе:
1. Рәсемдә нәрсә сүрәтләнгән?. Нинди әкият яшерелгән? Сез күрсәткән геройларга ихтибар итү.
2. Рәсемгә карап бала хикәянең эчтәлеген сөйли (үрнәк). Авырыксынган балага ярдәм итү.
3. Мнемотаблица төзегәндә бала әкияткә хас булган рәсемнәрне урнаштырганны күреп өйрәнергә тиеш. Таблицада – төп геройлар һәм бер – бер артлы хэрэкэте күренә. Таблицадагы өлешләр баланың яшь үзенчәлекләрен, әкият яки хикәянең эчтәлеген исәпкә алып төзелә: кечкенәләр өчен 4 яки 9 өлеш; бала үсә барган саен, баланың белем байлыгын исәпкә алып төзелә.
Слайд 8
Әкият «Ике саран аю баласы»
Мнемотаблица буенча эш:
Мнемотаблица кулланып әкиятнең эчтәлеген сөйләү.
Слайд 9
Мнемотаблицаны уеннарда куллану:
1. Рәсемнәрне истә калганча
тезү
2. Темасына хас булган рәсемнәрне генә башка рәсемнәр арасыннан
сайлап ала белү;
3. Төшеп калган рэсемнең урынын дөрес билгеләү;
4. Артык рәсемне таба белү;
5. Эчтәлеген укыганнан соң бер – берартлы тезелгән рәсемнәр арасындагы хатаны таба белү;
6. Ике вакыйганы чишү (ике өлешкә киселеп куелган мнемотаблица) ;
7. Уен: «Кирәкле рәсемне күрсәт». Тәрбияче бер өзекне укый, бала эзләп табып күрсәтә.
Слайд 10
« Уенчыклар» темасы буенча хикәя
төзү
1. Уенчык нинди төстә?
2. Уенчык нинди формада?
3. Уенчык нинди
зурлыкта?
4. Уенчык нинди өлешләрдән тора?
5. Уенчык нәрсәдән ясалган?
6. Бу уенчык белән ничек уйнарга була?
Слайд 11
«Уенчыклар» темасына
тасвирлап хикәя төзү
«Курчак»
«Бу – курчак Алинә. Аны кибеттән сатып
алганнар.
Курчак резинадан ясалган. Курчакның башы, муены, гәүдәсе, аяк – куллары бар.
Курчак матур , купшы киенгән. Аның остендә кызыл күлмәк, аягында ак түфли.
Курчак Алинә – уенчык. Аның белән уйныйлар.
Курчак белән сак уйнарга кирәк.
«Машина»
«Минем иң яраткан уенчыгым - машина.
Ул ачык – кызыл төстә, турыпочмак формасында. Минем йөк машинам бик зур түгел. Аның читэне, кабинасы, тәгәрмәчләре,яктырткычлары бар.Аның кабинасында руль, урындыгы бар. Машинаның кабинасы тимердән ясалган - , тәгәрмәчләре резиннан, тәрәзләре пыяладан, урындыгы - күннән.
Мин бик яратам үземне шофер итеп йөк машинасында йөрүемне, ватылса төзәтеп, чиста итеп йөртүемне күзалдына китерәм,
Слайд 12
« Көз » турында хикәя төзү
1. Кояш.
2. Яңгыр
.
3.Агачлардагы яфракларның төсләре үзгәрә.
4. Хайваннар кышка әзерләнә.'
5. Кошлар җылы
якка китәләр.
6.Кешеләр көзге уңыш, яшелчә һәм җиләк – җимешләр җыялар.
Слайд 13
Көз җитте. Кояш нык яктырта, салкынайды.
Еш яңгырлар ява. Агачлардагы яфраклар кызгылт- сары төскә керә.
Хайваннар кышка әзерләнә.Кошлар җылы якларга китәләр. Кешеләр кырдагы, бакчалардагы уңышларны, яшелчә, җиләк – җимешләрне җыялар.
Слайд 14
Эчтәлекле рәсемнәргә карап хикәя төзү.
1.Рәсемне карау,
тасвирлау.
2. Рәсемгә карап хикәянең башы, уртасы һәм
азагы төзелә.
3.Балаларның җаваплары тәрбияче ярдәмендә тулы бер хикәягә әверелә .
Чагыштырмача сораулар:
Алинә помидор үсентеләрен елның кайсы фасылында утыртты?
Алинә үсентеләрне ничек карап устерде?
Елның кайсы вакытында үсентеләр чәчәк аттылар?
Үсентеләрнең ботагындагы җимешләрдә нинди үзгәрешләр күренде?
Яз көне Алинә бакчадагы җирне казып помидор
үсентеләрен утыртты. Алинә һәр көн иртән яшь үсентеләргә җылы су сипте. Җылы кояш нурлары астында яшел үсентеләр бик тиз көч алып, өскә таба үрмәләделәр. Җәй көне Алинә үсентеләрнең үсеп, чәчәк атуларын курде. Берничә көннән юан ботаклардагы чәчәкләрдән яшел помидорлар барлыкка килде.Җәй азагына яшел помидорлар кызардылар. Көннәрдән беркөнне Алинә бакчага чыгып бер чиләк пешкэн помидорлар җыеп керде..Алинә бик зур уңыш үстереп алды!
Слайд 16
Һөнәрләр турында тасвирлап хикәя төзү.
Һөнәрләрнең исеме (
Бу кем?)
Эш урыны ( Кайда эшли?)
Бу һөнәр иясе
нинди эш башкара?
Нинди эш башкара эштә?
Эш өчен нәрсәләр кирәк аңа?
Нинди эш кораллары кирәк аңа?)
Слайд 17
Бу сатучы. Сатучы кибеттә эшли(супермаркет, универсам).Ул
азык - төлек, кием, җиһазлар сата. Кибеттә эшләү өчен
үлчәү, касса, азык – төлекләр, киемнәр кирәк.
Слайд 18
Заучивание текста песни «Дед Мороз»
Дед Мороз, Дед Мороз
Деткам
ёлочку принёс
А на ней фонарики
Золотые шарики.
Дед Мороз, Дед Мороз
Деткам
сладости принес
Вафли ароматные
И конфеты мятные.
Слайд 19
Табышмаклар белән эш, табышмаклар төзү.
Туп түгел, түгәрәк Сары,
ләкин кояш түгел. Койрыклы, ләкин тычкан түгел.
Слайд 20
Рәсемгә карап хикәя төзү
Кыш килде. Күп итеп кар
яуды. Алмаз белән Алия.тау шуарга уйладылар Алар җылы киемнәрен
киеп (санап китәләр, этне алып (балалар өстәмә рәсемнәр ярдәмендә үзләре өстиләр) Чананы эткә тагып алар таудан шуа башладылар. Кинәт кенә каршыларына ике песи йөгереп чыга.. Эт (Акбай) песиләрне күрүгә песиләр артыннан чаба башлады . Кинәт чана әйләнеп, балалар карга чумдылар.Ләкин аларга бик күңелле булды, ә песиләр качтылар..