күрә аның өчен кармак таягы гына түгел, әүвәл балыкларның
үзләре турында белергә кирәк.Һәр балык яшәү шартларына карап төрле төстә һәм формада була.
Суүсемнәрдә яшәүче балыкларның тәннрендә таплар яки аркылы сызык юллар була. Аларны суүсем янында тиз генә күреп алуы кыен. Мондый балыкларга алабуга, чуртан керә. Су өстендәрәк яшәүче балыкларның төсләре якты була һәм алар бик тиз йөзәләр. Тәннәренең өске яклары караңгы, су өстеннән караганда күренмиләр дә. Ә ян -яклары һәм корсакларының көмеш сыман булуы аларны су астыннан караганда күрсәтми. Мәсәлән,чабак .
Балыклар койрыклары ярдәмендә хәрәкәтләнә.
Кайбер балыкларга судагы кислородның күп булуы кирәк, ә кайсыберләре исә аз кислород белән канәгатьләнә. Мәсәлән,табан яки кәрәкә (карась) һәм карабалык (линь) суүсемнәр баскан күлләрдә дә яши ала.
Балыклар уылдык чәчеп үрчи. Һәм шул уылдыклардан нәни балыклар килеп чыга. Нәни балыкның ничек дөньяга килүе суның температурасына бәйле. Җылы суда алар тизрәк үрчи. Мәсәлән,чуртан су җылылыгы 6 градустан ким булмаса гына уылдыгын чәчә, корбанга (лещ) -12 градус, кәрәкәгә 12-14 градус җылылык кирәк.
Балыкларның күзләре бик яхшы күрә. Шулай ук кайберләренең капшап сизү һәм ис сизү органнары да көчле үскән. Мондыйларга җәен (сом) һәм шулаба яки шалебы (налим) керә. Шуңа күрә кармакка эләктергән җимдә дә, яр буенда да ят ис булырга тиеш түгел.
Өстәвенә балыкларның колаклары да яхшы ишетә.
Әүвәл балыклар турында.