Слайд 2
Укучылардан алынган сорау-җавап нәтиҗәләре
Сорау: Мәктәптән кайтып керүгә әти-әниләрең
синнән нәрсә турында сорыйлар?
Иң киң таралган җаваплар:
Бүген нинди билге
алдың?
(18 укучы)
Мәктәптә нинди хәлләр?
( 3 укучы)
Дәресләр ничек үтте? (11 укучы)
Дневнигыңны күрсәт! (7 укучы)
Слайд 3
Сорау:
Мәктәптән кайткач син нәрсә белән шөгылләнәсең?
Җаваплар:
-
Дәрес хәзерлим (26 кеше)
- Ял итәм ( 13
кеше)
- Компьютерда уйныйм яки телевизор карыйм( 1 кеше)
- йоклыйм, әти-әниемә булышам (10 кеше)
Сорау :
Дәрес хәзерләргә үзең утырасыңмы яки мәҗбүр итәләрме?
Җаваплар:
- үзем ( 27 кеше)
-мәҗбүр итәләр, искә төшерәләр ( 8 кеше)
Сорау :
Өйдә дәрес хәзерләргә сиңа кем булыша?
Җаваплар :
Әти-әнием ( 8 кеше)
Беркем дә булышмый (27 кеше)
интернет (7 кеше)
Слайд 4
Сорау:
Дәрес хәзерләгәндә ничек булышалар?
Җаваплар:
- аңлаталар, аңларга
булышалар
( 13 кеше)
Кайбер белмәгәнне әйтеп җибәрәләр ( 13 кеше)
тикшерәләр ( 11 кеше)
чишәләр, миңа укып күрсәтәләр (5 кеше)
Сорау:
Синең өйдә гел дәрес хәзерли торган махсус урының бармы?
Җаваплар:
- әйе ( 32 кеше)
- юк ( 2 кеше)
Сорау:
Син өй эшен ничә сәгать эшлисең?
Җаваплар:
1 сәг. ( 1 кл.-1;2 кл.-1;9 кл.-3;5 кл.-2;6 кл.-1 ) 8 кеше
2 сәг. (3 кл.-2;4 кл.-2;5кл.-3;6кл.-3;7кл.-1;8кл.-5;9 кл.-3) 22 кеше
3 сәг. (5кл.-1; 6кл.-1) 2 кеше
- 4 сәг. һәм күбрәк( 7кл.-1;1кл.-1) 2 кеше
Слайд 5
Сорау:
Син өй эшен кайсы предметтан үзең генә
җиңел башкарасың?
Җаваплар:
Әдәби уку,әйләнә-тирә дөнья, литература,тарих
Сорау:
Сиңа кайсы предметтан
дәрес хәзерләве авыр?
Җаваплар:
- алгебра, геометрия, английский язык, химия
Сорау: Синең өйгә бирелгән эшләрне бер дә хәзерләмичә килгән вакытың булгалыймы?
Ответ:
әйе (6 кеше)
юк (16 кеше)
кайвакыт ( 14 кеше)
Слайд 6
Сорау:
Син мәктәптән икеле белән кайтсаң, әти-әниең сиңа
карата нинди мөнәсәбәттә булалар?
Җаваплар:
ачуланалар (10 кеше)
нотация укыйлар (6
кеше)
төзәтергә кушалар (20 кеше)
- кычкыралар (0 кеше)
җәза бирәләр:
ятларга мәҗбүр итәләр, телевизор карарга рөхсәт итмиләр(3 кеше), телефонны алып куялар,урамга чыгармыйлар, кыйныйлар.
Слайд 7
Сорау:
Син ни өчен укыйсың?
Җаваплар:
яхшы белем
алу өчен(25 кеше)
- яхшы профессияле кеше булу өчен (
16 кеше)
- ВУЗ га керү өчен,әти-әниемне борчыйсым килмәгәнгә, чөнки мәҗбүр итәләр (7 кеше)
Сорау:
Үзеңнең уңышларыңны син ничек бәялисең?
Җавап:
- яхшы ( 13 кеше)
- нормаль ( 10 кеше)
- начар ( 3 кеше)
- тагы да яхшырак булдыра алам (11 кеше)
Слайд 8
Мәктәптә уку –бала тормышында катлаулы һәм җаваплы чор.
Һәрбер әти-әни баласының мәктәптә яхшы укуын тели. Мәктәп һәм
гаиләнең үзара хезмәттәшлек итүе – иң төп вазыйфа.
Слайд 9
Балага ярдәм итү өч төп юнәлештә барырга тиеш:
Укучыга
өй эшен хәзерләү өчен кирәкле шартлар тудыру
Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү
Әти-әниләр
тарафыннан аңлы контроль булдыру
Слайд 10
Төгәл эш бүленеше – ул теләсә нинди эшнең
нигезе
Бала дәрес хәзерләргә бер үк вакытта, бер үк сәгатьтә
утырырга тиеш
Һәр көнне китап укуны көндәлек режимга кертергә кирәк
Буш вакытны баланың организмына файдалы итеп оештырырга
Слайд 11
Укучының эш урыны
Эш урыны һәрвакыт бер урында булырга
тиеш
Яктылык сул яктан төшәргә тиеш
Уку әсбаплары билгеле бер тәртиптә
булсын
Мебель баланың яшенә туры килсен:
1. өстәл һәм урындык биеклеге аермасы – 21см дан 27 см.
2. күз белән өстәл өстенең арасы—35 см
3. күкрәк читлеге белән өстәл арасы йодрык киңлегендә булсын.
4. аяклар идәнгә тиеп торырга тиеш.
5. терәксез урындык баланы бик тиз ялыктыра, шунлыктан табуреткалар кулланырга киңәш ителми.
Слайд 12
Дәрес хәзерләү вакытының дәвамчанлыгы
1 класста - 1
сәгатькә кадәр;
2 класста - 1,5 сәгать;
3-5
класста - 2 сәгать;
6-7 класста - 2,5 сәгатькә кадәр;
8-9 класста - 3 сәгать;
Слайд 13
Мәҗбүри дәрес хәзерләү күнекмәсе
булдыру
тәрәзә артында нинди генә матур көн булса
да,
телевизордан нинди генә кызыклы тапшырулар барса да,
кайдан нинди генә кунаклар килсә дә,
кыска гына итеп әйткәндә, ни генә булса да, - дәресләр һәрвакыт эшләнергә һәм яхшы итеп эшләнергә тиеш.
Слайд 14
Баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү
Әти-әниләрнең хаталары:
Баласыннан артыкны өмет
итү
Ярдәм һәм контрольнең бөтенләй булмавы
Дөрес балансны ничек саклап
калырга?
Өй эшләрен сыйфатлы итеп үтәүне, балага әкренләп ярдәм итүдән башлап, аны контрольлек итүгә күчү
Слайд 15
Баланың мөстәкыйльлеген үстерү
– аларның киләчәген кайгырту ул
Укучының мөстәкыйль эш күнекмәләре:
Хәзерлисе өй
эше күләмен күз алдына китерү, яки көндәлектән карау;
Өй эшен үтәү тәртибен планлаштыру: башта нишли, аннан соң нишләргә һ.б.;
Вакытны бүлү (теге яки бу биремне үтәү өчен күпме вакыт китә);
Бу биремне үтәү өчен нинди бурыч куелганын аңлау;
Бу бурычны үтәү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләрне куллану;
Кыенлыклар килеп чыкканда сиңа ярдәм итүче эш алгоритмын күз алдыңа китерү.
Слайд 16
Баланың уңышлылык хисләрен ничек итеп булдыру?
Баланың уңышларына һәм
хаталарына дөрес якын килегез
Үзегезнең эмоциональ хәлегезне яки нинди хәлдә
икәнлегезне онытмагыз
Слайд 17
Әгәр балагызга чынлап та ярдәм итәргә уйласагыз
Өйгә бирелгән
эшләрне бала белән бергә үтәгез, аның өчен үзегез язып
яки эшләп бирмәгез.
Өй эшен намуслы башкару, дәрестәге биремнәрне яхшы итеп үтәүгә ярдәм итә икәнлеген төшендерергә тырышыгыз.
Мәктәптә бирелгән биремнәрне системалы башкарырга өйрәтегез, ә кирәкмәс өстәмә эшләр белән башын әйләндермәгез.
Тыныч кына булышыгыз, сабыр булырга тырышыгыз, вакытыгызны жәлләмәгез.
Беркайчан авыр биремнән башламагыз, акрынлап авыррак бирем үтәүгә күчегез.
Алдагы биремне уңышлы үтәгәннән соң гына калаулырагына күчегез.
Хаталарын вакытында төзәтергә тырышыгыз.
Бала белән эшегезнең нәтиҗәсен күрәсегез килсә, эшне системалы алып барыгыз.
Слайд 18
Өйгә бирелгән эшне үтәүгә контрольлек
Контроль системалы булырга тиеш.
Таләп
итү белән балага хөрмәт янәшә йөрсен.
Түземле булыгыз:
Балагызны башка балалар
белән чагыштырмагыз.
Әз генә уңышын күрсәгез дә мактап җибәрегез.
Бирелгән биремне игътибар белән укуын көтегез.
Дәреслек материалының эчтәлеген җентекләп аңлавына инаныгыз.
Игътибарлылыгын үстерегез.
Башлаган эшен ахыргача эшләп бетерүен формалаштырыгыз.
Баланың сорауларын җавапсыз калдырмагыз.
Энциклопедияләр, словарь һәм справочниклар сатып алуга акчагызны жәлләмәгез.
Логик уеннар уйнагыз. Балалар өчен нәшер ителә торган газета-журналларга язылыгыз.
10. Сәләтләрен камилләштерергә булышыгыз.
Слайд 19
Сезнең кем беләндер дәрес хәзерләргә, кемгәдер үсәргә ярдәм
итеп була торган шундый бәхетегез бар икән, Сез шуңа
сөенегез