Слайд 2
Максат:
1) Кошлар турында балаларның белемнәрен тирәнәйтү, йомгаклау.
2)Канатлы
дусларыбызга мәхаббәт, игътибарлылык тәрбияләү.
3)Кошларны сакларга кирәклеге турында аңлату.
Слайд 3
Кошлар – яз хэбэрчелэре
Март
– язның беренче ае : уяну, сафлану ае. Бу
ай яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Бүгенге бәйрәмне канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти. Кошлардан башка табигать җансыз.Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр. Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.
Слайд 4
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган
– үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар,
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Килсен әйдә, килсеннәр,
Без – дуслары кошларның,
Оялар куйдык, керсеннәр,
Бүләге, дип дусларның.
Һәр җирен тикшереп кат – кат
Оялар сайласыннар.
Сайрасыннар безне мактап,
Шатланып сайрасыннар.
Слайд 5
Кошлар ничек файда китерәләр...
Кимерүчеләрне юк итәләр:
Колаклы ябалак 1 көндә 10 кыр тычканы ашый,ә
торымтай 1 айда 100 кимерүчене юк итә.
2. Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр: Бер сыерчык гаиләсе 1 көндә 350 гусеницаны юк итә,
ә күке бер җәй эчендә 270 мең зарарлы бөҗәк юк итә.
3. Үсемлекләрне серкәләндерәләр: Колибри
4. Кешеләргә һәм башка хайваннарга азык булып торалар:
Кешеләр тавык, каз итен яратып ашыйлар, йомырка кулланалар
Еланнар һәм башка хайваннаркошлар белән тукланалар.
Слайд 6
Моны белү кызык.Кошлар турында кызыклы фактлар.
Хәзерге вакытта җир
йөзендә 8600 төрдәге кош бар ,ә анарның гомуми саны
100 миллиард чамасы.
Русия территориясендә кошларның750 төре бар.
Песнәк балаларын бер тәүлеккә мең мәртәбә ашата.
Мөгезле зур ябалак башын 270 градуска бора ала.
Колибри - артка таба оча белүче бердәнбер кош.
Кошлар бәхетле булганнары өчен сайрамыйлар .Алар сайрап үз территорияләрен билгелиләр.
Очканда кошлар канатларын аска һәм өскә какмыйлар.Әгәр кошка кырыйдан карасаң,аның очу хәрәкәте сигезлене хәтерләтә.
Тәвә кошының бер йомыркасыннан 11 омлет чыга.
Тәвәнең авырлыгы 140 кг га кадәр җитәргә мөмкин, ә аның әчәгесе 14 метр озынлыкта. Күзләре баш миеннән зуррак.
Пингвин -йөзә алучы ,әмма оча белмәүче бердәнбер кош.
Фламинго туганда алсу төстә булмый .Аларга бу төс эшкәртелгәч алсу төскә әйләнә торган яшел суүсемнәрдән күчә.
Акчарлакның аңкау бизләре тозны фильтрлый ала, шуңа күрә- алар тозлы диңгез суын эчәләр.
Кыр үрдәге 22530 километрны очып үтә алган.
Үрдәкләр һәм казлар минус 110 градус салкынга ,ак аюларһәм тюленьнәр 80 градуска түзә ала.
Аккошта 25 мең, кыр үрдәгендә ике тапкыр ким,сайраучы кошларда 1,5-4 меңгә чаклы каурый була.
Козгыннар,попугайлар -140,аккошлар -170, лачыннар- 100, бөркетләр -80 ел яшиләр. Казлар-40,тавыклар һәм күгәрченнәр-30, кенәриләр,сыерчыклар читлектә 20-25 ел яшиләр.
Аккошлар 8230 метрга кадәр күтәрелә ала.
Император пингвины 265 метр тирәнлектә 18 минут тора алган.
Давыл кошлары- альбатрослар 3 километрдан балык исен сизәләр.
Яр карлыгачы иң күп оча торган кош.Ул, бала чыгару яшенә җиткәнче 2-Зел һавада очып йөри. Сәгатенә 170 километр тизлектә оча.
Слайд 16
Уеннар:
1.”Кем күбрәк ”.”К” дан башланган кош исеме
язарга.
2. Ике укучы күзләрен бәйләп кош рәсемен ясыйлар.
3. Төрлечә
киселгән фигуралардан кош рәсеме төзү.
4. ”Әйтеп бетер” .
а) Бар нәрсә йокыга талгач, бакчалар тынып калгач
Куактан куакка кунып,сайрый сары..........(сандугач)
б) Арыш кыры белән бу кош,аерылмас дус бугай.
Башаклар җырга кушыла,сайрап җибәрсә...........(тургай)
Слайд 17
Табышмаклар:
Башы тарак, койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч)
Үзе
озын,чабуы кыска. (Торна)
Соскы борын-бакылдык,
күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)
Җәй шакылдый бу
чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Төнлә очарга ярата
Көндез очмый, йокларга ята. (Ярканат)
Үзе йомырка басмый,баласын да бакмый.(Күке)