Слайд 2
Язучы-прозаик Вахит Имамов 1954 елның 18 мартында Татарстан Республикасының
Актаныш районы Сөн елгасына сыенып утырган Иске Байсар авылында
хезмәткәр гаиләсендә туа.
1971 елда туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, моторлар төзү берләшмәсендә металл кырдыручы (токарь) булып эшли башлый.
1973 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1975 елның гыйнварыннан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Татарстанның Балык Бистәсе районы төбәк газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1975-1977 елларда гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, янә Балык Бистәсе район газетасында журналистлык эшен дәвам иттерә, редакциянең хатлар бүлеген җитәкли.
Слайд 3
Әтисе – Шәйхенур, колхоз председателе һәм башка тармакларда
җитәкче булып эшли, әнисе – Вәҗиһә, сәүдә өлкәсендә хезмәт
куя. Икесе дә тырыш, максатчан кешеләр булалар. Балаларында да шундый ук сыйфатлар тәрбиялиләр.
Вахитка 3 яшь
Өч буын: Алмир, Шәйхенур абзый, Вахит, 1996 ел
Слайд 4
Мәскәүгә Муса Җәлилнең 100 еллыгын үткәререгә баргач,
2006
ел
Вахит белән Глүзә кушылган көн, 1978 ел
1978 елда авылдашы
Әпсәләмова Глүзә белән гаилә корып җибәрә. 1979 елда улы Альмир туа. Берничә елдан кызы – Айгөл.
1982 елда В.Имамов Чаллы шәһәренә күчеп, гаиләсе белән шунда төпләнә.
Слайд 5
Улы Альмир,
1979 ел
Айгөлне 1 нче сыйныфка озату,
1990ел
Слайд 6
Казанда Тукай бәйрәмендә, 1980 ел
Чаллыда Равил Фәйзуллин кичәсен
үткәргәч, 1998 ел
Бәхетле гаилә, 2012 ел
Слайд 7
Вахит Имамов бүгенге татар әдәбиятының абруйлы һәм әйдәп
баручы язучыларыннан берсе. “Вахит Имамов – үз эшенең мастеры.
Үз эшен безнең шәһәрне яңарту, яшәртү, игелекле, бәхетле итү өчен багышлады.Татар һәм рус язучылары өчен Вахит Имамов авторитет булып тора. Сез сәләтле язучы, тарихчы гына түгел, ә талантлы җитәкче дә. Мин сезгә уңышлар телим, яңа әсәрләрегез белән безне сөендереп торыгыз”,- диде, Вахит Имамовның юбилей кичәсендә, Васил Шәйхеразиев һәм Мэрның почетлы граматасын тапшырды.
Слайд 8
В. Имамов 1992 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге
әгъзасы. 2002 елда аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән
мактаулы исем бирелде. В. Имамовның “Запрятанная история татар” китабы украин, казах, француз, инглиз, алман, әзербайҗан, төрек, һинд, кытай телләренә тәрҗемә ителде, китапларының гомуми тиражы бер миллион ярым данәдән дә артты. “Утлы дала” романы өчен В. Имамов быел республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителде.
Слайд 9
Вахит Имамовның басылып чыккан китаплары: “Ир канаты”, “Нәзер”,
“Әфган “кызалаклары”, “Афганские тюльпаны”, “Татарларның Ватан сугышы”, “Запрятанная история
татар”, “Сәет батыр”, “Могикан”, “Утлы дала”, “Татар яугирләре”, “Тозлы яра”, “Япун татары”, “Казан дастаны”, “Казанская крепость”, “Безнең төбәк тарихы”, “Җидегән”.
Слайд 10
Вахит Имамов — тарихи жанрда иҗат итүче әдип
буларак бөтен әдәбиятыбызга, бөтен милләтебезгә бердәнбер язучы булып калып
бара.
Слайд 11
«Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар
Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу
ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Слайд 12
Язучылар оешмасы рәисе итеп сайлагач, 1997 ел
“Мәйдан” редакциясенә
Туфан Миңнуллин килгәч, 2007 ел
Слайд 13
Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел
Әгерҗедә Таҗи
Гыйззәт музеен ачу тантанасында, 2007ел
тапкыр яши,
Бик көнләшеп карыйм Вахитка!
Әҗәл белән тиңсез көрәшләрдә
Җиңеп чыгар, менә күрерсез!
Әсәрләрең белән кочаклашып,
Үзең дә бул, Имам, үлемсез!
Илдар Юзеев