Слайд 2
Хәерле көн, укучылар,
Хәерле көн барчагызга
Телимен чын йөрәктән.
Башлыйк дуслар
дәресне
Шундый изге нияттән.
Слайд 4
Сез нинди сүз төркемнәрен өйрәндегез?
Слайд 5
Сүз төркемнәре
Исем
Сыйфат
Сан
Алмашлык
Рәвеш
Слайд 6
Тукай, укый, яшел, алан, агачлар, кыскан, матур, аларны,табигать,күңелле,
тиз-тиз,мин,язган, әкият.
Слайд 7
Исем нәрсәне белдерә?
Нинди сорауларга җавап бирә?
Исемнәр нинди ике
төргә бүленә?
Исем нәрсә белән төрләнә?
Слайд 9
1.Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
1.
Предметның билгесен белдерә
2. Предметның эшен белдерә
3.
Предметны белдерә
2.Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
1.Кем? Нәрсә?
2.Нинди? Кайсы?
3.Нишли? Нишләде?
Слайд 10
3.Кайсы юлда сыйфатлар гына язылган?
1.Яшел, бара, кызыл.
2.Әби,
матур, чаба.
3.Биек,зәңгәр,тәмле.
Слайд 12
Мин,шушы,кем,һичкем, әллә нәрсә, барлык, аныкы,безнеке, үз,кайдадыр,беркем, ничәнче,менә,без
Слайд 13
1.Зат алмашлыклары:мин,без
2.Күрсәтү алмашлыклары:шушы, менә
3.Сорау алмашлыклары:кем, ничәнче
4.Юклык алмашлыклары:һичкем, беркем
5.Билгесезлек
алмашлыклары:әллә нәрсә, кайдадыр
6.Билгеләү алмашлыклары:барлык, үз
7.Тартым алмашлыклары:аныкы, безнеке
Слайд 14
Эшне, хәлне, хәрәкәтне
Без белдереп киләбез.
Эшләүчеләр азмы, күпме
Икәнен
дә беләбез.
Слайд 17
Исәнмесез, балалар,
Минем исемем – Шүрәле.
Тукай әкиятеннән килдем,
Мине яратасызмы
әле?
Слайд 18
Әй сылу кыз, кил әле, син дә бераз
бармакларыңны селкет.
Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.
Бер дә шикләнмә, кызый,
син: мин карак-угъры түгел,
Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел...
Слайд 19
Фигыльнең нигезе-башлангыч формасы
Кил ,селкет,уйныйк , кис-мимен –боерык фигыль
- тамыр нигез
Шик-лән-мә-ясалма нигез
Слайд 20
Кил ,селкет,уйныйк –барлыкта
Кисмимен,шикләнмә- юклыкта
Слайд 21
Заман белән төрләнеше
Хәзерге заман- килә, уйный
Үткән заман- килде,уйнаган
Киләчәк
заман- киләчәк, уйнар
Слайд 22
Зат-сан белән төрләнеше
Мин
Без
Син
Сез
Ул Алар
Слайд 23
Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына быел
130 ел тула.
Слайд 25
Фигыльләрне мәгънә төркемчәләре буенча аерып язарга.
Эшне белдерә:
акыл эшчәнлеген
белдерә:
хәрәкәтне белдерә:
хәл-торышны белдерә:
хис-кичерешне белдерә:
Слайд 26
Эшне белдерә: эшли, казый,сибә
акыл эшчәнлеген белдерә: уйлау, төшенү,
аңлау
хәрәкәтне белдерә: сикерә, йөгерә, бара
хәл-торышны белдерә:йоклый, утыра,басып тора
хис-кичерешне
белдерә: куана, кайгыра, дулкынлана
Слайд 27
Бирелгән фигыльләрне юклыкта әйтергә
Бар , кил, кайт, яз,
яса, аша.
Слайд 28
Бүгенге дәрестә нинди сүз төркеме турында сөйләштек?
“Фигыль” урманы
бик куе. Адашмассыз дип ышанып калам.
Слайд 29
фигыль нәрсәне белдерә?
фигыльләргә нинди сораулар куела?
фигыльләр
ничек төрләнә?
фигыль нинди заманнарда килә?
эш яки хәлнең
үтәлү-үтәлмәвенә карап, фигыльнең нинди формалары була?
Слайд 30
Фигыль
эшне хәрәкәтне хәлне белдерә
нишли?
нишләгән?
нишләр?
Заман:
хәзерге
үткән
киләчәк
Барлыкта
юклыкта
Зат-сан белән
төрләнә
Слайд 31
Өй эше.
1. Фигыльләрне кулланып ,шигырь яки хикәя
формасында өзекне дәвам итәргә.
“Ерак Кырлай ягыннан
Хәбәрчебез саескан:
“Шүрәлене саклагыз”,-
дип,
Телеграмма суккан....”
2. Фигыльләрне кулланып, “Минем гаиләм” темасына хикәя язарга.
Слайд 32
Зәңгәр -дәрес ошады, аңладым.
Сары-материалны аңладым, шулай да соравым
бар.
Ал-дәрес темасы авыр иде, аңлап җиткермәдем.
Слайд 33
Рәхмәт сезгә, балалар, Г. Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез
икән. Димәк, сез шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен,
әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар. Изге туган телебезгә, газиз татар теленә Тукай кебек тугры булып үсегез.