Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Литературный час Знакомство с Фоатом Садриевым

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев (10.03.1941)Язучы-прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе
Бүгенге көнебезнең иң бөек язучысы - Фоат Садриев Эшне башкардыкитапханә мөдире Фоат Миңлеәхмәт улы   Садриев   (10.03.1941)Язучы-прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак Үз авылларында җидееллык , аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Фоат Садриевның “Мин барыбер бәхетле” мәкаләсеннән өзек “... Мәктәптә укырга-язарга өйрәнү белән Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның беренче Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм Басма китаплары “Таң җиле” романы – тормышчан образларга бик бай әсәр. Югары әхлак кануннары «Бәхетсезләр бәхете» романы. Татар авылының кырык елдан артык чорын колачлаган бу зур Драматургның «Тозлы бал» җыентыгына кергән күпчелек пьесалары Әлмәт татар дәүләт драма театрында Бу китапка Ф.Садриевның повесть һәм хикәяләре тупланган. Бүгенге авылның яшәешен чын сәнгать Җыентыкта авторның төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән хикәяләре, әкиятләре һәм сәхнә Бүген авылда бара торган тискәре процессларга ничек чик куярга? Ф.Садриев әнә шул Кулланылган әдәбият:Даутов Р.Н., Гамбәров Г.Н. Балачак әдипләре/Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2005Садриев Ф.М. Таң
Слайды презентации

Слайд 2 Фоат Миңлеәхмәт улы
Садриев

Фоат Миңлеәхмәт улы  Садриев  (10.03.1941)Язучы-прозаик, драматург, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе

(10.03.1941)
Язучы-прозаик,
драматург,
Габдулла Тукай
исемендәге
дәүләт бүләге иясе


Слайд 3 Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941елның 10 мартында Татарстанның

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев 1941елның 10 мартында Татарстанның Мөслим районы Олы

Мөслим районы Олы Чакмак авылында туган. Әтисе Миңлеәхмәт абзый

оста комбайнчы булган, Сталинград өчен барган сугышларда һәлак була. Әнисе Гыйздеямал апа тормышны алып бару өчен бер караңгыдан икенче карангыгача колхозда эшли. Башлангыч белемне туган авылында ала.

Балачак


Слайд 4 Үз авылларында җидееллык , аннан күрше Шуган авылында

Үз авылларында җидееллык , аннан күрше Шуган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан

урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1958 елдан хезмәт биографиясен башлап

җибәрә. Үзен хезмәтнең төрле тармакларында сынап карый. Эшеннән аерылмыйча укып,

1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1981 —1982 елларда Мәскәүдә РСФСР Культура министрлыгы каршындагы бер еллык Югары театр курсларында укып кайта.

Сикәлтәле тормыш юлы...


Слайд 5 Фоат Садриевның “Мин барыбер бәхетле” мәкаләсеннән өзек “...

Фоат Садриевның “Мин барыбер бәхетле” мәкаләсеннән өзек “... Мәктәптә укырга-язарга өйрәнү

Мәктәптә укырга-язарга өйрәнү белән мин дөньямны онытып әдәби китаплар

укырга тотындым. Дүртенче сыйныфта, күңелемә ниндидер илһам чаткысы чәчрәп төшеп, Г.Әпсәләмовның “Хәйбулла солдат” хикәясен үземчә поэма итеп яздым. 1958 нче елда урта мәктәпне тәмамлагач, район газетасында “Алар җиңелделәр” дигән тәүге хикәям басылып чыкты һәм конкурста беренче урынны алды. Бу хәл минем Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керергә, үземне иҗатка багышларга дигән күптәнге хыялыма канатлар куйды...”

Тәүге хикәя


Слайд 6 Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре

Фоат Садриев – ике дистәгә якын сәхнә әсәре авторы. Матбугатта аның

авторы. Матбугатта аның беренче пьесасы – «Оҗмах ишеге төбендә»

исемле кече күләмле комедиясе – 1970 елда «Идел» альманахында басылып чыга. Шуннан соң ул, драматург буларак, Әлмәт татар дәүләт драма театры коллективы белән даими хезмәттәшлектә иҗат итә. Аның бу театрда сәхнәләштерелгән пьесаларыннан «Их сез, егетләр!..», «Ач тәрәзәң», «Кондырлы кодачасы», «Тозлы бал», «Син сандугач, мин каен...», «Безнең авыл кызлары», «Яшьли сөйгән ярлар», «Хөршидә, Мөршидә, Рәшидә», «Аяз көнне яшен», «Безнең гомер язлары» спектакльләре тамашачылар һәм театр тәнкыйте тарафыннан аеруча җылы каршы алына.

Сәхнә әсәрләре


Слайд 7 Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә

Ф.Садриев проза әсәрләре – хикәя-повестьлары, романнары белән дә киң җәмәгатьчелеккә танылган

киң җәмәгатьчелеккә танылган каләм иясе. Әдипнең «Шаһзаманов эше», «Адәм

әүлиясе», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Өченче кеше», «Рәхмәт, әтием!..», «Көлми торган кеше», «Кыргый алма әчесе» кебек повестьлары, дистәләгән хикәяләре, драма һәм комедияләре кебек үк, тормышчан эчтәлекләре, үзенчәлекле кеше образлары, халыкчан юморга бай йөгерек тел-стиле белән җәлеп итәләр.

Проза әсәрләре


Слайд 8 Басма китаплары

Басма китаплары

Слайд 9 “Таң җиле” романы – тормышчан образларга бик бай

“Таң җиле” романы – тормышчан образларга бик бай әсәр. Югары әхлак

әсәр. Югары әхлак кануннары буенча яшәүче Нуриасма образы әсәрнең

композицион үзәген тәшкил итә, аның уй-кичерешләре, эш-гамәлләре аша әдип Ана кешенең рухи бөеклегенә дан җырлый. Бу төп каһарман, татар хатын-кызларына хас байтак күркәм сыйфатлардан тыш, катлаулы язмыш кичергән шәхес буларак та истә кала.

Слайд 10 «Бәхетсезләр бәхете» романы. Татар авылының кырык елдан артык

«Бәхетсезләр бәхете» романы. Татар авылының кырык елдан артык чорын колачлаган бу

чорын колачлаган бу зур полотнода дәвернең киң социаль катламнары

ачыла, саф күңелле яшь кеше Ирек Сабитовның совет тоталитаризмы шартларында үзенең якты хыялларыннан ничек чигенер­гә мәҗбүр ителүе, шәхси бәхетен югалта баруы, ахырда, үз-үзен кулга алып, тормышта урынын табуы җанлы вакыйгаларда, пси­хологик тирәнлек белән, гыйбрәтле итеп тасвирлана, укучыны тирән кичерешләргә сала, уйландыра, аңа гыйбрәтле сабак бирә.

Слайд 11 Драматургның «Тозлы бал» җыентыгына кергән күпчелек пьесалары Әлмәт

Драматургның «Тозлы бал» җыентыгына кергән күпчелек пьесалары Әлмәт татар дәүләт драма

татар дәүләт драма театрында зур уңыш белән барды. Язучы

бүгенге авыл кешеләренең рухи дөньясына кыю үтеп керә, әхлак мәсьәләләрен күтәрә, тормышыбыздагы кимчелекләрне тәнкыйтьли. Эчтәлек: «Тозлы бал», «Кондырлы кодачасы», «Ач тәрәзәң…», «Эһем, эһем» дигәчтен, «Иртәгә нидер булачак», «Әхти, егетләр!..», «Оҗмах ишеге төбендә», «Әгәр шулай булса», «Фәния «җаным» дия», «Сиңа гына әтәм…», «Альтернатив кандидат», «И замана!..»

Слайд 12 Бу китапка Ф.Садриевның повесть һәм хикәяләре тупланган. Бүгенге

Бу китапка Ф.Садриевның повесть һәм хикәяләре тупланган. Бүгенге авылның яшәешен чын

авылның яшәешен чын сәнгать дөреслеге белән гәүдәләндергән әдипнең әсәрләренә

халыкчанлык, психологик тирәнлек, юморга бай тел хас.
Эчтәлек: «Көлми торган кеше», «Адәм әүлияе», «Рәхмәт, әтием!..», «Зөбәйдәнең күңел дәфтәреннән», «Кыргый алма әчесе» (повестьлар), «Балта

сабы чәчәк аткач», «Печән», «Ялгышны төзәтү» (хикәяләр), «Чебен», «Капитуляция», «Гыйбрәт», «Дөрес некролог», «Тормышның кендеге», «Гел сине гнеә уйлыйм», «Катык», «Габдехакка сәлам хат».


Слайд 13 Җыентыкта авторның төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән

Җыентыкта авторның төрле елларда балалар өчен иҗат ителгән хикәяләре, әкиятләре һәм

хикәяләре, әкиятләре һәм сәхнә уеннары туплап бирелә. Бала күңеленә

тәэсир итәрлек җиңел, нәфис тел белән язылган әлеге әсәрләр туган якка, табигаткә сокланулы матур мөнәсәбәт һәм кайгыртучанлык тәрбияли, гыйбрәтле хәлләр турында уйланырга, сабак алырга өйрәтә.

Эчтәлек: «Тургай нәрсә дип җырлый?», «Ике икең — ундүрт», «Ботка», «Белемле әби», «Алып тавы», «Аппаккай», «Боз өстендә», «Арышлар сөйләшкәндә», «Көнбагыш чәчәге», «Үсәсе килгән — үскән», «Мырауша белән Йөгерчек», «Кәбестә», «Ипи тәме», «Кем кирәгрәк?», «Мактандылар», «Бал тәмле дә…».


Слайд 14 Бүген авылда бара торган тискәре процессларга ничек чик

Бүген авылда бара торган тискәре процессларга ничек чик куярга? Ф.Садриев әнә

куярга? Ф.Садриев әнә шул проблеманы чишү юнәлешендә фикер йөртә,

чарасызлыктан өзгәләнә, дөреслеккә, гаделлеккә чакыра. Эчтәлек: «Сабыйлык мәхәббәте», «Аклык, пакьлек дөньясы», «Язгы уяну», «Гыйбрәтле үткәннәр», «Сыерны яткырып саву», «Дәүләт нәрсәгә исәп тота?»,«Тере авыл»,

«Сораулар күп, җавап юк», «Акчамы, бомбамы?», «Тагын җитә сабантуйлар…», «Кыйбланы югалтмыйк», «Ярату турында», «Кыюлар киләчәккә атлый», «Туган нигез, әнкәй һәм без», «Мин үз өемне ничек сатып алдым», «Кичерегез, тупылларым!..», «Аерылышыр чак җитте», «Киләчәккә хатлар кирәк!», «Минем сүзем — бүгенге кешеләргә».


  • Имя файла: literaturnyy-chas-znakomstvo-s-foatom-sadrievym.pptx
  • Количество просмотров: 186
  • Количество скачиваний: 7