көянтә-чиләк асып кайтучы сылу кызлар, апа, килә. Чишмә тау
астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга. Аның көмеш тамчылары кояш нурларында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр. Халкыбыз элек-электән чишмәләрне карап, чистартып торган, аларны изге урын итеп санаган. Таңда чишмә суын эчкән кызлар, сылу, бәхете дә, шатлыгы да тулы була дип ышанган.
Чишмәләр, кечкенә генә булсалар да, табигатькә җан кертүчеләр, елга, күл, диңгез һәм океаннарга тормыш өләшүчеләр. Туган якларыбыздагы һәр олы елгак кайчандыр кечкенә генә чишмәдән барлыкка килгән. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы бар. Берәүләре шаулап ага, тавышы еракларга ишетелә, икенчеләренең чылтыравын исә яннарына килеп җиткәч кенә ишетәсең.
Гасырлардан калган нинди моң бу -
Челтер-челтер ага чишмәкәй...