Слайд 3
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында
Уфа шәһәрендәге вак һөнәрче-итек тегүче гаиләсендә туа. 1911-1915 елларда
мәдрәсәдә, 1915-1917 елларда рус-татар мәктәбендә, 1917-1921 елларда татар гимназиясендә укыган чорда беренче шигырьләрен яза. Гимназиядән соң ул Оренбургтагы Көнчыгыш институтына укырга керә, әмма 21 нче елгы ачлык аркасында укуын тәмамламыйча, Урта Азиягә китеп, анда 1924 елга кадәр төрле эшләрдә эшләп, яңадан Уфага кайта.
Слайд 4
Әхмәт Фәйзи үзе теләп Бөек Ватан
сугышына китә, фронт газеталарында эшли.
20 нче еллар ахырында Казанга
килеп урнаша. Ул мәгариф системасында һәм матбугатта эшли. 1931 нче елны бөтенләйгә Мәскәүгә күчеп, шунда яшәп иҗат итә.
Шул ук елны Донбасска шахтёрлар арасына китә, анда берничә ел балалар укыта, аң-белем тарата, үзе дә күп белем җыя.
Слайд 6
Әхмәт Фәйзи Риза Ишморат һәм Сибгәт Хәким белән
Слайд 7
Әхмәт Фәйзи - күпъяклы талантка ия булган
әдип: шагыйрь, прозаик, драматург, тәнкыйтьче, тәрҗемәче һәм танылган опера,
балет либреттоларының авторы да.
Слайд 8
Әхмәт Фәйзинең әсәрләре: :
“Флейталар” поэмасы
“Тукай” романы
“Бал корты”
“Ак
аю”
“Кыр казлары”
“Тарих рычагы”
“Күршеләр”
Слайд 9
“Качкын” либреттоларын яза.
“Җәлил”
“Шүрәле”
“Кисекбаш”
Сугыштан соңгы елларда Әхмәт Фәйзинең
иҗаты аеруча киң колач җәеп җибәрә. Ул халык яратып
кабул иткән күпсанлы җыр һәм шигырьләр яза.