Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Гаяз Исхакый-милләтебез горурлыгы.

Содержание

Гаяз Исхакый (1878-1954).Татар ренессансыныңБөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы,драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгатьэшлеклесе, татар әдәбияты классигы. Яңа чор татар әдәбиятына проза һәм раматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип.
Гаяз Исхакый  ( 1878-1954)Төзүче: Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем Гаяз Исхакый (1878-1954).Татар ренессансыныңБөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы,драматург, публицист, журналист, Яуширмә авылы.Чистай мәчете. Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Тумыштан гаять зирәк һәм Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе.Тора-бара Гаязга тагын бер хакыйкать Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел.  Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый “Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Яңа Бистәдә Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингәмуллалыкка указ бирелү турында таныклык.Чистайда мәчет 1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе Яуширмә Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер” Элеккеге “Марусовка”(хәзерге Пушкин урамы,26 йорт). 1905 елның 14 декаберендә шул йортта Г.Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә. Доносчы Шәйхи “куштан”нан сорау алу беркетмәсе. Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту турында карар Бик яшьлимилли-азатлыкхәрәкәтенәкушылыпкиткәнлектәнпатша хөкүмәтетарафыннандаимиэзәрлекләнә…1906 нчы елда Г. Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел. Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел.  Социаль-революционерлар партиясендә торуда һәм Г.Исхакыйны гаепсез дип тану турындагы карар. Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе. ·  Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән  А.М.Горькийга хаты , 3нче март Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан “Сүнә белми торган ялкын.” “Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә тора.” “Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында гына, Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем ул?”) Габдулла Бернинди режим белән дәкилешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның 13 Журнал Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт Г.Исхакый, С.Максуди һәм Ф.Туктаров. Париж, 1920 Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура – Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Кабере – Төркиядә, рухы – ТатарстандаРәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТныңТруппасының бертөркем артистлары Төркиядә “Остазбикә” повестенең титул бите.“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947 яңа варианты 1992 нче ел “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы Г.Исхакый пьесаларын сәхнәгә куйган “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Г.Кариев һәм артистка С.Гыйззәтуллина-Волжская. Г.Исхакый “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт. “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Башкортстанның “Нур” татар театры артистлары, реж. Б.Ибраһимов “Зөләйха” “Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары . «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр. Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе Г.Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай.  1916-1917 елларГ. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары Г. Исхакыйның бертуганнары(Сулдан уңга):Фәридәбану, Хәлимәбану,Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия.Г. Исхакыйның бертуган энесеӘхмәтхәсән (баскан)һәм әнисе ягыннан ике туганэнесе Риза Газизов. Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай, 1907 нче ел.Г. Исхакыйның 1925 нче елга кадәр Г.Исхакый  Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве.  Берлин, 1933 Кызы Сәгадәт  Чагатай. 80 нче ел. Төркиядә дөнья күргән профессор Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы. Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы. Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортыныңпроекты (Архитектор Ирина Аксенова эше)Музей-комплексны ачу тантанасыИсхакыйдай бөек Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей.Исхакый музеен ачу Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган.Ә музей-утар кайчандыр Исхакыйның җизнәсе Сәйфулланыкыбулып, Г.Исхакый премиясе лауреатлары     Батуллин Рабит Мөхлис Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,1993нче елда Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист һәм шагыйрь, милли хәрәкәтнең Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче. 2005нче елда Татарстан Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай, Г.Ибраһимов, http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-berlegene-gayaz-iskhakyj-isemend-ge-premiyase-laureatlary Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы –татар язучысы, тәрҗемәче. 2009нчы елда ул Татарстан Бөек исмең синең илгә кайтты ,    Көнгә кайтты,  Гаяз  “Сүнә белми торган ялкын.”
Слайды презентации

Слайд 2 Гаяз Исхакый (1878-1954).
Татар ренессансының
Бөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы

Гаяз Исхакый (1878-1954).Татар ренессансыныңБөек каһарманы Гаяз Исхакый атаклы хикәяче, романчы,драматург, публицист,

хикәяче, романчы,
драматург, публицист, журналист, милли сәясәтче, җәмәгать
эшлеклесе, татар әдәбияты

классигы. Яңа чор татар әдәбиятына проза һәм раматургиядә гаять зур өлеш керткән әдип.

Слайд 3 Яуширмә авылы.
Чистай мәчете.

Яуширмә авылы.Чистай мәчете.

Слайд 4 Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе.

Казанда 1893-1897 елларда Г.Исхакый укыган “Күл буе” мәдрәсәсе. Тумыштан гаять зирәк



Тумыштан гаять зирәк һәм сәләтле Мөхәммәтгаяз биш яшендә укырга

өйрәнә. Аннары, атасы карамагында Яуширмә мәктәбе бирә алырлык “фән”нәрне үзләштереп бетереп һәм “нәхүхан” (гарәп синтаксисы өйрәнүче) дәрәҗәсенә ирешеп, 1890 елда Чистай мәдрәсәсендә укый башлый. 1893 елда ул, әтисеннән рөхсәт ала һәм, Казанга китеп,
Күл буе мәдрәсәсенә керә.

Слайд 5 Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе.
Тора-бара

Казанда 1898-1902 елларда Г.Исхакый укыган Татар укытучылар мәктәбе.Тора-бара Гаязга тагын бер

Гаязга тагын бер хакыйкать ачылып китә: рус телен өйрәнмичә

һәм шул тел ярдәмендә дөнья өчен кирәкле белем белән коралланмыйча торып, хәзер әллә ни зур эш чыгарып булмый икән. Мәдрәсәдән чыккач, Яңа бистәнең бер мәктәбенә хәлфә булып торган егерме яшьлек егетнең 1898 елда Казан татар укытучылар мәктәбенә кереп, Х..Ямашев һәм Г. Колахметовлар белән бергә бер сыйныфта укып, 1902 елда тәмамлап чыгуы әнә шул турыда сөйли.

Слайд 6 Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел. Казандагы Татар

Гаяз Исхакый Оренбургта. 1902 нче ел. Казандагы Татар укытучылар мәктәбен тәмамлый

укытучылар мәктәбен тәмамлый һәм «Хөсәения» мәдрәсәсенә укытучы булып килә.
Оренбургта

1902-1903нче уку елында Г.Исхакый “Хөсәения мәдрәсәсендә укыта.

Слайд 7 “Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “

“Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Яңа

Күптән түгел Яңа Бистәдә татар балалары өчен Әмирхан мәдрәсәсе

ачылды. Яңа мәдрәсә тиз арада җирле мөселманнарның игътибарын җәлеп итте, аңа беренче атнада ук 70 укучы җыелды. Бу хәл укытучы Г.Исхакыйның яңача укытуы белән бәйледер күрәсең”

Слайд 8 Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингә
муллалыкка указ бирелү турында таныклык.
Чистайда

Г. Исхакыйның әтисе Гыйләҗетдингәмуллалыкка указ бирелү турында таныклык.Чистайда мәчет

мәчет


Слайд 9 1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы

1878 нче елның 22 февралендә (яңача) Казан губернасы Чистай өязе

Чистай өязе Яуширмә авылында Гыйләҗетдин хәзрәт гаиләсендә туа.Унтугызынчы гасырның

ахырында әдәбиятка килеп, зур әдәби һәм публицистик мирас калдырган шәхес.

Гаяз Исхакый 1878 нче елның 22 нче февралендә (иске стиль буенча 10 нчы февральдә) Казан губернасында Чистай өязе Яуширмә (Кутлушкино) авылында туа.
Әтисе Гыйләҗетдин тирә-якта абруйлы мулла була. Анасы Камәриянең дә нәсел-нәсәбе тарихта исем калдырган Морат муллага барып тоташа.
Табигый , мулла үзенең баласын мулла сыйфатында күрергә
тели. Әтисе Гаязны авылга чакырып кайтара, муллалык указын алдан
ук әзерләп куя. (1903) Шулай итеп, яшь язучы бер елга якын авылда
мулла вазыйфасын башкарырга мәҗбүр була.
19004 елда Гаяз Исхакый авыл тынычлыгыннан “ычкынып” Казанга килә, алдынгы яшь көчләр белән бергә 1905 ел революциясен хуплап каршылый.
Революция ярдәме белән татар телендә гәзит-журнал чыгару мөмкинчелеге тугач, Г. Исхакый 18 майдан 16 ноябргә кадәр 1906 елда “Таң йолдызы” исеме белән Казанда яңа гәзит чыгара. Шушы орган тирәсенә җыелган яшь зыялыларны “таңчылар” дип атап йөрткәннәр.


Слайд 10 Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки

Әдәбиятка Гаяз шактый иртә килә. “Тәгаллемдә сәгадәт яки гыйлем үгрәнүдә рәхәт

гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер” исемле беренче чәчмә әсәрен 17

яшендә язганлыгы мәгълүм. Хәтта “гонорар” да алган: шушы язмасы һәм бер тәрҗемә әсәре өчен аңа өч сум акча түләгәннәр. Яшь язучыны бу канатландырып җибәрә, һәм ул яңа гасыр кергәнче бер-бер артлы “Кәләпүшче кыз” исемле кечкенә повестен яза, “Бай углы” дигән романын, “Өч хатын белән тормыш” пьесасын һәм “Теләнче кыз” романының беренче кисәген язып
тәмамлый.

Слайд 11 Элеккеге “Марусовка”(хәзерге Пушкин урамы,26 йорт). 1905 елның 14

Элеккеге “Марусовка”(хәзерге Пушкин урамы,26 йорт). 1905 елның 14 декаберендә шул йортта Г.Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә.

декаберендә шул йортта Г.Исхакыйның квартирасында тентү үткәрелә.


Слайд 12 Доносчы Шәйхи “куштан”нан
сорау алу беркетмәсе.

Доносчы Шәйхи “куштан”нан сорау алу беркетмәсе.

Слайд 13 Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы
Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә
утырту

Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы Чистайда Г.Исхакыйны төрмәгә утырту турында карар

турында карар


Слайд 14 Бик яшьли
милли-азатлык
хәрәкәтенә
кушылып
киткәнлектән
патша хөкүмәте
тарафыннан
даими
эзәрлекләнә…
1906 нчы елда Г. Исхакый хөкүмәткә

Бик яшьлимилли-азатлыкхәрәкәтенәкушылыпкиткәнлектәнпатша хөкүмәтетарафыннандаимиэзәрлекләнә…1906 нчы елда Г. Исхакый хөкүмәткә каршы җинаятьтә гаепләнеп,

каршы җинаятьтә гаепләнеп, кулга алына һәм Чистай төрмәсенә ябыла.

Шунда “Зиндан” дигән автобиографик повестен яза. Аннары Архангел губернасына сөргенгә җибәрелә. Шушы шартларда “Солдат” повестен, “Теләнче кыз” романнарының икенче кисәген, берничә пьеса яза. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән игълан ителгән амнистия нигезендә 1913 нче елда азат ителә.

Слайд 15 Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел.

Г.Исхакый сөргендә. 1908-1911 ел.

Слайд 16 Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче

Г.Исхакыйның басылып чыккан беренче әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт ки

әсәре – “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер”,

титул бите .

Г.Исхакыйның “Зиндан” повесте титул бите.


Слайд 17 Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел. Социаль-революционерлар партиясендә

Гаяз Исхакый Мезень шәһәрчегендә. 1913 нче ел. Социаль-революционерлар партиясендә торуда һәм

торуда һәм крестьяннар арасында җинаятьчел агитация ясауда гаепләнеп, Архангель

убернасына сөргенгә озатыла.

Слайд 18 Г.Исхакыйны гаепсез дип тану турындагы карар.

Г.Исхакыйны гаепсез дип тану турындагы карар.

Слайд 19 Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.

Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында чыккан “Ил” гәзитәсе.

Слайд 20 · Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга

· Гаяз Исхакыйның Константинополь шәһәреннән А.М.Горькийга хаты , 3нче март 1911

хаты , 3нче март 1911 нче ел;
А.М.Горькийның "Мои

университеты", "Макар Чудра", "9 января" татар телендә.

Слайд 21 Гаяз Исхакый

Гаяз Исхакый һәм Галимжан Ибраһимов Галимжан Ибраһимов -

һәм Галимжан Ибраһимов
Галимжан Ибраһимов - татар әдәбиятының классигы

- әле революциягә кадәр үк Гаяз Исхакыйга зур бәя бирә.


Слайд 22 “Сүнә белми торган ялкын.”

“Сүнә белми торган ялкын.”


Ф.Әмирхан.

Слайд 23 “Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты,

“Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең мәркәзендә

татар поэзиясенең мәркәзендә тора.”


Җамал Вәлиди.
“Татар әдәбиятында драматургия төре иң соңгы булып туды. Ләкин аның туу һәм оешу, ныгу процессы чагыштырмача тиз арада булды. Беренче тәҗрибәләрен ясаганнан соң дистә ярым-ике дистә ел эчендә ул инде сәхнәдә уйнарлык әсәрләргә ия, күпчелек жанрларны буйсындырган төр иде. Моның үзенең берничә сәбәбе бар. Бердән-татар әдәбиятының бай традицияләре. Бу традицияләрдә драматургиянең үзенчәлекләреннән берсен тәшкил иткән диалог шәкеле шактый эшләнгән иде. Урта гасыр татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләрендә-хәрәкәт көчле. Аның җанлы һәм бербөтен булуын тәэмин иткән яклар шулай ук эшләнгән иде.Ә хәрәкәт-драматик әсәрнең шулай ук үзәген тәшкил итә.Икенчедән, татар халык иҗаты, һәртөрле уеннар, тамашалар һәм йолалар драматургия алымнарына бай һәм алар шактый ук чарланган иде. Өченчедән, бу төр иҗатта зур талантлар эшләде, драматургиянең халык тормышында зур урын тотуын яхшы аңлап иҗат итте. Шундый шәхесләрнең берсе Гаяз Исхакый булды.”
Азат Әхмәдуллин.

Слайд 24 “Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты

“Гаяз Исхакыйның ихтирамга лаек исеме һәм бай иҗаты ХХ гасыр азагында

ХХ гасыр азагында гына, үзгәртеп кору дигән елларның бәхәсләр

ялкыны аша үткәч кенә, кабат туган иленә һәм сөекле халкына әйләнеп кайтты. Бу изге юлда бер төркем татар галимнәре һәм язучылары, аеруча профессор Ибраһим Нуруллин, зур фидакарьлек күрсәтте. Әдипнең сайланма әсәрләрен туплаган “Зиндан” җыентыгы (1991), унбиш томлы әсәрләренең беренче томы (1998) дөнья күрде, күп санлы драма,проза һәм публицистик әсәрләре “Мирас”һәм башка журналларда басылып чыкты. Бүгенге көндә Гаяз Исхакый иҗатын барлау, җыйнау, аның күптомлык әсәрләрен басмага әзерләү буенча текстологик һәм библиографик характердагы фәнни-тикшерү эшләре алып барыла. Әдипнең иҗтимагый-сәяси карашлары, әсәрләренең әдәби-эстетик үзенчәлекләре галимнәребезнең байтак кына хезмәтләрендә яктыртыла ( И.Нуруллин, Һ.Мәхмүтов, Ф.Мусин, Ф.Галимуллин, А.Әхмадуллин, Х.Миңнегулов, Ә.Кәримуллин, М.Госманов, И.Таһиров, Т.Галиуллин, Р.Хәкимов, Ә.Сәхапов, Равил Әмирханов, Л.Гайнанова, Ф.Ибраһимова һ.б.)
Исхакыйның әдәби-публицистик һәм сәяси эшчәнлеге, аның ХХ гасыр әдәби һәм милли-азатлык хәрәкәте тарихында тоткан урыны турында беренче монографик эзләнүләр дә мәйданга чыкты ( Ф.Мусин, Ә.Сәхапов).
Р.Ганиева.

Слайд 25 Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә”

Г. Тукайның Исхакыйга багышланган ике шигыре билгеле (“Мөхәрриргә” һәм “Кем ул?”)

һәм “Кем ул?”) Габдулла Тукай Исхакыйны Милләтенең иң олы

әдибе итеп бәяли.
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле! – дип мөрәҗәгать итә Тукай Исхакыйга “Мөхәрриргә” шигырендә.
Кызганычка каршы, аларга бер вакытта да очрашырга туры килмәгән. 1913 елда Гаяз Исхакый сөргеннән кайта, ләкин Тукай белән күрешү аңа насыйп булмый: бөек шагыйрь инде мәңгегә күзен йомган була...

Слайд 26 Бернинди режим белән дә
килешә алмаган әдип илдән сөрелә

Бернинди режим белән дәкилешә алмаган әдип илдән сөрелә һәм 1918 елның

һәм 1918 елның 13 гыйнварыннан алып 1954 июленә кадәр

гомерен чит җирләрдә үткәрергә мәҗбүр була. Ул Берлинда, Варшавада, Парижда , Токиода, Харбинда,
Истанбулда, Әнкарада яши.
Биредә татар мәктәпләре,
мәчетләр ача.

Слайд 27 Журнал "Рашен ревью" (Англия). № 1, 1914 нче

Журнал

ел Бу журналда шактый күп сәхифә Г.Исхакыйга багышланган.
Журнал «Яңа

милли юл».
1928 нче елдан алып 1939 нчы елның июленә кадәр чыгарыла.(Берлин).

Слайд 28 Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе
“Кайт

Г.Исхакыйның Төркиядәге фатирында эш бүлмәсе “Кайт әле монда ватанга, кайт

әле монда ватанга, кайт әле,

саргайтмале!”
Г.Тукай.

Слайд 29 Г.Исхакый, С.Максуди һәм Ф.Туктаров. Париж, 1920

Г.Исхакый, С.Максуди һәм Ф.Туктаров. Париж, 1920

Слайд 30 Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче

Гаяз Исхакый һәм Йосыф Акчура. Стамбул, 1931 нче ел Йосыф Акчура

ел
Йосыф Акчура – танылган татар сәясәтчесе , журналист,

тарихчы. 1917 нче елдан соң безнең илдән күченеп китә.

Слайд 31 Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954)
1939 нчы елдан

Гаяз (Мөхәммәтгаяз) Исхакый (1878-1954) 1939 нчы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә

алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Г. Исхакый Төркиянең Истанбул

шәһәрендә яши. 1954 нче елның 22 июлендә Әнкара шәһәрендә вафат була һәм Истанбулның Әдернәкапы зияратында күмелгән.

Слайд 32 Кабере – Төркиядә, рухы – Татарстанда
Рәсемдә: Г.Камал исемендәге

Кабере – Төркиядә, рухы – ТатарстандаРәсемдә: Г.Камал исемендәге ТДАТныңТруппасының бертөркем артистлары

ТДАТның
Труппасының бертөркем артистлары
Төркиядә Гаяз Исхакый кабере янында.
Татарстан президенты Рөстәм

Миңнеханов Истанбулда Европа, Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Үзәк Азия буенча Бөтендөнья икътисад форумында катнаша. Шул уңайдан президент татар дәүләте идеясен яклаган, шуның өчен көрәшкән язучы, сәясәтче Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура, дәүләт эшлеклесе Садри Максуди каберендә була. 
2012нче ел.

Слайд 33 “Остазбикә” повестенең титул бите.
“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә.

“Остазбикә” повестенең титул бите.“Олуг Мөхәммәд” пьесасы кулъязмасыннан фотокүчермә. 1944-1947

1944-1947


Слайд 34 яңа варианты 1992 нче ел
“Пәйгамбәрләр тарихы”

яңа варианты 1992 нче ел “Пәйгамбәрләр тарихы” китабы

китабы


Слайд 35 Г.Исхакый пьесаларын сәхнәгә куйган “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Г.Кариев

Г.Исхакый пьесаларын сәхнәгә куйган “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Г.Кариев һәм артистка С.Гыйззәтуллина-Волжская.

һәм артистка С.Гыйззәтуллина-Волжская.
Г.Исхакый “Гасыр” нәшрияты чыгарган фотооткрытка.


Слайд 36
“Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары,

“Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары, реж. П.Исәнбәт.

реж. П.Исәнбәт.


Слайд 37 “Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Башкортстанның “Нур” татар театры

“Зөләйха” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Башкортстанның “Нур” татар театры артистлары, реж. Б.Ибраһимов

артистлары, реж. Б.Ибраһимов
“Зөләйха” кинофильмының баш режиссеры – Татарстанның

атказанган артисты Р.Төхвәтуллин.

Слайд 38 “Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары

“Алдым-бирдем” драмасыннан күренешләр. Сәхнәдә Г.Камал артистлары

Слайд 39
. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.

. «Кәләпүшче кыз» спектакленнән күренешләр.

Слайд 40 Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе

Г.Исхакыйның нәсел шәҗәрәсе

Слайд 41 Г.Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай. 1916-1917 еллар
Г. Исхакыйның әнисе

Г.Исхакыйның әнисе Камәрия абыстай. 1916-1917 елларГ. Исхакыйның әнисе Камәрия остазбикә оныклары

Камәрия
остазбикә оныклары –
Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт һәм Гайнелмәрзиянең

улы
Габделхак белән

Слайд 42 Г. Исхакыйның бертуганнары
(Сулдан уңга):
Фәридәбану, Хәлимәбану,
Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия.
Г. Исхакыйның бертуган

Г. Исхакыйның бертуганнары(Сулдан уңга):Фәридәбану, Хәлимәбану,Әхмәтхәсән, Гайнелмәрзия.Г. Исхакыйның бертуган энесеӘхмәтхәсән (баскан)һәм әнисе ягыннан ике туганэнесе Риза Газизов.

энесе
Әхмәтхәсән (баскан)
һәм әнисе ягыннан ике туган
энесе Риза Газизов.


Слайд 43 Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай,

Г.Исхакыйның хатыны Мәрьям һәм кызы Сәгадәт. Чистай, 1907 нче ел.Г.

1907 нче ел.
Г. Исхакыйның кызы Сәгадәт.
1913 ел.
1905 елның

15 (яңа стильдә 28 )
июлендә Яуширмәдә дөньяга килә.
1989 елның 24 июлендә 84 яшендә
Әнкарада вафат була.

Слайд 44


1925 нче елга кадәр Г.Исхакый

1925 нче елга кадәр Г.Исхакый Берлинда яши. Г.Исхакый кызы Сәгадәт

Берлинда яши.
Г.Исхакый кызы Сәгадәт белән. Берлин, 1931.
Г.Исхакый Берлинда.

20 нче еллар .

Слайд 45 Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм

Сәгадәт һәм Таһир Чагатай - Г.Исхакыйның кызы һәм кияве. Берлин, 1933

кияве. Берлин, 1933 нче ел
Сәгадәт 1923 нче елны Германиягә

китә.
1940 нчы елны ире белән әтисе артыннан Төркиягә күченә.

Слайд 46 Кызы Сәгадәт Чагатай. 80 нче ел.

Кызы Сәгадәт Чагатай. 80 нче ел.

Слайд 47 Төркиядә дөнья күргән профессор
Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы.

Төркиядә дөнья күргән профессор Сәгадәт Чагатайның мәкаләләр җыентыгы.


9нчы декабрь 2008нче ел.

Слайд 48 Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.

Казан шәһәренең Г.Исхакый исемендәге урамы.

Слайд 49 Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортының
проекты (Архитектор Ирина Аксенова

Г. Исхакыйның Яуширмәдә төзелгән музей-йортыныңпроекты (Архитектор Ирина Аксенова эше)Музей-комплексны ачу тантанасыИсхакыйдай

эше)
Музей-комплексны ачу тантанасы
Исхакыйдай бөек әдипләрне
Халык күңеленнән яшермә
Син

ич аның белән бүген шанлы
авыл булдың, Иске Яуширмә.
Каз үләнен, юл тузанын таптап,
Синдә йөреп үскән Исхакый.
Аның төсен монда һәрбер агач
Һәрбер урам, һәрбер өй саклый.
Мәдрәсәңдә тырышып белем алган,
Синнән чыгып киткән Казанга.
Күзләренә яшьләр килгән аның
Китабына сине язганда.
А. Минһаҗев

Слайд 50 Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш
юлына һәм иҗатына

Чистай. Яуширмә авылы. Г.Исхакыйның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган музей.Исхакый музеен

багышланган музей.
Исхакый музеен ачу карары 1992 елда Казанда кабул

ителә. Шул ук елны якташы, галим Ибраһим Нуруллин Истанбулдан аның кабер туфрагын алып кайта. Шул бер уч туфрак музейның беренче экспонаты итеп санала. 
Музей бүген кунаклар, чит җирләрдән килгән туристлар, авыл халкын кабул итеп, эшләп килә.

Слайд 51 Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее

Яуширмә авылындагы Г.Исхакый музее

Слайд 53 Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган.
Ә музей-утар

Кызганычка каршы, Гаяз Исхакый туган йорт сакланмаган.Ә музей-утар кайчандыр Исхакыйның җизнәсе

кайчандыр Исхакыйның җизнәсе Сәйфулланыкы
булып, яхшы ук сакланган ике катлы

таш йортта ачылган. Өйдән
тыш каралты-курасы, мунчасы, сөйләшеп утыру урыннары булган
әлеге музей-комплекс шулкадәр борынгы татар өе нечкәлекләрен
тоеп эшләнгән, комплексны күргән халык бу осталыкка гаҗәпләнеп
хәйран кала. Музей-йортта Исхакыйның тәсбих тотып, Коръән
китабы каршында чалма-чапаннан басып торучы әтисе
Гыйләҗетдин хәзрәт һәм табын белән мич арасында татар милли
киемендә басып торган әнисе Камәрия сынын күрергә була.
35 оешма ярдәмендә төзелгән әлеге музей-комплексны ачу
тантанасына Гаяз Исхакыйның туганнан-туган сеңлесе Галия әби,
туганнан-туган абыйлары Тәлгать һәм Гаяр абзыйлар кайтканнар.
Гомер буе халык өчен яшәп тә, халык дошманы, дип аталган
Гаяз Исхакый туган илен сагынып, чит илләрдә каңгырып йөргәндә,
кайчандыр туган авылында үзен зурлап җыелырлар, исеменә мәдхия укырлар, иҗатын олыларлар дип уйлады микән?..

Слайд 54 Г.Исхакый премиясе лауреатлары

Г.Исхакый премиясе лауреатлары   Батуллин Рабит Мөхлис улы (Рабит


Батуллин Рабит Мөхлис улы (Рабит Батулла) -күренекле татар

язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.
1991нче елда «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен авторга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге беренче премиясе бирелә.

Нуруллин Ибраһим Зиннәт улы - язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме.
1992нче елда И.Нуруллинга Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Әхмәтҗанов Рәшит Хәниф улы –татар шагыйре, журналист, татар милли хәрәкәт активисты.
1993нче елда шагыйрь «Йөрәк бәйрәме», «Моңлану» китаплары һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була

Бәширов Гомәр Бәшир улы -күренекле татар язучысы, фольклорчы.
Әдип 1993нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була


Слайд 55 Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның

Рәшитов Әхмәт (Әхмәт Рәшитов)- татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,1993нче

атказанган сәнгать эшлеклесе,
1993нче елда Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты

була.

Даутов Рәис Нәүширван улы- татар язучысы, тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән һәм татар әдәбияты классикларының әсәрләрен басмага әзерләүдәге хезмәтләре өчен 1993 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге премиясе белән бүләкләнә.

Нәҗметдинов Наҗар Нәҗметдин улы (Наҗар Нәҗми)- татар һәм башкорт әагыйре, күренекле сүз остасы, Башкортостанның халык шагыйре.
1994нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Еникиев Әмирхан Нигъмәтҗан улы (Әмирхан Еники)- татар язучысы, журналист, тәрҗемәче, СССР Язучылар союзы әгъзасы.
Әдип 1993нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Хисмәтуллин Рәхмәтулла Хисмәтулла улы (Рахмай Хисмәтуллин) – татар язучысы, шагыйрь, драматург һәм журналист.
1994нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.


Слайд 56 Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист

Сафин Факил Миннемөхәммәт улы (Факил Әмәк) - журналист һәм шагыйрь, милли

һәм шагыйрь, милли хәрәкәтнең актив катнашучысы. 1998нче елда Татарстан

Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Ахунов Гарифҗан Ахунҗан улы (Гариф Ахунов) -татар язучысы, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе . 1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Гыйләҗев Аяз Мирсәет улы- татар язучысы, драматург.
1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Имамов Вахит Шәех улы – татар язучысы, тарихчы, «Мәйдан» журналы баш мөхәрире, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1995нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Галиуллин Тәлгат Нәбиулла улы -әдәбият галиме, язучы, филология фәннәре докторы ,ТР Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы ,ТРның атказанган фән эшлеклесе . 1997нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Кәрамиев Рәфкать Кәраметдин улы (Рәфкать Кәрами)- татар язучысы. 1998нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.


Слайд 57 Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда

Юнысов Рәфикъ Юныс улы –шагыйрь, публицист. 2004нче елда Татарстан Язучылар берлегенең

Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби
премиясенә лаек була.
Моратов

Газинур Васик улы – татар шагыйре, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 2000нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Бәйрәмова Фәүзия Әүхәди кызы - татар халкының күренекле сәясәтчесе, язучысы, җәмәгать эшлеклесе. Илтифак фиркасе башлыгы, Милли Мәҗлес рәисе.2001нче елда «Кара урман» һәм «Соңгы намаз» романнары өчен Ф.Бәйрәмова Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Сәгыйров Гакыйл Шәрифулла улы-шагыйрь һәм рәссам. 2001нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Хуҗин Рафаэль Шәйхуҗа улы (Рафаэль Сибат) -прозаик, шагыйрь, публицист -эссеист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче .«Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Хәлимов Борис Нәҗметдин улы (Айдар Хәлим)-язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе. 2003нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.


Слайд 58 Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы,

Миннегулов Хатыйп Йосыф улы- Әдәбият галиме, дәреслекләр авторы, тәнкыйтьче. 2005нче елда

тәнкыйтьче. 2005нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби

премиясенә лаек була.

Салихов Данил Хәбибрахман улы- татар драматургы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстан Язучылар һәм Россия тетр әһелләре берлеге әгъзасы 2005нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Зәйнуллин Зәки Лотфулла улы - язучы, галим һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе, техник фәннәр докторы. 2006нчы елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Тимергалин Адлер Камил улы-татар язучысы, тәрҗемәче. 2006нчы елда
Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.

Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2007нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы- язучы-прозаик . 2008нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.


Слайд 59 Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны,

Гайнанова Лена Рәшит кызы - классик әдәби мирасыбызны, шул исәптән Г.Тукай,

шул исәптән Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Исхакый иҗатын өйрәнүдә һәм

халыкка җиткерүдә армый-талмый хезмәт куйган текстолог -галимә . 2008нче елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .

Закиров Шамил Зиннур улы -Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре , театр эшлеклесе. Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале директоры. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты. 2008нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .

Әюпов Харрас Гыйльмегали улы – шагыйрь. 2008нче елда (вафатыннан соң) аңа Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - татар тарихы белгече, галим, педагог .
2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .


Слайд 60 http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-berlegene-gayaz-iskhakyj-isemend-ge-premiyase-laureatlary
 
Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы –татар язучысы, тәрҗемәче.

http://sptatar.ru/index.php/2012-08-06-15-09-48/181-tatarstan-yazuchylar-berlegene-gayaz-iskhakyj-isemend-ge-premiyase-laureatlary Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы –татар язучысы, тәрҗемәче. 2009нчы елда ул


2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби

бүләгенә лаек була .

Тарханова Флера Габдрахман кызы -танылган шагыйрә, тәрҗемәче, прозаик, балалар язучысы, шуның өстенә популяр җырлар авторы, галимә.
2009нчы елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .

Фәйзуллин Равил Габдрахман улы –күренекле татар шагыйре. 2012нче елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була .


Слайд 61 Бөек исмең синең илгә кайтты

Бөек исмең синең илгә кайтты ,    Көнгә кайтты,  Гаяз 

,
    Көнгә кайтты,  Гаяз   Исхакый .
    Яхшы исмең белән горурланып

,
    Яши халык , күктә ай балкый.
    Яуширмәнең болын тугаенда
    Уйнап үскәнсездер,  Исхакый 
    Алсу гөлләр бүгенгесе көндә
    Синең баскан җиреңне саклый.
    Тау астында ага салкын чишмә ,
    Җылы җирдә каеннар шаулый,
    Озак еллар “онытып" торган өчен ,
    Кичер безне , кичер  Исхакый .
                                   Г.Шәмсетдинова

Гаяз Исхакый портреты.
(Зөфәр Хәкимов эше)


  • Имя файла: prezentatsiya-gayaz-ishakyy-millәtebez-gorurlygy.pptx
  • Количество просмотров: 287
  • Количество скачиваний: 15