Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Авылым горурлыгы - Фәния Чанышева

Биографик белешмә
Авылым горурлыгы –  Фәния ЧанышеваБашкарды: Күзәй урта белем бирү мәктәбенең татар Биографик белешмә Фәния ханым 1926 елның 1 сентябрендә милләтебезгә бик күп асыл затлар биргән Институтта бергә укыган сабакташы – фронтовик-шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов белән гаилә корып, Уфага Гаиләсендә өлгеле әни, уңган хуҗабикә буларак, тормыш иптәше белән ике кыз, бер Алтмышынчы елларның урталарыннан башлап Фәния Чанышева ныклап иҗат эше белән шөгыльләнә. Гәзит, Утыз елга якын иҗади эшендә өч проза китабы: “Саумы, якты көн” (1981), Фәния Чанышева аеруча яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы, югары әдәп-әхлак принципларын тәрбияләүгә нык игътибар Ф. Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1971) Фәния Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1973) Шунда калган минем эзләрем... Матурлыкка саран туган ягым: Юк күлләре, урман – Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Слайды презентации

Слайд 2 Биографик белешмә

Биографик белешмә

Дөньяның әдәбият дип аталган изге почмагына шагыйрә Фәния Габделгафар кызы Чанышева үзенә генә хас әйтер сүзе, таланты белән килеп керә. Әлбәттә, шушы гомер эчендә заманалар төрлечә үзгәргәндер. Әмма аның иҗат юлында бер нәрсә үзгәрешсез калды: әдибә тормышыбызның моңын, зарын, сөенечләрен үз хисләренә төреп, кеше күңеленә кагылырлык итеп әйтә алды. Халык күңеле белән аның йөрәге арасында бәйләнеш һич өзелмәде.

Слайд 3 Фәния ханым 1926 елның 1 сентябрендә милләтебезгә бик

Фәния ханым 1926 елның 1 сентябрендә милләтебезгә бик күп асыл затлар

күп асыл затлар биргән төбәктә – Башкортстанның Бүздәк районындагы

данлыклы  татар авылы Күзәйдә туа. Укымышлы морзалар гаиләсендә һәрчак татар язучылары китаплары була. Фәния ханымның әтисе Гафар ага үзе дә шигырьләр язган. Әдәбиятка сөю шулай итеп гаиләдә тәрбияләнә. Әдәбият сөючеләргә күптән таныш Фәния Чанышева. Аның тормыш юлына күз салсаң, шуны күрәсең: Күзәй авылы кызын шул чор замандашлары өстенә төшкән сынауларның берсе дә читләп үтмәгән. «Безнең буынның язмышы җиңелдән булмады. Шуңадыр, бәлки, һәр кояшлы көнгә соклана, бәләкәй генә бәхеткә, җиңүгә дә шатлана белдек», – дип яза үзе бу хакта. Үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килеп, җиңү таңын якынайтуга тылда бар көчләрен салган күп яшьтәшләре кебек, булачак шагыйрә чәмле дә, гамьле дә булып буй җиткерә. Фәния Габделгафар кызы 1934 – 1945 елларда туган авылындагы мәктәптә укый. Аны тәмамлагач, 1945 елда К.А. Тимирязев исемендәге башкорт педагогия институтына(хәзерге БДУ), әдәбият факультетының башкорт бүлегенә укырга керә. 1949 елда институтны тәмамлап Кыйгы районы Абзай урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укыта.

Слайд 4 Институтта бергә укыган сабакташы – фронтовик-шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов

Институтта бергә укыган сабакташы – фронтовик-шагыйрь Гыйлемдар Рамазанов белән гаилә корып,

белән гаилә корып, Уфага кайткач, 1953 – 1954 елларда

Башкортстан «Китап» нәшриятының дәреслекләр бүлегендә мөхәррир, 1954 – 1956 елларда «Башкортстан укытучысы» журналында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара.


Слайд 5 Гаиләсендә өлгеле әни, уңган хуҗабикә буларак, тормыш иптәше

Гаиләсендә өлгеле әни, уңган хуҗабикә буларак, тормыш иптәше белән ике кыз,

белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Кызлары Гөлшат –

журналист, Гөлназ – галимә, педагогия университетында укыта, уллары Илдар – инженер-технолог.

Слайд 6 Алтмышынчы елларның урталарыннан башлап Фәния Чанышева ныклап иҗат

Алтмышынчы елларның урталарыннан башлап Фәния Чанышева ныклап иҗат эше белән шөгыльләнә.

эше белән шөгыльләнә. Гәзит, журнал битләрендә күбрәк педагогик темаларга

мәкаләләр, очерклар, хикәяләр, шигырьләр белән чыгыш ясый. Әдәби иҗатка чагыштырмача соңлап килсә дә, төрле жанрдагы әсәрләре кергән унбер китабы басылып чыга Фәния Чанышеваның.

Слайд 7 Утыз елга якын иҗади эшендә өч проза китабы:

Утыз елга якын иҗади эшендә өч проза китабы: “Саумы, якты көн”

“Саумы, якты көн” (1981), “Мәхәббәт белән очрашу” (1986), “Сагышлы

сукмаклар” (1992), дүрт шигырьләр җыентыгы: “Гомер мизгелләре” (1974), “Истә, һаман да истә” (1979), “Боз һәм ялкын” (1984), “Көзге чәчәкләр” (1996) һ.б. дөнья күрде.

Слайд 8 Фәния Чанышева аеруча яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы, югары әдәп-әхлак

Фәния Чанышева аеруча яшьләрдә гражданлык җаваплылыгы, югары әдәп-әхлак принципларын тәрбияләүгә нык

принципларын тәрбияләүгә нык игътибар итә. Аның шигырләре ана сөюе,

тирән лиризм тойгылары белән сугарылган. Әдибә балалар әдәбияты һәм тәрҗемә өлкәсендә дә эшли. 1980 елдан Язучылар союзы әгъзасы.

Ф. Чанышева оныкасы Эльвира белән


Слайд 9 Ф. Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1971)

Ф. Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1971)

Слайд 11 Фәния Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1973)

Фәния Чанышева тормыш иптәше Гыйлемдар Рамазанов белән (1973)

Слайд 12 Шунда калган минем эзләрем... Матурлыкка саран туган ягым: Юк күлләре,

Шунда калган минем эзләрем... Матурлыкка саран туган ягым: Юк күлләре, урман

урман – җирләре; Чәчкә исе бөркеп кенә исә, Бик иркә шул

йомшак җилләре. Чәпчек күзе, зәңгәр япма булып, Явын алып ята күзләрнең, Шунда калган минем балачагым, Ялантәпи баскан эзләрем. Бер уйласаң, дөньяларны онытып, Уйнап кына үсеп булмады, Сагынырлык түгел яу мәленә Туры килгән үсмер елларым. Тик шул җирдә тәүге сөюемнең Шатлык, сагышлары табылган, Авылымның гореф – гадәтләре, Әдәпләре сеңгән каныма. Моңсу чаклар була: сагынам мин Авылымның язын, көзләрен, Хәтерлимен үтә горур, чыдам Авылдашларымның йөзләрен. Бәбкә саклап яткан су буйларым, Утау утап йөргән кырларым, Чалгы чыңлап торган болыннарым, Сезгә кайта сагыну җырларым! 1968

  • Имя файла: avylym-gorurlygy-fәniya-chanysheva.pptx
  • Количество просмотров: 137
  • Количество скачиваний: 0