Слайд 2
Норлат,Кайбыч сөйләше Татарстанның Тау ягында Норлат, Кайбыч, өлешчә
Апас һәм Яшел Үзән, Чувашиянең Урмар районнарында таралган. Төньякта
дөбъяз, көньякта кама тамагы сөйләшләре белән чикләнә.
Слайд 3
Фонетик үзенчәлекләр
Сузыклар. ы~а(фигыль формаларында , кайбер сүзләрдә):йазырга-йазарга, йатыр-йатар,
тотыр-тотар, сатырбыз-сатарбыз; баргынчы-барганчы, чыккынчы-чыкканчы;йырлыш-диал.йырлаш-җырлаш, урлыш-урлаш;тустагын-тустаган, ыңганчы- диал.аңынчы-аңа кадәр.
ы~а шушанда-шушында,
шушандый-шушындый.
э(е)~ә тәңгәллеге – р кушымчалы фигыльләрдә һәм –ганчы\- гәнче кушымчалы хәл фигыльләрдә күзәтелә:кисер-кисәр, китер-китәр, сөзер-сөзәр, килгенче-килгәнче, җиткенче-җиткәнче;
ә~э(е): нәчкә-нечкә, әрләү-эрләү, әвәслек-әвеслек һ.б.
ә~и билгеле бер төркем сүзләрдә күзәтелә:әпи-ипи, кәтек-китек, мән-мин, тәкле-тикле;
Слайд 4
Тартыклар.
п~ф тәңгәллеге ике төрле күренешне чагылдыра.
а)керпек-керфек, җапырак-йафрак(яфрак),
тупырак-туфрак.
ә) алынмаларда төрки телләр өчен чит булган ф авазын
алмаштыру:Патыйма-Фатыйма, Сапа-Сафа, Капиз-Хафиз, пирме-ферма.
н~ң. Әдәби телдәге ң авазына тел очы н тартыгы тәңгәл килү иялек килеше кушымчаларында һәм 2 нче зат берлек сан хикәя фигыльләрдә күзәтелә:аwылнын- аwылның, безнен-безнең, китәсен-китәсең, сугасын-сугасың, сун-соң.
с~ч гач\гәч кушымчасында: күргәс-күргәч, белгәсен-белгәч. Рус алыналарында даими рәвештә ч~с: чипарат-сепарат, чимийә-семья, эчтина-стена, чустыра-сестра, чичла-число, чилом-силой.
т~ч. Түбәндәге сүзләрдә сүз башында т~ч күренеше сөйләшнең төньягында күзәтелә:тиш-чиш, тишен-чишен.
Слайд 5
Морфологик үзенчәлекләр
Исемнәр. – кач \кәч иркәләү-кечерәйтү кушымчасын куллану
очрагы теркәлгән:Бәбекәчем , мәңа да күрсәт әле шал күлмәгеңне.
Төшем килеше кушымчасының бөтенләй әйтелмәү очраклары теркәлгән:Кулым(кулымны) пешердем, бәйләгәс тә аwырта.
Тел очы н авазына беткән исемнәрнең төшем һәм чыгыш килешләрендә икеләтелгән –нн- кыскару очрагы теркәлгән. Урманы(урманны) кисеп бетергәс нийәстә була?
Слайд 6
Алмашлыклар. Зат алмашлыклары:мән\мин, сән\син, ул\ал. Мәсәлән:Мән (мин) тотоп
карамадым, кулым чи(юеш). Тамыр табанны чаналар барыйы мин белердә
дә. Сән(син) бәби чәйенә аппарасың коймак путнус белән.
Кайбыч сөйләшендә мин алмашлыгының иялек килешендә н төшү очраклары бар: минем\мийем. Мийем (минем) әнинең күлмәге киң куштанны (балайтәкле) булган.
Иялек килешендә ң авазына тел очы н туры килергә мөмкин:безнен-безнең, синен-синең.
1 нче һәм 2 нче зат берлек сандагы алмашлыклар юнәлеш килештә мәңа(миңа, сәңа(сиңа) формаларында да кулланыла.
Бу алмашлыкларның чыгыш килеше дә үзенчәлекле:миннән\минән\мийән, синнән\синән\сийән. Мәсәлән:Мийән(миннән) алда эшләүче шупир җийган машина ул. Аны мин үзем сийән сорамакчы +-йым. Сийән(синнән)безрик табанак(бераз тәбәнәк)..
Күрсәтү алмашлыклары:шул\шал-шул, шушал-шушы, шушандый, шандый-шундый, тее\теге\тийе\тиге-теге, бу, бысы\босо-монысы, ансы\алсысы-анысы, ул\ал-ул, ана-әнә, мона-менә. һ.б.
Алмашлыкларның юнәлеш килешендә н янында г тартыгы һәм борынгы –ар\әр кушымчасы саклану үзенчәлекле :Аңгар-аңа, моңгар-моңа, анысыңгар-анысына, тегеңгәр-тегеңә.
Слайд 7
Саннар. Җыю саны өстәмә –лап\ләп кушымчасы ала:Мийем
каз бәпкәсе бар бишәүләп(бишәү), мәйхәнә киләм. Алтаулап(алтау) киләләр энде
туйга, кызның атасы-анасы. Әллә умберәүләр (унберәү) диде, әллә уникәүләп, хәтерләмим. Сигезәүләп җаттык бер палатада. Балаларыгыз ничәүләп?
Җыю саннарын аергыч ролендә куллану очраклары күзәтелә:Акҗегеттә(ав.ис.) берәү тәтәйебез (бер апабыз) бар.
Слайд 8
Рәвешләр. Вакыт рәвешләре ел фасылларын белдерә торган сүзләрдән
түбәндәге кушымчалар һәм аналитик төзелмәләр ярдәмендә ясала.
а)- кы\-ке\-гы\ге+көннө:Кышкы көннө(кышын,
кыш көне) шулый әкрен генә йотабыз.
ә) урын-вакыт килешендә:Көз көннөндә сукалый да арыш чәчә.
б) бернинди грамматик күрсәткечсез, ягъни лексик-семантик ысул белән:Җәш тай була бийылгы җаз(язын, яз көне) туган.
в) әдәби форма:Җәен дә, кышын да урманда эшләгән мин.
г) –лата\-ләтә:Көзләтә булса туй, кабак бәлешләре дә пешерәбез.
Дәвамлы вакыт рәвешләре, нигездә, әдәби телдәгечә ясала: Бийыл кыш буйы а wырды. Төнө буйы утырдым.
Шул ук вакытта, бу мәгънәдә башка конструкцияләр дә күзәтелә:Бөтөн көн (көн буена) утырыйк шалый(шулай). Бөтөн көн озон(көне буе) шулар артыннан җөри бит.
Әwәле, элгәре, элке кебек вакыт рәвешләренең кулланылышы әдәби телдәгечә. Кайбер мисаллар: Әwәле монда эшләдийе, ыстансада. Мөң тәңкә акча күп булган элке. Элгәре Кәwәлдә (ав.ис.) карусил булганмы?
Слайд 9
Фигыльләр. Затланышлы формалар. Хикәя фигыль. Кайбыч сөйләшендә категорик
үткән заман (–ды\-де), әдәби телдән аермалы буларак , -ган\-гән
кушымчалы сыйфат фигыль белән белдерелә, хәбәрлек кушымчалары ялганмый. Мәсәлән, Без кичә печәнгә барган(бардык.). Сез Казаннан кайчан кайткан(кайттыгыз)? Мин кызыл казармаларны күрсәткән (күрсәттем) аңа.
Күптән үткән заман (-ган\-гән иде\-ыйы\ийе), Тау ягының башка сөйләшләрендәге кебек, -ды\-де иде\-ыйы\-ийе формасы белән белдерелә:Мин синең җанга килдемийе(килгән идем). Без Себердә тордогыйы(торган идек). Мин Чиләбегә укырга җибәрделәрийе (җибәргәннәр иде).
-а\-ә торган+ыйы: Уҗым әйбәт була торганыйы, ат алып сугым симертә торганыйык.
ыр\ер+-ыйы\-ийе:Эй, йәш тайларҗигеп кайтырларыйы. Җаңа килен бөтен эчтинага (стенага)сөлгө элеп тутырыйы.
-адыр\-әдер+-ыйы\-ийе:Метечләр буладыр ийе, атыб-атыб уйныйдырыйык(кузна уены турында). Аршин башлы, аршин чирекле сөлгеләр чүплидерийек.
Күзәтүләргә караганда, норлат, кайбыч сөйләшендә –адыр\-әдер иде формасының кулланылышы чикләнә төшә. Өченче зат күплектә бу мәгънәдә –а\-ә иде(+-ыйы\ийе) кушымчалы хикәя фигыль кулланыла:Коро йәшен (аҗаган)суккан диб әйтәләрийе, чикләwекләр кара корок (сукыр) булса. Әтиләр базардан калач апкайталарыйы.
Слайд 10
Ярдәмлек сүз төркемнәре. Бәйлекләр. Кебек бәйлегенең тагын күwек
\күк вариантлары бар:Шаның күwек(шуның кебек) агачларны кискән без.
Тикле
бәйлеге тәкле вариантында да күзәтелә:Урманга тәкле (тикле) җәйәү барам, арымыйм.
Теркәгечләр. Норлат сөйләшендә әгәреңки(әгәр) варианты кулланылуын күрсәтеп үтәргә кирәк:Әгәреңки Фази бабый булса, ул сүләрийе сәңа аwыл тарихларын.
Кисәкчәләр. Фигыльләрдә –мы\-ме сорау кисәкчәсен зат кушымчасыннан алда куллану:Чынайак табагы апкил, чәй эчәмесең(эчәсеңме)? Монда гына йатып торамсыз(торасызмы)?
Слайд 11
Синтаксик үзенчәлекләр.
Компонентлары бер-берсенә нисбәтлек төшенчәсе белән бәйле булган
исем-исем сүзтезмәләрендә тартым кушымчаларын кулланмау очраклары күзәтелә:Әпи кабартманы (диал.
Ипи кабартмасын-көлчә) кесәгә тыктым. Шанда җырак түгел, ыстансы җанда(янында) гына. Сугыш җылны (елында) акуп казыдык. Кай җакта ул Саба, Казан җүндә(янында, ягында) түгелме?
Икеләнүне, шөбһәләнүне бул ярдәмче фигыле белән белдерү:Үзегез беләсез булыр күпме икәнен.
Сорауны, икеләнүне, , шөбһәләнүне, фараз итүне белдерә торган җөмләләрдә сорау кисәкчәсе хәбәр составында, зат кушымчалары билгесезлек белдерә торган –дыр\-дер кисәкчәсеннән алда була:Болар алганмыдыр(алгандырмы)?
Сорау җөмләләрне әллә кисәкчәсе һәм интонация белән оештыру:Әллә сәңа килмәде?
Слайд 12
Лексик үзенчәлекләр
Норлат, Кайбыч сөйләшендә шактый бай диалекталь лексика
табыла, алар тормыш-көнкүрешнең төрле тармакларына карый.
Туганлык-кардәшлекне белдерә торган диалекталь
сүзләр: җанагый-хатынга иренең энесе, печкәчи-хатынга иренең сеңлесе, малый-бала, ир малый-малай, кыз малый-кыз(бала), тәтәй-апа, әтинең апасы, тәти абзый-әнинең энесе.
Бәйрәмнәр белән бәйле сүзләрдән сабанту(сабантуй) борынгы формасы сакланган, Кала алы, Тикен, Качирмә, Җуwа- җыен исемнәрен күрсәтергә кирәк.
Кешене төрле яклап сыйфатлый торган сүзләр: суwык чырай-караңгы чырай, тибеш-тиз, как-сук итү-кагу, кимсетү, коҗготу-котырту, күчмәү-шауламау, бору-сыгу, дырын-көтмәгәндә, әсбе-сызлавык, туңдыру-бизгәк, ләпес-тимерәүгә сөртә торган дару, җепелдәwек-күп сөйли торган, буйдак-тайлак-эшлексез, эш яратмаган кеше, ялкау, гүсбәт-зур гәүдәле ялкау кеше
Слайд 13
Кием-салым:пәрдә-яшь киленнең килен булып төшкәндә битенә каплаган бөркәнчеге,
хәстә-бөти, амулет(бала бишегенә куела), калуш-киез ката, кәллә-түбәтәй, уңгер-изүчә(хатын-кыз бизәнү
әйбере), әрешкә-кешлеккә.
Аш-су:әпи кабартмасы-көлчә(ипи камырыннан мич каршында пешереп алынган камыр ашы), җакмыш-кыстыбый, тәти катламасы-юка камырга төйгән киндер орлыгы ягып, почмакларын каплап куеп пешерелгән камыр ашы һ.б.
Терек һәм терек булмаган табигать: коро йәшен-аҗаган, нугый-чуерташ һ.б.
Хайваннар дөньясы:кийек-тычкан, җүwешмән-кыргаяк, куwакал\кукал-үрдәк, гуңгыйк-тирес корты, копшаңгы-каты таракан, әрешмән-үрмәкүч, шөки-агач корты, ушна-кыр тычканы.
Слайд 14
Сөйләү үрнәкләре
Кирпеч сугасы булса\әwәл балчыгын чыгармалы\\су сипмәле\\анары томалап
куймалы пешсен дип\\бер атна торгандыр пешеп\\анары үзләндереп айак белән
таптаган\\кумка йасаган\анары суккан\\айырым-айырым утыртып куйган\җаткыргач җарыла бит ул\\шулый иттереп мәйхәнә килеп җаткан\\аны көз көнө эш беткәс җандырган\ учак җасап җар кырыйында\\бер пичкә мең өч җөз кирәк\дәүрәгенә күбрәк кирәктер энде\\
Сөйләүче:Сибгатуллин Нәби, 86 яшь
Татарстан, Яшел Үзән районы, Акъегет авылы