Слайд 2
Шиһабетдин Мәрҗани - мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог,
археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече.
1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә
районы Ябынчы авылында руханилар гаиләсеннән дөньяга килә.
Слайд 3
Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы
һәм төпле белемле шәхес була.
Слайд 4
Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган
егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта.
Белемгә сусау аны 1838
елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.
Слайд 5
1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп “Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга
чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага
яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган “Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.
Слайд 6
1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам
(мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта.
Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара.
Слайд 7
1849 елда Мәрҗани Казан шәһәренең беренче мәчетенә имам
һәм аның каршысындагы мәдрәсәгә мөдәррис итеп билгеләнә. Биредә ул
үзен бөтенләе белән укыту һәм фән эшенә багышлый, мәдрәсәнең эш тәртибен рәткә салырга һәм анда укыту-тәрбия эшләренең торышын үзгәртергә тырыша.
Слайд 8
“Ширдәр” мәдрәсә.
Сәмәркәнд.
Слайд 9
Аның бөтен гомере шәкертләр тәрбияләүгә, гыйлем-мәгърифәт таратуга һәм
фәнни эзләнүлбаруга багышланган.
Ул үз укучыларына шәрекъ шагыйрьләренең һәм фикер
ияләренең бай мирасын, татар халкының әдәби ядкарьләрен һәм авыз иҗаты әсәрләрен өйрәтә.
әр алып.
Слайд 10
Шиһабетдин хәзрәт (аны еш кына шулай дип йөртәләр)
– энциклопедик галим, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы:
тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.
Слайд 11
“Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” (“Казан һәм
Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”) – Мәрҗанинең иң танылган
әсәре. Кыскартылган, хәзерге телгә тәрҗемә ителгән тексты 1989 елда басылып чыкты.
Слайд 12
“Мөстәфадел-әхбар...” китабын кыскача татар тарихы дип атарга мөмкин.
Анда татар халкының этник тарихы, мәгарифе, рухи мирасы, күренекле
шәхесләре, мәчет-мәдрәсәләре хакында күп төрле мәгълүматлар бар.
Слайд 13
1850 нче елларда Шиһабетдин Мәрҗанинең Каюм Насыйри, үзенең
укучысы булып, зур галим дәрәҗәсенә ирешкән Хөсәен Фәезхановлар белән аралашуы мәгълүм.
Мәрҗани В. Радлов, А. Казембек, И. Готвальд, В. Вельяминов-Зернов һәм башка профессорлар белән дә хезмәттәшлек итә. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша.
Слайд 14
1877 елда шушы җәмгыятьнең IV Бөтенроссия корылтае уздырыла. Мәрҗани
бу мәртәбәле мәҗлестә татар телендә доклад ясый.
1884 елда “Труды
IV археологического съезда в Казани” Казанда басыла.
Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле.
Слайд 15
1867-1868 елларда Идел буе hәм Урал мөселманнарының Диния
нәзарәтә Мәрҗанине Казанның ахуны hәм Мөхтәсибе итеп билгеле. Мәрҗани
рәмси хакимият белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыра. Ул Казан губернасы хакимиятнең кайбер йомышларын үти: Казан типографиямендә Коръән басылуына күзәтчелек итә җир тетрәүдән зыян күргән Каф тавы арты халыкларына ярдәм итү өчен акча җыюны оештыра. Дәүләт учрежденияләре өчен мөселманнарның тууы, нихакы hәм вафаты турындагы мәгълүмәтларны яза, мөселманнар ант иткәндә мәхкәмә утырышларында катнаша, мөселманнарны җәнлек-хайваннарга карата мәрхәмәтле булуга чакырып, “Китап ан-насаих” (Нәсихәт китабы.-Казан, 1869) өндәмәсен яза.
Слайд 16
Ш.Мәрҗани кулы белән язып метрика дәфтәреннән өзомтә.
ТР
Милли архивында саклана.
Слайд 17
Ш.Мәрҗанинең Казандагы йорты (хәзерге Каюм Насйри урамы, 10
йорты) hәм шәхси әйберләре
Слайд 18
Мәрҗани торган йорты хәзерге күренеше
Слайд 19
Мәрҗани исемен белән Казанда нәшрият йорты аталган.
Слайд 20
Татарстан республикасында, Әтнә районында Коморузл авылында Мәрҗани исемендәге
музей бар.
Слайд 21
Казанда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе.
ТР Мәгариф һәм фән
министрлыгы ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәгеТарих институты.
Рәсемнәр ярышын Татарстан Республикасы
Дәүләт сынлы сәнгать музее Мәрҗани исемендәге фонд бар.
Слайд 23
1889 елда 18 апрелендә Шиһабетдин Мәрҗани үлгән.
Шиһабетдин
Мәрҗани Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән (Казан).