була,
Юмартлыкка ни җитә!
Юк минем алтыным, көмешем,
Юк миндә миллионнар –
Күңелем байлыгым – хисләрем
Мә, алыгыз, оланнар!
Алып, сез дә өләшегез,
Җылынсын өшегәннәр.
Бер шатлыкны ике итә
Җылылык өләшкәннәр.
Вәсимә Хәйруллина
Кул тотышып дуслар, басыйк әле,
Нинди матур булды түгәрәк.
Әйтерсең лә ләйсән яңгыр кебек
Тамчы тама җиргә сибәләп.