Слайд 2
Дәреснең максатлары:
-укучыларга катнаш кушма җөмлә, аларның
сөйләмдәге урыны турында төшенчә бирү, аларны танырга һәм дөрес
кулланырга, синтаксик яктан тикшерергә өйрәтү;
-укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын , мөстәкыйльлекләрен үстерү, төркемнәрдә эшләп, үзара дустанә мөнәсәбәт булдыру, эшлекле рәвештә аралашырга өйрәтү;
-Г.Тукай шәхесенә хөрмәт, эш сөючәнлек, кыюлык тәрбияләү.
Слайд 4
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт
белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса,-
Утлы шигырең укып сафлана.
Мирхәйдәр Фәйзи
Слайд 5
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән
саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса,-
Утлы шигырең укып сафлана.
Мирхәйдәр Фәйзи
Слайд 8
Икедән артык хәбәрлеге булган җөмлә катлаулы кушма җөмлә
Слайд 9
Күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
Слайд 10
Түбәндәге җөмләләрнең төрен билгеләргә, схемаларын эшләргә:
1) Ак кирәк
дип, пакъ кирәк дип,
Җырлады, язды Тукай.
2)Тукай, синең
моңлы исем белән
Бөтен үткәнебез бәйләнгән:
Синең сагыш тулы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
3) Тукай җырлары кузгаткан хисләрем йөрәгемне чолгап, тормышым яктырып китте.
4) (1) Кояш күтәрелеп барганда, (2) Күбәләк очынгалап, (3) Шүрәлесе үз дәрәҗәсен белеп кенә, (4) паркка Шүрәле белән Күбәләк килеп керде.
Слайд 11
1)Ак кирәк дип, 2)пакъ кирәк дип,
3)Җырлады,
язды Тукай.
3
2
тәмамлык
1
тәмамлык
дип
дип
Тиңдәш
иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
Слайд 12
1)Без рәхмәтле сиңа, Тукай,
2)Чөнки, синең
данлы исем белән
Бөтен үткәнебез бәйләнгән:
3)Синең
моңлы шигырьләрең
Халык җырларына әйләнгән.
2
3
рәвеш
2
сәбәп
чөнки
Көттерү паузасы
Тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
Слайд 13
1)Тукай җырлары кузгаткан 2)хисләрем йөрәгемне чолгап, 3)тормышым яктырып
китте.
1
аергыч
2
рәвеш
3
-п
-кан
Бер-бер артлы иярүле күп иярченле кушма җөмлә.
Слайд 14
(1) Кояш күтәрелеп барганда, (2) Күбәләк очынгалап, (3)
Шүрәлесе үз дәрәҗәсен белеп кенә, (4) паркка Шүрәле белән
Күбәләк килеп керде.
4
3
рәвеш
2
рәвеш
1
вакыт
Берничә төр иярүле күп иярченле кушма җөмлә
Слайд 15
Янәшә утыручылар күп иярченле кушма җөмләләр турында белгәннәрне
бер-беребезгә сөйлибез.
Слайд 16
Мирхәйдәр Фәйзинең Г.Тукай турындагы шигыренә кабат әйләнеп кайтабыз.
Бу шигырьдә ничә җөмлә? Аларның чикләрен билгеләргә, интонацияне һәм
бәйләнеш төрен ачыкларга. Бу нинди җөмлә?
1) Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
2) Әгәр кайгым артса,3) күңлем азса,-
Утлы шигырең укып сафлана.
Слайд 17
Репродуктив сорау. Димәк, укучылар, безнең бүгенге дәреснең
төп максаты нинди була? Без катлаулы төзелмәнең кайсы төрен
өйрәнәчәкбез?
Егерме
беренче апрель
Сыйныф эше
Катнаш кушма җөмлә
Слайд 19
Нәтиҗәләр ясыйк.
-Нәрсә ул катнаш кушма җөмлә?
-Ничек төзелә?
-Аның составындагы
җөмләләр нинди ике төрле бәйләнештә торалар?
Слайд 20
Гади җөмләләре үзара тезү юлы белән дә, ияртү
юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә катнаш кушма җөмлә
дип атала.
Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрнең берсендә яки берничәсендә иярчен җөмлә булса, алар катнаш кушма җөмлә төзиләр.
Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелса, катнаш кушма җөмләдә дә шундый ук тыныш билгесе куела.
Слайд 21
Дәреслек белән эш.
155 нче күнегүдәге җөмләләрне
язарга, схемаларын эшләргә. Тактада ике төркемнең дә схемалары тәкъдир
ителә.
Төркем җитәкчесе җавап бирә.
Слайд 22
Тестлар өстендә эш
1.Гади җөмләләре үзара тезү юлы
белән дә, ияртү юлы белән дә бәйләнгән катлаулы төзелмә:
1)
күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
3) катнаш кушма җөмлә
2.Үзара тезү юлы белән бәйләнгән җөмләләрнең берсендә яки берничәсендә иярчен җөмлә булса, алар
1) катнаш кушма җөмлә төзиләр.
2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә төзиләр.
3) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә төзиләр.
Слайд 23
3. Кайсы дөрес?
1) катнаш кушма җөмләдә тыныш
билгесе куюның үзенә генә хас очрагы бар.
2)тезмә һәм иярченле
кушма җөмләләрдә нинди тыныш билгесе куелса, катнаш кушма җөмләдә дә шундый ук тыныш билгесе куела.
3) дөрес җавап юк.
Слайд 24
Урам ташларыннан эзләмәгез
Тукай баскан утлы
эзләрне,
Йөрәкләрдән аны сез эзләгез,
Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.
4. 1) күп иярченле катлаулы кушма җөмлә
2) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә
3) катнаш кушма җөмлә
5. Кайсы схема туры килә?
1) [ ( ) ], [ ], [ ].
2) [ ], [ ] , ( ).
3) [ ], ( ), [ ].
Слайд 25
Урам ташларыннан
эзләмәгез
Тукай баскан утлы эзләрне,
Йөрәкләрдән аны
сез эзләгез,
Йөрәкләрдә – Тукай сүзләре.
6. Катлаулы төзелмәдә иярчен нинди җөмлә бар?
1) иярчен тәмамлык
2) иярчен аергыч
3) иярчен рәвеш
Слайд 26
Җавапларны тикшерәбез:
1-3
2-1
3-2
4-3
5-1
6-2
Слайд 28
Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.
Кайсы төркем тизрәк?
Җөмләләргә синтаксик анализ
ясарга.
1)Килә, килә... Язлар саен сиңа
Илең килә
туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек кыска гомергә. (Х.Туфан)
2). Алса, укыса шигырен аның – истә кала,
Һәм аның шигыре халык күңеленә зур хис сала.(Ш.Бабич)
Слайд 29
ФРЕЙЕР моделе буенча эшләү.
Катнаш кушма җөмлә
Катнаш кушма җөмләгә хас сыйфатлар
Катнаш кушма җөмләгә хас булмаган сыйфатлар
Мисаллар
Кире мисаллар
Слайд 30
Конструктив сорау. Катнаш кушма җөмләнең без өйрәнгән башка
катлаулы төзелмә төркемчәләреннән аермасы нидә?
Генератив сорау: әгәр безнең
телебездә катнаш кушма җөмлә булмаса, аралашу мөмкин булыр идеме?
Слайд 32
Үзбәя:
Дәрес буе бернинди ялгышсыз җавап биргән яисә, 1
зур булмаган ялгыш җибәреп, катнаш кушма җөмләне бик яхшы
беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “5”
2-3 ялгыш җибәреп, катнаш кушма җөмләне яхшы беләм һәм үз сөйләмемдә куллана алам дигән укучыга - “4”
4-5 ялгыш ясап, катнаш кушма җөмләне бераз беләм һәм үз сөйләмемдә бераз куллана алам дигән укучыга - “3”