Бөек Ватан сугышы
елларында татар әдәбияты бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган авазларның берсе булды.
Сүз - миллионнарча
штыклар булып атакага барды;
Сүз - артиллерия залпы кебек, куәтле яңгырады: hәркем йөрәгенә үтеп кереп, җиңүнең безнең якта булачагына ышаныч уятты;
Сүз - батыр илнең hәp карыш җире өчен канны да, җанны да кызганмыйча көрәшергә, кыю, тапкыр, батыр булырга өндәде.
Һәp солдат кебек,
шагыйрьләр һәм язучылар дә Көнбатыш Европа илләрен гизгән көрәшчеләр булдылар. Халыкны явыз дошманга каршы изге көрәшкә чакыру, фашистларның ерткычлыкларын бөтен дөньяга фаш итү, илебез солдаты, тыл батырлары күңелендә җиңүгә ышаныч тудыру, дошманга каршы ачы нәфрәт хисләре уяту эшләре әдипләргә йөкләнгән иде.
“Ватан сугышы
ул
поэзиядә –Фатих Кәрим,
прозада -
Габдрахман Әпсәләмов”...
Сибгат Хәким
Армиягә ул 1941
елның 30 декабрендә алына һәм 1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр алгы сызыкта булып, солдат һәм взвод командиры сыйфатында, Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссия, Карпатны азат итү сугышларында катлаша, ике тапкыр авыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә..
1945 елның 19 февралендә, сугыш бетәргә санаулы гына көннәр калгач, бик җаваплы бер сугышчан заданиене үтәгәндә, кече лейтенант, взвод командиры Ф.Кәрим батырларча һәлак була. Аның гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре янында күмелә. Соңыннан, 1955 елда, ул шундагы Победа исемле авыл паркына туганнар каберлегенә күчерелә. Сугыштагы соңгы батырлыгы өчен Ф.Кәрим, үлгәннән соң, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Юлбасарлар таптый җиребезне,
Ватан
сугышына мин китәм.
Менә — балам.
Син - әнкәсе аның,
Балабызны тотып ант итәм.
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм...
Габдрахман Әпсәләмов Газинурларны
дзотка барган җиреннән тотып алып үзенең әсәрләренә алып керде шикелле. Сугышчыларның кайнар эзләреннән йөреп иҗат иткән әсәрләр... Батырлык. Батырлык төрлечә. Сугышчы батырлыгы. Иҗатта батырлык. Муса Җәлилдә икесе дә кушылган. Муса Җәлилдән соң зарлану, ыңгырашу ничектер уңайсыз. Габдрахман Әпсәләмовның гомеренең соңгы минутына чаклы бер бармак белән машинкада әсәрен язуы батырлык түгелмени? Үзе батырлыкка чакырган кеше. Безнең әдәбиятта батырлык традициясен татар солдатлары һәм халык тудырган. Язучылар укучыларны шул рухта тәрбияли һәм үзләре шул батырлыкны кабатлый,”- дип яза Сибгат Хәким.
Г.Әпсәләмов Ерак
Көнчыгышта сугышчан дуслары белән...
Ф.Кәрим сугыш елларында
чын мәгънәсендә иҗади батырлык үрнәге күрсәтте. Өч ел вакыт эчендә ул һәркайсы әдәби казаныш саналырлык 150 ләп шигырь, 8 поэма, 2 прозаик повесть, «Шакир Шигаев» исемле зур драма әсәре иҗат итте. Аларда халкыбызның күпсанлы образлары гәүдәләнде.
...Кала дөнья, кала
бар матурлык,
Ал чәчәкләр кала болында,
Чәчәкләргә төренеп эзем кала,
Җырым кала үткән юлымда.
Үләм икән, үкенечле түгел
Бу үлемнең миңа килүе,
Бөек җыр ул — Бөек Ватан өчен
Сугыш кырларында үлүе...
Күп эшли, күп
укый, күп яза- яхшы яза Габдрахман Әпсәләмов. Моңа аның көчле этәргечләре бар. Тормыш тәҗрибәсе байлыгы, Бөек Ватан сугышында солдат-разведчик, хәрби газета хезмәткәре булуы, яралануы, контузия алуы
Син нәрсә, Ярулла,
кызганмыйсыңмы әллә аларны ?...-ул көлеп җибәрде, кабарынып беткән кулы белән катыршы ташны сыйпарга тотынды.-
...Менә шушы ташны кызгансам, кызганырмын, әмма фашистны кызганмам. Ләкин, малай, фашистка бер пуля җибәрсәм, кешене фашист итүчеләргә йөз пуля җибәрер идем мин !
Фатих Кәримнең иҗатына
сокланып хөрмәт белән караучы меңләгән ватандашлары, милләттәшләре бар. Бу күренекле шәхесне татар дөньясында белмәгән , яисә ишетмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен..
Фатих Кәрим поэзиясенең көчлелеге дә – шигырьләренең туган илгә мәхәббәт, патриотик хисләр белән сугарылган булуында.
...Яшәдем, яшел урманнар
Иркәләде,
көйләде.
Инде мин сугыш кырында,
Тик бер генә теләгем:
Дошманга ялкын сибүче
Җил булып барсам иде,
Тәвәккәллек, батырлыкта
Җыр булып калсам иде...
Әпсәләмов геройлары арасында
уртаклык зур. Алар үзләрең гайләсен, өен генә түгел -илен якларга ант иткән кешеләр. Җиңүгә ышаныч аларны әллә ничә үлемнән саклап калган. Туган илнең зурлыгы, төрле милләт халыкларының туганнарча дуслыгы аларны рухландырып тора.
Нурулла дошманнанры белән
яраланып канга баткан, чәчләре, керфекләре бозланып беткән, аяк-куллары туа башлаган. Ләкин аның йөрәге тибүдән туктамаган әле. Яшәүгә сусап тибә. Нурулла еракта калган хатынын, “ Әткәем, кайчан кайты дип тилмереп көткән биш яшлек улы Сәлимне, чал сакаллы әтисе белән карчык әнкәсен, гүзәл Ык суы буйларын, киң кырларын хәтерләде, һәм йөрәге яңа бер аашкыну белән тибәргә тотынды.
Айлар,,еллар үтәр. Ротадагы
бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. Карт солдат Василий Веденин, яш солдат Ибраим Төхвәтуллин да җиңүдән соң өйләренә-тыныч хезмәткә кайтып китәләр. Ротага яңа сугышчылар килер. Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагысугышчы горуртавыш белән һәр көн саен:
-Серҗант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды!- дип кычкырыр.
Батырның исеме мәңге онытылмас.ул, күктәге балкыш кебек, һәрвакыт нур чәчеп торыр.
Кеше кайчан халык
күңеленә мәңгегә кереп урнаша соң? Зур батырлыклар эшләсә, аның өчен яшәсә, аның мәнфәгатьләрен һәм хәсрәтләрен чагылдырып иҗат итсә...
Бүгенге көндә безнең
милләтебез — Муса Җәлиле, Фатих Кәриме, Габдрахман Әпсәләмовы булган бөек милләт ул. Алар безнең горурлыгыбыз, мактанычыбыз, кешелек дәрәҗәбез.
Ватаныбыз бәйсезлге өчен,
тынычлык өчен сугышкан батыр, талантлы улларын халык онытмый, тирән хөрмәт белән искә ала. Мәңгелек дан аларга!