Что такое findslide.org?

FindSlide.org - это сайт презентаций, докладов, шаблонов в формате PowerPoint.


Для правообладателей

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть 

Яндекс.Метрика

Презентация на тему Фәнни-эзләнү эше проект по теме

Эшнең максатытөрле чыганаклар аша авыл тарихы, аның урнашу урыны белән танышу;материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә чыгару; - туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә, аның белән сокланырга күнектерү. Бурычлары- авыл
Табигать җәүһәрләре- күңелем кыллары Эшнең максатытөрле чыганаклар аша авыл тарихы, аның урнашу урыны   белән Туган авылым Смәел утырган урын элек кара урман белән капланган булган. Анда Изгеләр чишмәсе Авылның Фәсхетдин исемле игелекле кешесе изгеләр кабере янына агачлар утырткан. Тыныч кына аккан бу чишмәнең Ишетелә көмеш чыңлавы. Тавышына кошлар да кушылса, Авылым яныннан бормаланып Шушма елгасы ага. Аның исеме Арча районы Шушмабаш Авылыбызда зур ерганак, чокырларны коры елга дип йөртәләр. Аларның күбесендә кечкенә инешләр Болыннар       Авыл янында болыннар да шактый.
Слайды презентации

Слайд 2 Эшнең максаты
төрле чыганаклар аша авыл тарихы, аның урнашу

Эшнең максатытөрле чыганаклар аша авыл тарихы, аның урнашу урыны  белән

урыны
белән танышу;
материаллар җыю, өйрәнү һәм нәтиҗә

чыгару;
- туган авылга хөрмәт тәрбияләү, матурлыкны күрә белергә,
аның белән сокланырга күнектерү.

Бурычлары

- авыл тарихын тирәнтен өйрәнү өчен эзләнергә, өлкәннәрдән сорашырга, музей материаллары белән танышырга;
- табигать җәүһәрләре белән танышу өчен экскурсияләр ясарга һәм сурәткә төшерергә, аларның ,,борчуларын” аңларга һәм ярдәм итәргә әзер булырга;
- аларның кеше тормышында әһәмиятен ачыкларга.


Слайд 3 Туган авылым Смәел утырган урын элек кара урман

Туган авылым Смәел утырган урын элек кара урман белән капланган булган.

белән капланган булган. Анда чыршы, нарат, усак, каен агачлары

үскән. Ул агачларны чистартып, әкренләп кешеләр килеп урнаша башлаганнар. Моннан күп еллар элек монда марилар яшәгәннәр. Аннары бу урыннарга бер төркем татарлар килгәннәр. Аларның җитәкчесе Исмәгыйль исемле булган. Ул бик батыр, укымышлы мулла, сәүдәгәр булган. Татарлар мариларны куып җибәреп, үзләре шунда урнашып калганнар. Шулай итеп бу авылны ,,Исмәгыйль авылы” дип йөртә башлаганнар. Вакытлар узу белән Исмәил, аннан Смәел дип
йөртү сөйләм теленә кереп калган.
Авыл бик тиз зурайган, кешеләргә җир җитми башлаган. Шактый кеше Киров өлкәсенә күчеп утырган, хәзер ул авыл Яңа Смәел дип атала.
Кайбер кешеләр Мари Автономияле өлкәсенә дә күчеп китәләр. Ул Смәел Пүчинкәсе дип атала.


Смәелем – туган авылым

“Исмәгыйль пәйгамбәр исемен
Йөртә туган авылым.
Бик күп еллык тарихы бар
Борынгы шул авылым”


Слайд 4 Изгеләр чишмәсе
Авылның Фәсхетдин исемле игелекле кешесе изгеләр кабере

Изгеләр чишмәсе Авылның Фәсхетдин исемле игелекле кешесе изгеләр кабере янына агачлар

янына агачлар утырткан. Бу агачлык бүгенге көндә Фәсхи таллыгы

дип йөртелә. Ә таллык арасыннан чыккан чишмә ,,Изгеләр чишмәсе” дип йөртелә.

Бу чишмәнең суын төрле төбәкләрдә яшәүчеләр алырга кайта, авыручылар аннан сихәт таба.

Зират арты кушы

Юлчыларга юл күрсәтеп тора,
Зират арты кушы яктырып.
Үтүчеләр аның суын эчә,
Ялын итә шунда утырып.


Слайд 5 Тыныч кына аккан бу чишмәнең
Ишетелә көмеш чыңлавы.

Тыныч кына аккан бу чишмәнең Ишетелә көмеш чыңлавы. Тавышына кошлар да


Тавышына кошлар да кушылса,
Ниләр тора шуны тыңлавы!



Зәйдулла чишмәсе


Әкрен генә, салмак кына булып,
Челтерәп ага Утай чишмәсе.
Буасында каз-үрдәкләр йөзә,
Эх, бер килә җырлап үтәсе.

Утай чишмәсе

Чәки чишмәсе
Тау астыннан чыга да,
Ерак араны үтә.
Гасырларны кичеп ул,
Намуслы хезмәт итә.


Слайд 6 Авылым яныннан бормаланып Шушма елгасы ага. Аның

Авылым яныннан бормаланып Шушма елгасы ага. Аның исеме Арча районы

исеме Арча районы Шушмабаш авылыннан башлануы белән бәйле икән.

Элек аның суы мул булган, күпсанлы тегермәннәр эшләп торган. Елганың Текә яр (текә ярлы урыны), Диңгез күзе (бик тирән булып, кешеләр батып үлгән урыны), Кызлар комлыгы (кызларның яратып су коену урыны) дип аталган урыннары бар. Шушма елгасының юлы бик бормалы һәм бик озын.Ул Вятка (Нократ) елгасына коя.

Түбән болын янында,
Бар бер суны ерасы.
Бормалы юл ясаган,
Бу бит Арбор елгасы.

Җәй буе каз – үрдәкләр саклый торган авылның көньяк өлешенә урнашкан Зур күле дә бар.Ул Шушма елгасының иске юлында ясалган һәм олы юл белән бүленгән. Формасы озынча, ураксыман, тирәнлеге 1 – 2 метр.

Бүленгән өлеше Урта күл дип йөртелә. Ел саен аның янында Сабантуй бәйрәме үткәрелә. Авыш колгасына менүчеләр күлгә мәтәлеп “су коенып” та чыгалар. Күлләр балыкка да бай.


Слайд 7 Авылыбызда зур ерганак, чокырларны коры елга дип йөртәләр.

Авылыбызда зур ерганак, чокырларны коры елга дип йөртәләр. Аларның күбесендә кечкенә

Аларның күбесендә кечкенә инешләр дә бар. Шулар арасында Чурапан,

Әхмәр, Шәм, Пыжна, Куян, Миркә, Коры елга, Салкын кое, Ар елгасы игътибарга лаек. Бу елгаларның матурлыгы мине таң калдырды. Җәен аларда җыеп бетерә алмаслык җиләк җитешә.

Авыл халкы печәнен чабып торгач ул тагын да чистарып китә. Миңа әле бу елгаларда таныш булмаган үләннәр дә бик күп очрады. Өйрәнүне дәвам итәргә кирәклеген аңладым.

КОРЫ ЕЛГАЛАР


  • Имя файла: fәnni-ezlәnү-eshe-proekt-po-teme.pptx
  • Количество просмотров: 220
  • Количество скачиваний: 1