1 сыйныфта мин бик күп уен элементлары кулланам, уйный-уйный
балалар үзләре дә сизмичә белем ала, тәрбияләнәләр.Минем төп максатымның берсе - укучының иҗади сәләтен үстерү, иҗат итәргә омтылыш тудыру, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, балаларның танып-белү активлыгын үстерү. Иң мөһиме - дәресләрдә уңай психологик халәт тудыруга нык игътибар итәм.