Слайд 2
Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама
көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Көннәр җылы, күктә
алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җәйгә шатлык, безгә бәхет
Яз белән бергә килә.
Слайд 3
Дәреснең максаты:
Дидактик - укучыларның алмашлык һәм алмашлык төркемчәләре
турындагы белемнәрен тирәнәйтү;
Үстерешле - укучыларның логик фикерләү сәләтен,
иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;
Тәрбияви – туган җиргә олы хөрмәт, мәхәббәт хисләре тудыру; аның гүзәл табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.
Слайд 4
АЛМАШЛЫК ТӨРКЕМЧӘЛӘРЕ
Мәгънәләре буенча алмашлыкларның
7 төркемчәсе бар.
1. Зат алмашлыклары
2.
Күрсәтү алмашлыклары
3. Билгеләү алмашлыклары
4. Сорау алмашлыклары
5. Юклык алмашлыклары
6. Билгесезлек алмашлыклары
7. Тартым алмашлыклары
Слайд 5
Зат алмашлыклары
Мин, без – I зат – сөйләүчеләр.
Син,
сез – II зат – тыңлаучылар.
Ул, алар – III
зат – сөйләмдә катнашмаган, әмма шулар турында сүз барган зат яки предметны белдерүчеләр.
Слайд 6
Күрсәтү алмашлыклары
Күрсәтү алмашлыклары затка, предметка, аның билгеләренә күрсәтәләр.
Бу,
ул, шул, шушы, әнә, менә, теге – зат яки
предметка күрсәтә.
Бу, шушы, менә - иң якын аралыкны, шул, ул – уртача аралыкны, әнә - ерак аралыкны күрсәтә.
Андый, мондый, шундый – предмет билгесенә ишарәли.
Алай, болай, шулай, шушылай –эш-хәл билгесенә ишарәли.
Слайд 7
Билгәләү алмашлыклары
Затларны, предметларны гомумиләштереп белдерәләр.
Бар, барлык, барысы, барча,
барчасы, бөтен, бөтенесе, һәммә, һәммәсе – зат, предметларга тулаем
күрсәтәләр, күплек формасында булалар.
Һәр, һәрбер, һәрберсе, һәркем, һәрнәрсә, һәркайсы, һәртөрле, үз-үзе, үзләре – аерым зат, предметларны белдерәләр.
Слайд 8
Сорау алмашлыклары
Сорау формасында зат яки предметларга, аларның билгеләренә,
саннарына һәм хәлләренә күрсәтәләр.
Кем, ни, нәрсә - билгесез булган
зат, предметка күрсәтү өчен кулланыла.
Нинди, кайсы – зат, предмет билгесенә, ничә, ничәнче, ничәшәр – санына, ник, ничек, нигә, ни өчен – эш-хәлнең үтәлү сәбәбенә күрсәтәләр.
Слайд 9
Юклык алмашлыклары
Предметны, билгене кире кагуны, аларның булмавын белдерә.
Сорау
алмашлыгы алдыннан һич яки бер сүзен ялгау белән ясала:
һичкем, бернәрсә, һичнинди, беркайчан.
Һич һәм бер сүзләре аерым булганда да юклык алмашлыгы булып киләләр.
Слайд 10
Билгесезлек алмашлыклары
Билгесезлек алмашлыклары сорау алмашлыкларына әллә сүзе һәм
–дыр, -дер; -тыр, - тер кисәкчәләре кушылып ясала: әллә
кем, кемдер, ничектер.
Алар билгесез зат, предметка (әллә кем, әллә нәрсә), аның билгесенә (ниндидер), санына (әллә ничә), эш-хәрәкәт билгесенә (әллә ничек) күрсәтәләр.
Слайд 11
Тартым алмашлыклары
Предметның кайсы затка каравын белдерәләр.
Кайбер алмашлыкларга
–ныкы, -неке кушымчалары ялганып ясалалар: синеке, аныкы, тегенеке, моныкы.
Слайд 13
IV. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
Дәреслек белән
эш.
246 нчы күнегү, 144 нче бит.
Анда җырлый җирдә һәр
таш,
Кул изи һәрбер агач.
Анда кайтсам, мин дә башка,
Анда мин дә - сандугач.
“Туган ягым - алтын бишек”
Слайд 14
Физкульттәнәфес.
Менә мин нинди үстем,
Син дә шактый үскәнсең,
Менә минем
күзләрем,
Менә синең күзләрең,
Менә минем сул кулым,
Менә минем уң кулым,
Уң
кулларны бирешик
Булырсың минем дустым.
Слайд 15
Кроссвордны чишү.
Горизонталь бүлемнәр:
Зат алмашлыгы.
Юклык алмашлыгы.
Күрсәтү алмашлыгы.
Вертикаль бүлемнәр:
Билгеләү
алмашлыгы.
Сорау алмашлыгы.
Тартым алмашлыгы.
Билгесезлек алмашлыгы.
Слайд 16
Кроссвордны чишү.
Горизонталь бүлемнәр:
Зат алмашлыгы.
Юклык алмашлыгы.
Күрсәтү алмашлыгы.
Вертикаль бүлемнәр:
Билгеләү
алмашлыгы.
Сорау алмашлыгы.
Тартым алмашлыгы.
Билгесезлек алмашлыгы.
Слайд 17
Мәкаль әйтәм, син дәвам ит.
Дустың авырса, ....
Кеше сүзен
тыңла, ... .
Ир-егет үзе өчен туа, ... .
Кем
эшләми, ... .
Акыллы сүзен ... .
Үзе әдәпсез, ... .
Һәр ялтыраган ... .
Бөтен халык берьюлы суласа, ....
Слайд 20
Тест
1. Алмашлык нинди сүз төркеменә карый?
1) модаль сүз төркеменә
2) мөстәкыйль сүз төркеменә
3) бәйләгеч сүз төркеменә
2. Алмашлыкның ничә төркемчәсе бар?
1) өч
2) дүрт
3) биш
4) җиде
3. Бу, теге, әнә, шундый, тегеләй, болай – нинди алмашлыклар?
1) билгеләү алмашлыклары
2) күрсәтү алмашлыклары
3) сорау алмашлыклары
4) тартым алмашлыклары
4. Алмашлык җөмләдә нинди җөмлә кисәге булып килә
1) ия, хәбәр, тәмамлык
2) аергыч, хәл, хәбәр
3) ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл
4) аергыч, тәмамлык, хәл
Слайд 21
V. Өй эше:
1 вариант – 250 нче
күнегү, 146 нчы бит – бирем буенча;
2 вариант
– туган як турында, алмашлыклары булган, 5 мәкаль, яки әйтем язып килергә;
3 вариант – алмашлыклар кулланып күрше шәһәрдә яшәүче дустыгызга хат языгыз.
Слайд 22
Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы
Алмашлыклар җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре
була алалар.
Мин укыйм. ( ия)
Бу ул! (хәбәр)
Андый сүз әйтмә.
(аергыч)
Тегеләрдән зур сәлам. (тәмамлык)
Менә шулай языгыз. (хәл)
7 яшендә Асияне – мине – чит шәһәргә алып китәләр. (аныклагыч)
Слайд 23
Алмашлыкларның җөмләдә кулланылышы
Алмашлыклар җөмләләр арасында бәйләнеш чарасы хезмәтен
дә үтиләр.
Газинур яр кырыенда утыра, ул шуннан су өстен
күзәтә.
Слайд 24
Алмашлыкларның ясалышы.
Тамыр: мин, шул, әнә һ.б.
Кушма: беркем, һичнинди
һ.б.
Парлы: андый-мондый, әнә-менә, алай-болай, аннан-моннан һ.б.
Тезмә: әллә нинди, әллә
кайчан һ.б.