Слайд 2
Максат: Шифа чишмәсе турында күбрәк белү.
Бурычлар:
туган авыл чишмәләрен
барлау;
Шифа чишмәсе тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
материаллар җыю, өйрәнү, нәтиҗә
чыгару
чишмәгә бәйле йолаларны, гореф-гадәтләрне ачыклау;
табигатебезгә, чишмәләребезгә карата игътибарлылык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Тикшерү объекты: Шифа чишмәсе.
Алымнар: музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; Мөшеге авылы өлкән кешеләреннән йолалар сөйләтү, авылның архив материалларын өйрәнү, географик объектларны фотога төшерү.
Слайд 3
Эчтәлек.
I. Кереш өлеш ...................
II. Төп өлеш
Авылдашлар исемен чишмәләр саклый
…………………………
Шифа чишмәсе
Чишмәләр йолалар белән бәйле ..........................................
III. Минем эзләнүләрем.
IV.Йомгаклау
Чишмәләргә юл
өзелмәсен ...................................................
V. Кулланылган әдәбият .
Слайд 4
I. Кереш өлеш.
Проект эшемнең темасы «Тылсымлы чишмә” дип атала. Ни
өчен бу теманы сайладым? Нәрсә соң ул тылсымлы чишмә?
Кешеләргә кирәкме соң ул? Татар халкында чишмәләргә бәйле нинди гореф-гадәтләр бар? Шушы сорауларга җавап табарга тырышып, эзләнү эше белән шөгыльләндем.
Слайд 5
Ә нәрсә соң ул чишмә? Җир астыннан агып,
бәреп чыга торган су чишмә дип атала . Чишмә
суы минераль тозларга бай, сәламәтлек өчен шифалы матдәләр күп туплаган.
Слайд 6
Һәр чишмәнең дә үз тарихы, үз исеме бар.
Күрше Әтрәкле авылындагы Мирсәет чишмәсе, Хәмәтвәли чишмәсе, Хәбибулла
чишмәсе, Шәйхелислам чишмәләре, мөгаен,
чишмәне кадерләп торган кешеләр исеме белән бәйледер.
Хәзерге көндә чишмәләрне карап торган изге күңелле авылдашлар исемен чишмәләр саклый.
Слайд 7
Минем әнием Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылыннан. Хәзерге
вакытта әбием белән бабам шул авылда гомер итәләр. Авылыбыздан
ерак түгел күрше авылда бер тылсымлы чишмә бар. Мин үз эшемдә шул чишмә тарихына тукталырга булдым.
Слайд 8
II. Төп өлеш.
Татар Мөшегесе авылы янында бер-берсенең кочагына
ук кереп горур таулар тезелеп киткән. Һәрбер тау итәгеннән
диярлек көмеш сулы чишмәләр юл алган. Биредә 15 кә якын чишмә булган дип исәпләнә. Иң зур чишмәләрнең берсе - Шифа чишмәсе. Ул берьюлы 12 чыганакны берләштерә, шуңа күрә мул сулы. Ул – тылсымлы чишмә. Суының шифасы турында риваятьләр үткән гасырларга ук барып тоташа.
Слайд 9
Җәй көннәрендә Россиянең һәм Татарстанның төрле төбәкләреннән меңгә
якын кешеләр шушы чишмәнең изге суында коенырга килә. Мондагы
матурлык, мондагы саф һава, таулар, урманнар, күлләр, ташлар авыру кешеләрне дәвалый.
Слайд 10
“Шифа” чишмәсе – тылсымлы чишмә
1527нче еллардан
бирле бу чишмә суы эчү һәм дәвалану чыганагы булган.
500 еллык тарихы булган чишмә суы составында көмеш һәм кеше организмы өчен файдалы башка матдәләр булуы белән билгеле.
1литр суда 3,7 миллиграмм көмеш булганга, бу су бик файдалы һәм бозылмый.
Слайд 11
Бу чишмә барлык милләт кешеләре өчен дә изге,
тылсымлы. Мөселманнар чишмә янына килеп, догалар укыйлар.
Керәшен татарлары, руслар
чишмәгә үзләренең дини бәйрәмнәрендә Пасхада, Троицада киләләр. Әлеге чишмә христианнарның дини йолаларын үтәү урыны булып тора.
Слайд 12
Халыкта булган матур гадәтләрне чишмәләр белән бәйләгәннәр. Әбием:
“Мөшеге авылында яшь кәләшләрне аякларына галошлар,өсләренә озын күлмәкләр кидертеп
Килен тавыннан йөгертә торган булганнар. Әлеге тау итәгеннән бәреп чыккан чишмәне шул хөрмәткә Килен тавы чишмәсе дип атаганнар,” - дип сөйли.
Слайд 13
III. Минем эзләнүләрем.
Минем Шифа чишмәсе турында күбрәк беләсем
килде. Аның турында материаллар җыйдым, аларны өйрәндем, туганнарыбыз, гаиләбез
белән чишмә буенда төшкән фотоларны барладым.
Үземнең туганнар, дуслар, классташлар арасында сорашу үткәрдем.
Мин аларга түбәндәге сорауларны бирдем:
- Минзәлә районында чишмәләр күпме?
- Шифа чишмәсен күргәнең бармы?
- Чишмәләрне ни өчен сакларга кирәк?
- Чишмәләр турында шигырьләр, җырлар беләсеңме?
Слайд 15
Социал белешмә нәтиҗәләре күрсәтүенчә, туганнарыбыз чишмәләр турында яхшы
беләләр. Күп кешеләр Шифа чишмәсендә булганнар.
Чишмәләрне сакларга кирәк икәнен
барлык кешеләр аңлыйлар.
Чишмәләр турында шигырьләр, җырлар белүчеләр азрак.
Слайд 16
Үземнең яшьтәшләрем белән Шифа чишмәсе турында сөйләштем,
нәрсә белүләрен ачыкладым ( 20 кеше катнашты).
Слайд 17
Гаиләбез, туганнарыбыз чишмә янында.
Слайд 18
Җырга әйләнгән шигырьләр
Сибгат Хәкимнең “Фазыл чишмәсе”
“Бер
тауда ун чишмә”;
Гомәр Бәшировнең “Җидегән чишмә”
”Салкын
чишмә”;
Илдар Юзеевнең “Балачак чишмәсе”
Слайд 19
IV.Йомгаклау.
Проект эшен башкарганнан соң мин нәтиҗә ясадым:
Безгә чишмәләр кирәк.
Сулары кипмәсен, сукмаклар саклансын, чишмәләргә
юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсыннар һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде!
Чишмәләрне саклап, чистартып торсаң гына яши.
Чишмәләр - безнең яшәү чыганагыбыз ул.
Слайд 20
ГҮЗӘЛ ТАБИГАТЕБЕЗНЕ, ЧИШМӘЛӘРНЕ САКЛЫЙК, ДУСЛАРЫМ!
Слайд 21
Кулланылган әдәбият.
Ю.Юсупов. Әтрәкле авылы тарихыннан.- “Минзәлә”газетасы китапханәсе, 2004.
Туган
як музее материаллары.
Мөшеге авылы архивы материаллары.