Слайд 2
№175
2, 7, 10, __ , 18, 19, 27
саннар рәтендә бер сан төшереп калдырылган. Бу саннарның арифметик
уртасы 14 тигез булса, рәтне торгызыгыз(ачыклагыз).
Чишү:
Билгесез санны х аша тамгалыйбыз ; рәттә барлыгы 7 сан, шуңа күрә
(2+7+10+х+18+19+27):7=14
(83+ х):7= 14
83+ х = 14 · 7
83 + х = 98
х = 98 – 83
х = 15
Җавап: 15
Слайд 3
Сорауларга җавап бир!.
1) Саннар рәтенең арифметик уртасы
дип нәрсәгә әйтәләр?
Рәттәге саннарның арифметик уртасы андагы саннарның
берсе белән һәрвакытта да тәңгәл киләме?
2) Саннар рәтенең колачы дип нәрсәгә әйтәләр?
3) Саннар рәтенең модасы дип нәрәгә әйтәләр?
Һәр рәтнең дә модасы бармы?
Рәтнең бердән артык модасы буламы?
Саннар рәтенең модасы рәттәге саннар белән туры килмәскә мөмкинме?
Слайд 4
Алабирде урта мәктәбе
Телдән исәпләү
*
Алгебра 7 класс
Слайд 5
12; 13; 14; 15; 16; 17; 18
Җавап:
15
Саннар рәтенең арифметик уртасын табарга:
Җавап: 6
Саннар рәтенең колачын исәпләргә:
Җавап:
юк
Саннар рәтенең модасын исәпләргә:
Слайд 6
Таблицада 9 фатирда яшәүчеләрнең электр энергиясе чыгымы
күрсәтелгән :
Чыгымның нинди күрсәткече ешрак очрый? Аны ничек атыйлар?
Саннар
рәтенең колачы ничәгә тигез?
Слайд 7
Мәсьәлә.
Бер зур булмаган бер фирмада 10 хезмәткәр бар:
7 эшче, мастер, бухгалтер һәм директор. Эшчеләрнең эш хакы:
2000, мастерның 4000, бухгалтерның 16000, директорның 40000 сум. Бу фирмада уртача эш хакы күпме булган?
Слайд 8
Чишү: Тәртипләндерелгән рәт:
2000,2000,2000,2000,2000,2000,2000,4000,16000,40000
Арифметик урта:
(2000+2000+2000+2000+2000+2000+
+2000+4000+16000+40000):10=7400
Эшче булып урнашырга
теләгән кешене, бу характеристика гына канәгатьләндерәме?
Бу очракта икенче
бер статистик характеристикадан – медианадан файдаланалар
Слайд 9
Алабирде урта мәктәбе.
Дәрес темасы
Медиана -статистик характеристика.
*
Алгебра 7
класс
Слайд 10
Таблицада безнең мәктәп укучыларының математикадан уртача өлгереш баллары
күрсәтелгән:
Таблицада бирелгәннәрдән тәртипкә китерелгән рәт төзибез :
11
Саннар рәтенең уртасы
Медиана
Тагын
бер статистик характеристиканы карап үтик. Мисалдан башлыйк:
3,1; 3,2; 3,3; 3,5; 3,6; 3,7; 3,7; 3,8; 4,2; 4,3; 4,4
Слайд 11
11 сыйныфта математикадан үткәрелгән олимпиадада 12 укучы катнашты.
Нәтиҗәләр балларда таблицага урнаштырылган
Таблицадагы мәгълүматларны тәртипләндерелгән саннар рәте рәвешендә
күрсәтәбез:
Медиана
26, 30, 32, 34, 45, 48, 58, 68, 72, 84, 98, 100
48һәм 58 саннарының арифметик уртасын исәплик:
арифм.урта = (48+58):2=53.
53
Мәсьәлә:
Слайд 12
Саннар рәтенең медианасын табу алгоритмы:
Тәртипкә китерелгән саннар
рәтен төзибез;
Рәттә бер яки ике генә сан гына калырлык
итеп бер үк вакытта “иң зур” һәм “иң кечкенә” саннарны сызып чыгабыз;
Әгәр рәттә бер генә сан калса, ул – медиана була;
Әгәр рәттә ике сан калса, ул вакытта аларның арифметик уртасы – медиана була.
Слайд 13
Медиана:
Буыннар
саны так булганда, саннар рәтенең уртасында язылган сан рәтнең
медианасы дип атала.
Теләсә нинди саннар рәтенең медианасы дип тиңдәшле саннар рәтенең медианасы атала.
Буыннар саны җөп булганда, саннар рәтенең уртасында язылган ике санның арифметик уртасы рәтнең медианасы дип атала.
Слайд 14
Мәсьәлә. Таблицада Мәскәү өлкәсендәге елгаларның озынлыклары турында мәгълүмат
бирелгән.
а) Елгаларның уртача озынлыгын табырга (арифметик урта);
б) Елга
озынлыкларының уртасын (медиананы);
в) Елганың озынлыгын нинди характеристика яхшырак тасвирлый: Арифметик уртасымы әллә медианамы? Җавапны аңлатырга
Слайд 15
Җавап: а) 186 км, б) 41 км, в)
медиана, чөнки бирелмәләр бер-берсеннән бик нык аерылалар.
Шулай итеп бу
мисалдагы статистик мәглүматны характерлау өчен арифметик урта һәм медианадан файдаланалар. Күпчелек очракта бер генә характеристика эчтәлек ягыннан бернинди мәгънәне дә бирми.
Слайд 16
Түбәндәге саннарның арифметик уртасын, колачын, модасын һәм медианасын
исәпләргә:
Мәсьәләне чиш:
32, 26, 18, 26, 15, 21, 26, 15.
15,
15, 18, 21, 26, 26, 26, 32.
Тәртипләндерелгән рәт:
Слайд 22
Бригададагы токарьларның бер детальне эшкәртүгә сарыф иткән вакытларын(минутка
кадәр төгәллек белән) билгеләп барып, түбәндәге мәгълүматлар рәтен тапканнар:
30, 32, 32, 38, 36, 31, 32, 38, 35, 36,
32, 40, 42, 36, 33, 35, 32, 32, 40, 38
Бу рәт өчен колач һәм моданы, медиананы табыгыз. Бу күрсәткечләрнең һәркайсы нәрсәне характерлый?
Чишү:
Тәртипләндерелгән саннар рәте:
30, 31, 32, 32, 32, 32, 32, 32, 33, 35, 35, 36, 36, 36, 38, 38, 38,40, 40, 42
Колач: 12
Мода: 32
Медиана: (35+35):2=35
Слайд 23
Тигезләмәләрне чишергә:
а) 3х=12
Чишү:
х=12:3
х=4
Җавап: х=4
б) -3х-5=х-17
Чишү:
-3х-х=-17+5
-4х=-12
х=-12:(-4)
х=3
Җавап: х=3
в) 2(3-4х) –(10
– 12х) = 14 – 5х
Чишү:
6- 8х -10+12х=14-5х
-8х+12х+5х=14-6+10
9х=18
х=2
Җавап: х=2
Слайд 24
Җавап: 1.
Тәтеш районы кибетләрендә 1 пачка
сыер маеның бәяләре (сумнарда) күрсәтелгән:
26, 32, 31, 33, 24, 27, 37.
Бу саннар рәтенең медианасы аның арифметик уртасыннан күпмегә аерыла?
Мәсьәләне чиш:
Тәртипләндерелгән рәт:
24, 26, 27, 31, 32, 33, 37.
медиана = 31
арифметик урта = 30
М – m = 31 – 30 = 1
Слайд 25
Арифметик урта, колач, мода һәм медиана кебек характеристикалар
табигатьтә һәм җәмгыятьтә бара торган күп санлы төрле күренешләр
турында санча мәгълүматлар алу, эшкәртү һәм анализлау белән шөгыльләнүче статистика фәнендә кулланыш таба